16+

Борчу килү хәерлегә була аламы? 

Бер хикмәт иясе: "Берәр сөенечле вакыйга булган өчен генә түгел, ә күңелсез хәл булмаган өчен дә шөкер әйтергә өйрәнегез", – дип әйткән. Безнең һаман да битараф һәм канәгатьсез булып яшәвебезнең сәбәбе бар. Ул – гыйбрәт, дәрес ала белмәү. Хәтер кыска безнең. Бүген берәр күңелсез хәлгә дучар булмаганга куанабыз да, иртәгә инде барысын да онытабыз.

Борчу килү хәерлегә була аламы? 

Бер хикмәт иясе: "Берәр сөенечле вакыйга булган өчен генә түгел, ә күңелсез хәл булмаган өчен дә шөкер әйтергә өйрәнегез", – дип әйткән. Безнең һаман да битараф һәм канәгатьсез булып яшәвебезнең сәбәбе бар. Ул – гыйбрәт, дәрес ала белмәү. Хәтер кыска безнең. Бүген берәр күңелсез хәлгә дучар булмаганга куанабыз да, иртәгә инде барысын да онытабыз.

Ә бәлки ул вакыйга безнең өчен бер дәрес булгандыр?! Бәлки аның бер хикмәте бардыр?! Кешенең берәр кадерле булган әйберен югалту, барырга тиешле җиргә соңга калуы, кирәк булган нәрсәне онытып калдыру һәм башка шуның кебек бер караганда вак кына мәшәкатьләрнең дә үз хикмәте, сере бар. Аларны күрә белергә генә кирәк. Хәтта без бик тә теләп тә башкарып чыга алмаган эшнең дә үз хикмәте бар. Димәк, хәерле булмаган. Коръәни Кәримнең һәр сүрәсе, аяте хикмәт, дәрес белән тулган. Андагы берничә аятьне генә алып, тормыш рәвешебезгә кертеп җибәрсәк тә, күп нәрсәләргә өйрәнер идек. Мәсәлән, “Әл-Бәкара” сүрәсенең 216 нчы аятендә: "Сез нәрсәне дә булса сөймәскә мөмкин, әмма – ул сезнең өчен яхшылык. Сез нәрсәне дә булса сөяргә мөмкин, әмма – ул сезнең өчен начарлык”, – дип әйтелгән.  

Кайвакытта нәрсәгәдер ирешер өчен бик нык тырышсак та, килеп чыкмый. Барлык сәбәпләрен кылабыз, тырышабыз... Ә иң мөһиме: безгә бары тик шул гына кирәгенә ныклап ышанабыз. Әмма без дигәнчә булмый: башкарырга теләгән эшебез килеп чыкмый. Бары тик күпмедер вакыттан соң гына әлеге эшнең нигә килеп чыкмаганын һәм шулай булуы безнен өчен яхшырак булганын анлыйбыз.

Ә кайвакытларда киресенчә була. Күңелебез кермичә генә алынган эшебез хәерле итеп тәмамлана. Аңа без беренче очрактагы кебек куанып тотынмасак та, ахырда бик зур канәгатьлек хисләре кичерәбез. Һәм, билгеле инде, вакытлар үткәч кенә, дөрес адым ясаганыбызны һәм шул рәвешле уңышка ирешкәнебезне аңлыйбыз.

Һәр эштә дә шулай, дуслар. Шуның өчен тормышта "хәерлесе" дигән сүзне куллана, кабул итә белик. Бер хикмәтле кыйссадагыча. 

Бер патшанын тугры вәзире булган. Ул бик акыллы һәм хикмәтле икән. Һәр эштә дә: "Ярый, хәерлесе булсын", – дип әйткән. Беркөнне патша бармагын кискән. Моңа вәзир: "Патшам, хәерлесе булсын, борчылмагыз", – дигән. Бармагы киселгәнне “хәерлесе” дип торучы вәзиргә патшаның бик ачуы килгән, билгеле. Ул вәзирен зинданга ташларга әмер биргән. Күпмедер вакыттан соң патша ауга чыгып киткән. Ауда, үзе белән бергә чыгучылардан шактый алга китеп, патша адашкан. Шулвакыт аңа бер вәхши кабилә кешеләре һөҗүм итеп, патшаны үзләренең табынган илаһларына корбан итәргә, ягъни үтерергә карар кылганнар. Әмма патшаның бер бармагы юк икәнен, ягъни кимчелекле булуын күреп, аны азат иткәннәр. Шулчак патша вәзиренең әйткән сүзләрен исенә төшереп, ул сүзләрнең хикмәтен аңлаган. Тизрәк сараена кайтып, вәзирен азат иткән, зинданга ташлатуы өчен аннан гафу үтенгән. Әмма монда да вәзир: "Борчылма, патшам, хәерлесе", – дигән. Инде зинданга эләгүен дә хәерлесе дип санаган вәзирен аңлый алмаган патша, гаҗәпләнеп, моның хикмәтен сораган. Шулчак вәзир болай дигән: "Патшам, әгәр син ачуланып, мине зинданда яптырмаган булсаң, һәрвакыттагычы мине үзең белән ауга алып барыр идең. Һәм, әлбәттә, мин синең артыңнан калмыйча, кая гына барсаң да,  синең белән бергә булыр идем. Вәхши кабилә кулына да икебез бергә төшкән булыр идек. Һәм минем тәнемдә кимчелекләр булмаганга күрә, алар корбан итеп мине китерергә теләр иде. Димәк, мине зинданга ташлатуыңны да Аллаһы Тәгалә хәерле кылган".

Тормыштагы һәрнәрсәне хәерлесе дип саный һәм әйтә алыр өчен үзебезнең дә Аллаһы Тәгаләгә тәвәккәл кылган һәм ихласлы кеше булуыбыз кирәк, билгеле. Бары шул вакытта гына Раббыбыз күңелләребезгә нәрсәнең хәерле, ә нәрсәнен юк икәнен тою хисләрен салыр. Бары шул вакытта гына бу тормышның бик тә хикмәтле булуын һәм үзебез теләгән очракта бәхетле яши алуыбызны аңларбыз.

Шәхсән үзем нәрсә булса да: “Хәерлесе булсын”, – дип әйтүне яратам. Моның шулай булуын якыннарым бик яхшы белә.

Айсылу Юлдашева

Фото: https://pixabay.com/ru/

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading