Шунлыктан кешеләрнең гел игелек эшлисе генә килеп тора. Ач кешене ашатамы ул, сәдака бирәме,адашкан мосафирга юл күрсәтәме, ятим баланың башыннан сыйпап, аның учына чикләвек саламы, ифтар мәҗлесе үткәреп, мөселман кан-кардәшләрен сыйлыймы, бергәләп тәрәвих намазлары укыйлармы, сукыр кешене юл аркылы чыгарышамы, үзе эшләп тапкан малыннан өлеш чыгарып, зәкәт, фитр сәдакаларын мохтаҗларга таратамы, нинди генә игелек кылмасын. савабы бик зур була,- дип сөйли дәү әни. Рамазан аенда Туган авылым Кошманда (Кайбыч районы) авылдашлар көн саен “авыз ачтыра”. Ифтарны бездә шулай атыйлар. Дәү әниебез абыстай булганга күрә, Һәфтияген куенына кыстырып, көн саен мәҗлескә йөри. Кулъяулыкка төреп алып кайткан телеңне йотарлык тәмле “бәлеш катыларын”, сапсары, кетердәп торган юка, повидло яккан паштет кисәкләрен гаиләдәге бишебезгә дә тигез итеп бүлеп ашыйбыз. Бүлгәч, бик аз тисә дә, үпкәләш юк.
Беренче сәхәремә әзерлек йөзеннән, дәү әни белән бергәләп ике дога ятладык. Хәтерем яхшы булганга күрә, мин аларны әлегәчә әйбәт хәтерлим. Дәү әнинең ягымлы тавыш белән аркабыздан сөеп уятуы, тәм- том тулы өстәл янына тезелешеп утырып, туйганчы сыйлануыбыз, диндар әбекәебезнең Аллаһка шөкрана кылып, сөенә-сөенә,бәхет- сәгадәт теләп, башларыбыздан сыйпавы, аның кытыршы куллары җылысы, күксел күзләренең нуры онытыламы соң? Тукланып амин тотканнан соң, әбиебезгә кушылып: “Нәүәйтү ән асуммә саума шәһри Рамадаанә минәл- фәҗри иләл- мәгъриби хаалисан лилләһи Тәгалә.Әмиин”,- дип кабатлыйбыз. Дәү әни әйтмешли, изге ният кылабыз.Хисле бала идем.Миңа бу мизгелләрдә өебезгә гаскәре белән ак канатлы фәрештәләр кереп тулган, алар да безгә ияреп, дога кыла, изге юлда булганыбыз өчен,барыбызга да бәхет тели кебек тоела иде. Көн кыска булганга күрәдер, әлләни ашыйсы да,эчәсе дә килми. Сабый гына булсам да, сөенечем эчемә сыймый. Дәү әни әйтмешли, үз- үзеңне,нәфесеңне җиңүдән дә зуррак җиңү юк бит ул. Динле гаиләдә туып-үсүем аркасында, Аллаһка ихластан ышанам. Олылар белән бергә ураза тоткач, минем гамәл дәфтәремнең уң яктагысына галәмәт күп савап языладыр инде. Савап язып тутырылган дәфтәрләрне кайда җыеп баралар икән? Мөгаен күктәдер. Җирдә тапталып,пычраныр йә карга күмелеп калыр иде ул. Һәрхәлдә, сабый акылым белән мин шулай уйлыйм.Ураза тотуым өстенә, көн дәвамында шактый игелекле эшләр эшләдем бит әле. Дәресләрдә әйбәт җавап биреп, өч “бишле” алдым. Фатыйма апа кушканга күрә, классташым- ятимә кыз Хәниягә арифметикадан мәсьәләләр чишәргә булыштым. Аның белән дәресләрне хәзерләп бетергәч, күршедәге ялгыз карчык Бәдрикамал әбигә чишмәдән чәй суы алып менеп бирдек. Кәҗәсенә салырга “шушилә”дән печән төшереп куйдык. Өйгә кайткач та тик тормадым, дәү әнигә булыштым, нәни чиләкләрем белән бәкедән су ташыдым, болдыр төбендәге карны көрәдем, кечкенә сеңлемне караштым. Кичке дүрт тулып узгач, янәдән табын янына җыелыштык. Уңган-булган дәү әниебез бик тәмле итеп итле карабодай өйрәсе пешергән, чәй янына балан бәлеше кисеп куйган. Түгәрәкләнеп утыргач, әгузе- бисмилла әйтеп, бергәләп дога кылдык та берәр хөрмә чәйнәдек. Гарәпчәсен әбекәй артыннан кабатлап чыксак та, мәгънәсе аңлашылмый бит. Ибраһим мулла кызы, татар, рус, чуаш,үзбәк телләрендә иркен сөйләшүче, мәдрәсәдә укып төпле гыйлем алуы өстенә, үзлегеннән өйрәнеп гарәп- фарсы телләрен дә шактый әйбәт белүче, Изге Коръәнне су урынына эчүче тирән гыйлемле дәү әниебез әлеге доганың асыл мәгънәсен татарча аңлатып бирә. “Әй,Аллаһым, шушы уразамны үзеңнең ризалыгың өчен тоттым. Сиңа гына иман китердем. Сиңа гына бөтен эшләремне тапшырдым. Син биргән ризык белән ифтар кылдым. Гөнаһларымны гафу итүче Аллаһым! Элек кылган гөнаһларымны да, киләселәрен дә ярлыка!”- дип бер Ходаебызга тапшырдык балакайларым, дип безгә ихластан елмая. Хәтерем бик яхшы булганга күрә, әбекәй сөйләгәннәрне бик тиз арада отып, хәтер сандыгыма сала барганмын, күрәсең.Әлегәчә онытылмыйлар, күңелемне җылытып торалар. Сәхәрдән соң олылар тәравихка әзерләнә. Ул чакта дин тыелган булуга карамастан, гомер-гомергә иманлы, денле авылдашлар яшертен генә дин тота,барлык йолаларны үти иде. Тәрәвих намазына, гаетләргә ир- артлар Әбраретдин абзыйның иркен йортына җыелышалар.Үзебезнең дә өебез ике яклы. Хатын-кызлар безгә килеп укыйлар. Аркасын “сыер ялагандай” ялтырап торучы плүш жакетлар киеп, мамык шәлләр бөркәнеп, аллы- гөлле чәчәкле матур ситсы күлмәкләрен киеп килгән, кершәндәй ак яулыкларын аркаларына сузып бәйләгән Хәдичә, Фатыйма,Зәйнәп, Бибинур, Мөнирә, Гайшә әбекәйләрнең бергәләп сәҗдәгә китүләре, моңлы тавышлар белән сузып мөнәҗәт әйтүләре, догалар укулары, нилектәндер, күзләремә яшь китерә иде. Аларга кушылып, арткы рәткә басып, сеңлем белән без дә үзебезчә гыйбадәт кылабыз. Гает көне якынлашуга күңелгә чиксез сөенечле хисләр кереп тула. Әнкәй, төннәр буе тегү машинасын теркелдәтеп, барыбызга да яңа күлмәк тегә.Игелекле бәндәләр бизәкле ситсысын әлеге дә баягы кояшлы һәм икмәкле яктан-Үзбәкстаннан алып кайтып бирәләр иде.
Кадер киче ихтималы булганга күрә серле, могҗизалы гүзәл чорда, Изге Гает көне якынлашып килгән Гарәфә көнендә, классташым Хәниягә үземнең зурлар белән бергәләп сәхәр ашап, ураза тотуым, саваплы булуым турында ычкындырдым. Сер саклый белмәвемнең нәтиҗәсе озак көттермәде. Дәрес башланыр алдыннан, Фатыйма апа, гомер булмаганны үземә усал гына эндәшеп, такта янына чыгарып бастырды. “Юньсез бала! Син ураза тотасың икән. Чын октябрят ялган сөйләми. Иптәшләрең күзенә туры карап, дөресен әйт, сине кем мәҗбүр итә?”- диде. Кыенсынып башымны аска идем. Ул коридордан бер кружка су алып керде. Ирексезләп кулыма тоттырды.”Хәзер үк эч!”- дип боерды. Эчмәвемне күргәч, авызымны каерып ачтырып, су салды. Чак кына тончыкмадым, киемнәрем чыланды. Классташларым кычкырып көләргә кереште. Беркадәр суны йоттым бугай, уразам бозылды инде болай булгач, дип уйлап, кычкырып елап җибәрдем.Арткы рәттә утыручы усал телле малайлар: “елак- мылак- озын колак!”- дип үртәде.”Апа, Хәмидә –Нурсафа абыстай оныгы бит ул. Шул карчык дин белән агулагандыр,” - диючесе табылды. Укытучым: “Гаебемне таныйм. Бүтән беркайчан да ураза тотмыйм!” дип, класс алдында ант ит дип боерды. Тораташтай катып, башымны иеп, сулкылдап басып торуымны белдем. Буйсынмавыма ачуы чыккан мөгаллимәбез, җиңемнән умырып тотты да, җилтерәтеп коридорга сөйрәп чыгарды. Директор бүлмәсенә өстерәп керткән чагында, куркуымнан чак кына аңымны җуеп егылмадым. Вәлитов Нигъмәт абый олы яшьтә иде. Дин сабагы укыган булган, күрәсең. Кәгазь битенә гарәп хәрефләре язып, алдыма куйды, укып күрсәтүемне сорады. Дәү әни безгә гарәп әлифбасын өйрәткән иде. Иман шартын гарәпчә укый белсәм дә, хәлнең тагын да мөшкелләнәчәген сабый акылым белән сизеп алып, хәйләгә керештем.Директор язган гарәпчә с хәрефен- каз теше ,г ны -табагач, н, б,т хәрефләрен табак, кәнди, ләгән дип атап, экзекуциянең тагын да яманрагыннан котылып калдым. Өйгә кыйналган эт халәтендә, сөмсерем коелып кайтып кердем. Классташларым алдында түбәнсетелгән чакта кичергән тетрәнүдән бигрәк, иртән сәхәр ашаганда дога кылып, Аллаһка биргән вәгъдәмне боздым, зур гөнаһлы булдым, дип ихластан кайгырдым. Дәү әни: “Борчылма, балакаем, уразаң бозылмаган, гөнаһы сине кыерсытучыларга языла аның,- дип тынычландырырга тырышты. - Балакайларым, тарих әйләнмәле боҗра рәвешендә, бормалы юллар буенча бара ул. Диннең күкрәп чәчәк аткан чорлары, аны яман кысулар, дин әһелләрен, аларның мөритләрен аяусыз җәзага тартулар, динне юкка чыгарырга маташулар элеккеге заманнарда да булган. Ничек кенә булмасын, карагруһлы бәндәләр безнең калебләрне каралта, ныклы иманыбызны тартып ала алмас. Күңелем сизә, дин ирегенә тиенер елларга ерак калмады. Манарасы киселгән мәчетләребез кабаттан торгызылыр, яндырылганнары,җимерелгәннәре урынына яңалары төзелер. Гает намазларына мөселманнар күмәкләшеп, курыкмыйча йөрер. Мөхтәрәм илбашлары үзләре алгы рәтләргә чыгып басып,Аллаһка сәҗдә кылыр, Иншаллаһ,”- дип,озаклап дога кылды. Зирәк акыллы, алдан күрүчән, диндар дәү әниебезнең моннан ярты гасыр элек ихластан күз яшьләре түгеп кылган догалары кабул булган, күрәсең. Аллаһыма мең шөкер, без олыгайган көнгә, чын мәгънәсендә дин иреге килде. Телсәң, биш вакыт намазыңны укы, мәчеткә йөреп, дин сабагы өйрән, ураза тот, Хаҗга сәфәр кыл, изге Кәгъбәтуллага башыңны иеп, Ходайдан гөнаһларыңны кичерүеңне сорап дога кыл. Барысы да үзебездән тора.
Хәмидә Гарипова.
Казан.
Фото: http://pixabay.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар