Шәех: “400 ел гыйбадәт кылырмын”, - диде. Рухуллааһ галәйһиссәләм, гаҗәпкә калып: “Йә Раббым! Синең каршыңда бу шәехтән кадерле, саваплы кемсә бармы?” – дип сорады. Аллаһы Тәгалә: “Йә Рухуллаһ! Әгәр Мөхәммәд галәйһиссәләм өммәтеннән бер кеше, шәгъбан аеның унбишенче кичәсендә уяу торып, барча гөнаһлардан тәүбә-истигъфар кылып, тәгать-гыйбадәт кылса, көндезендә ураза тотса, ул кеше минем каршымда бу шәехтән ун мәртәбә кадерлерәк һәм аңа савабы күбрәк булыр”, - дип әйтте.
Шәгъбан аенда бу кадәр кәсепләр, сөенечләр булса, һәркайсыбыз, бу кичәдә уяу торып, намаз һәм Коръән укып, Мөхәммәд галәйһиссәләмгә салават әйтеп, барча мөэмин-мөселманнарга, ата-аналарга вә остазларыбызга хәер-догалар кылырга тиешле. Бу кичәдә дога кабул булыр һәм тәмугтан котылуны, оҗмахка керүне сорап: ”Йә Рабби! Безне тәмуг утыннан коткар, җәннәтеңне насыйп ит”, - дип дога кылырга кирәк.
Әгәр бер кеше бу кичәдә ике рәкәгать намаз укыса һәр рәкәгатьтә бер “Әлхәм”, 10 “Кулһүвәллааһ” сүрәсен укып, моннан соң көндезендә ураза тотса, Аллаһы Тәгалә ул кешене изгеләр җөмләсеннән кылыр. Мөхәммәд Мостафа салләллааһү галәйһи үәсәлләм: “Мин бу кичәдә уяу торыр идем, кичәнең дүрттән бер өлеше үткәч, Җәбраил фәрештә килеп: “Йә Мөхәммәд галәйһиссәләм! Башыңны күккә таба күтәр”, - дип боерды. Күтәргәч, күк ишекләренең ачыклыгын күрдем. Әүвәлге ишектә бер фәрештә иде. Ул: “Сөенеч булсын шул бәндәгә, бу кичәдә Аллаһы Тәгаләне истә тотып зикер әйтүчегә”, - диде. Икенче ишектәге фәрештә: “Сөенеч булсын шул бәндәгә, бу кичәдә рөкугъ кылучыга”; өченче ишектәге фәрештә: “Сөенеч шул бәндәгә, бу кичәдә курку вә түбәнчелек белән намаз укучыга”; дүртенче ишектәге фәрештә: “Сөенеч булсын шул бәндәгә ки, бу кичәдә догалар кылып, хаҗәтләрен сораучыга”; бишенче ишектәге фәрештә: “Сөенеч булсын шул бәндәгә, Аллаһы Тәгаләнең газабыннан куркып бу кичәдә елаучыга”; алтынчы ишектәге фәрештә: “Сөенеч булсын шул бәндәгә ки, бу кичәдә Аллаһ ризалыгы өчен гыйбадәт кылучыга; җиденче ишектәге бер фәрештә: “Сөенеч шул бәндәгә, бу кичәдә Коръән укучыга; сигезенче ишектәге бер фәрештә: “Йә, бармы хаҗәт сораучы, сорагыл, сораган нәрсәсен Аллаһы Тәгалә бирер. Йә, бармы дога кылучы? Догасы кабул булыр.
Йә, бармы гөнаһлардан тәүбә кылучы? Тәүбәсе кабул ителер. Йә, бармы “әстәгъфируллаһ” дип әйтүче? Барча гөнаһы ярлыканыр”, - диде. Таң атканчы бу ишекләр ачык булыр. Шуның өчен Пәйгамбәребез галәйһиссәләм, бу кичәдә уяу торып, тәгатъ вә гыйбадәт кылырга боерды, һәркайсыбыз аңа өммәт вә аның шәфәгатеннән мәхрүм булмыйк, дисәк, аның тыйган нәрсәләреннән тыелу, кушкан нәрсәләрен үтәү тиешле. Аллаһы Тәгалә һәр мөэмин-мөселман бәндәләрнең тәүфыйкларын арттырып, ахыргы сулышыбызда иманыбызны юлдаш итсен.
Шәгъбан ае - шәфәгать аедыр.
Һиҗринең икенче елында шәгъбан аенда әһле исламның кыйбласы Бәйтелмөкаддәстән Кәгъбәгә авышты, аңарчы Бәйтелмөкаддәскә карап намаз укырлар иде һәм шәгъбан аеның икенче дүшәмбесендә (шулай ук һиҗринең икенче елында) рамазан аенда ураза тоту фарыз булды.
Бу хөрмәтле өч айның икенчесе. .
Пәйгамбәребезнең салләллааһү галәйһи үәсәлләм: “Шәгъбан - минем аем, рәҗәб ае - Аллаһы Тәгаләнең ае, рамазан исә - өммәтемнең аедыр”, - дигән.
Шәгъбән ае, рамазан-шәриф уразасыннан кала, Рәсүүлүллааһ салләллааһү галәйһи үәсәлләм нең иң күп итеп ураза тоткан ай.
Сәхабәләр радыйяллааһү ганһүм, шәгъбан аеның яңа ае күренү белән, Коръән укырга тотыналар иде. Шуңа карап, бу айда мәгънәсенә төшенеп күп итеп Коръән уку мөстәхәб гамәлләрдән дип исәпләнер.
Бу айда:
Кылган игелекле эшләрнең савабы артыр.
Элек кылган гөнаһлардан аерым тәүбә кылырга кирәк.
Киләсе елда үләчәк кешеләрнең исемнәре тереләр дәфтәреннән үлекләр дәфтәренә күчерелер.
Бу айның уртасында Бәраәт кичәсе булыр. Көндезен ураза тотып, кичәсен уяу хәлдә үткәрү кирәк.
Бу айның ахыргы дүшәмбесен уразада гөнаһларның кичерелүенә сәбәп булыр.
Бу айда биреләчәк зәкәтләрне ияләренә тапшыру тотылачак рамазан-шәриф уразасына көч-куәт бирәчәк.
Хәдис-шәрифтә: “Рамазан аеның уразасы өчен, шәгъбанда, ураза тотып, тәннәрегезне чистартыгыз”, - диелә.
Расүүлүллааһ галәйһиссәләм: “Кем дә булса шәгъбан аенда бер көн ураза тотса, Аллаһы Тәгалә аның җәсәден җәһәннәмгә хәрам кылыр. Аллаһы Тәгалә аңа Әюб һәм Дауд галәйһимүсәләәмнәрнең савапларын бирер”, - дип әйткән.
Шулай ук хәдис-шәрифтә: “Шәгъбан - җәһәннәмнән котылу өчен бер калкандыр. Моңа ирешергә теләгән кеше өч көн булса да шәгъбан аенда ураза тотсын”, - диелә.
"Аллаһы Тәгаләнең колы шәгъбан аенда өч көн ураза тотса, һәм авыз ачканчы күп тапкырлар салават әйтсә, Аллаһы Тәгалә, һичшиксез, аның гөнаһларын ярлыкар. Җәбраил миңа белдерде ки: Аллаһы Тәгалә бу айда 300 рәхмәт капкасын ачар”, - ди Рәсүүлүллааһ салләллааһү галәйһи үәсәлләм.
“Кем дә булса шәгъбан аеның беренче һәм соңгы пәнҗешәмбесен ураза тотып үткәрсә, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән җәннәткә керер”.
Пәйгамбәребез салләллааһү галәйһи үәсәлләм шәгъбан аеның Аллаһтан ни сораганын әйтте: “Йә Рабби! Мине ике бөек ай арасында булдырдың. Шулай икән, миңа нинди шәрәфәт-дәрәҗә бирдең?” Аллаһы Тәгалә: “Сине Коръән ае итеп куйдым, моннан артык нәрсә телисең?” – диде. Шул сәбәпле элекке заманда күпләп бу айда Коръән укый торган булганнар.
Шәгъбан - Пәйгамбәребез галәйһиссәләм ае була. Шул сәбәптән мөмкин кадәр күбрәк салаватлар әйтү, истигъфар кылу, “әл-Ихлас” сүрәсен уку тәкъдим ителә. Шулай ук тәһәҗҗүд һәм тәсбих намазларын да торгызу бик мөһим.
Кем дә булса шәгъбан аена әһәмият бирсә, нәфесен, үзен гөнаһлардан сакласа, күбрәк гыйбадәт кылса, Аллаһы Тәгалә аның гөнаһларын кичерер, ул елда булачак бөтен бәлаләрдән, авырулардан үзен имин кылыр.
Аллаһы Тәгалә бу айны уяулык-тәкъвалык белән кабул гыйбадәтләр кылып, шатлык-сөенеч, тулы иман белән үткәрергә язсын. Йә Раббыбыз, илләребезгә-көннәребезгә тынычлык-иминлек, дуслык-татулык, ил башлыкларыбызга гаделлек, гаиләләребезгә бәхет-сәгадәт, балаларыбызга тәүфыйкъ-һидәят, диндә булмаганнарга - туры юл, авыруларга шифа-сихәт насыйп итсәң иде. Әмин.
Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәнов
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар