«Өмет» мәчете имам хатибы Равил хәзрәт БИКБАЕВ белән сөйләштек.
– Пәйгамбәребез, авырган кешегә, борчылма, пакьләнү булсын, дия торган булган. Кешегә нинди генә авыру килмәсен, нинди генә борчу-кайгысы булмасын, гөнаһлары ярлыкана. Хәтта бармагына шырпы керү дә гөнаһларыннан азат итә, дигән Пәйгамбәребез. Сынаулар-авырлыклар кичергән кеше дә гөнаһлардан арыначак, иншалла. Кеше үзенә сынау яки авыру килсә, гөнаһым өчен дип кабул итсен һәм истигъфар кылсын, ул аны һичшиксез изгелеккә алып барачак. Ә менә авыру кеше турында Аллаһ моны җәзалый икән дип уйларга тиеш түгелсең. Аллаһ аның дәрәҗәсен арттырырга тели, шуңа сыный дип уйласын.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар