16+

“Болгар җыенында быел вәгазьләр күбрәк сөйләнәчәк”

18 майда узачак Изге Болгар җыены программасы дини яктан тагын да көчәйтеләчәк.

“Болгар җыенында быел вәгазьләр күбрәк сөйләнәчәк”

18 майда узачак Изге Болгар җыены программасы дини яктан тагын да көчәйтеләчәк.

Татарстан мөфтие урынбасары Ришат хәзрәт Хәмидуллин журналистларга хәбәр иткәнчә, быелгы чарада җырлар музыкасыз яңгыраячак, вәгазьләр дә күбрәк сөйләнәчәк. 

– Узган елны мөфтигә дә, үземә дә чара барышында өлкән кешеләр, без монда рухи азык алырга киләбез, шуны күбрәк бирсәгез иде, дип килеп әйттеләр. Аллаһы Тәгалә шуның кадәр халыкны анда юкка гына җыймый. Алар дин турында, Аллаһ сүзен ишетергә, тәүбә кылырга киләләр. Шуны истә тотып, быел күренекле вәгазьчеләрне чакырдык, – дип сөйләде ул матбугат очрашуында. 

Мәдәният министрлыгының иҗтимагый оешмалар һәм матбугат чаралары белән хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Айрат Фәйзрахманов та җыенның дини традицияләргә нигезләнеп эшләнгән мәдәни программасы шактый эчтәлекле булачак дип вәгъдә итте.
Җыен кысаларында Болгар җирлегенең һәр тарихи мәйданчыгы, музейлары эшләячәк. Музейлар иртәнге сигездә үк ачылачак, диде спикер. 

Гадәт буенча Изге Болгар җыенында Кече манара янында сәгать 9.30да җәмәгать белән тәүбә кылачаклар. Аны күп еллар элек башлап җибәрүче һәм оештыручы, Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин алып барачак. 
Җыенның рәсми ачылышы сәгать 11.00дә булыр дип көтелә. 

Изге Болгар җыенының кульминацион чарасы Болгарның тарихи Хан мәчете җирлегендә җәмәгать белән намаз уку булачак. Намаздан соң мөселманнар дин һәм Ватан өчен гомерләрен биргән ата-бабалары рухына, шулай ук мөселман өммәте һәм Россия өчен иминлек сорап дога кылачак.
Җыенда шулай ук көрәш тә оештырылачак. Гадәткә кергәнчә, ярминкә дә эшләячәк.  

Җыен “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” XVI Халыкара икътисади форумы мәдәни программасы кысаларында оештырыла.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бәйрәмне уздыру урынының әһәмиятен берничә тапкыр ассызыклады. “Бәйрәм 922 елда ата-бабаларыбыз ислам динен үз ирекләре белән кабул иткән изге җирдә уза. Традицион кыйммәтләребезне саклау һәм ныгыту хәзер аеруча актуаль. Без ата-бабаларыбызны искә алабыз, тарихи мирасны саклыйбыз һәм үсеп килүче яшь буынга үрнәк булырга тиешбез”, – дип билгеләп үткән иде Рөстәм Миңнеханов.

Белешмә өчен: Изге Болгар җыены Болгарда 1989 елдан бирле 922 елда Идел буе Болгарстанының Исламны кабул итү көне хөрмәтенә уза. Бу вакыйга Ибн Фадлан җитәкчелегендәге Багдад илчелегенең Болгарга килүе белән бәйле һәм Идел буе халыкларында ислам тарихына нигез сала.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading