16+

"“Сәдака итеп бирелгән акчага нәрсәләр алырга ярый?": сорауларга - җаваплар

“Мәрҗани” мәчете имамы Мансур хәзрәт Мифтяхов белән газета укучыларыбыздан килгән сорауларга җавап эзләдек

"“Сәдака итеп бирелгән акчага нәрсәләр алырга ярый?": сорауларга - җаваплар

“Мәрҗани” мәчете имамы Мансур хәзрәт Мифтяхов белән газета укучыларыбыздан килгән сорауларга җавап эзләдек

– Мансур хәзрәт, укучыларыбыздан намазга кагылышлы күп сораулар килә. Шуларга ачыклык кертик әле. Сорауларның беренчесе мөмкинлеге чикләнгән ханымнан килгән. “Инвалид буларак, ярдәмчесез генә тәһарәт ала алмыйм. Булышучым булмаганда тәяммүм алу рөхсәт ителәме?” – дигән ул.
– Мондый вакытта чынлап та тәяммүм алырга була.

– Аның тәртибе турында да сөйләп китсәгез иде.
– Бисмилла әйтеп ниятләп, пакь, чиста җирдә ком яки туфракка (тузанга) бармакларыңны аерып ике кулыңны да шунда учы белән куясың. Кулны алгач, анда ком калган булса, ике учың белән ышкып коясың да битеңне сыпырасың. Аннары тагын кулларыңны комга куеп алып, сул кул белән уңының бармакларыннан алып терсәккә һәм терсәктән бармакларга кадәр сыпырып аласың һәм киресенчә – уңы белән сул кулны шул рәвешле сыпырырга кирәк. Шуның белән тәяммүм тәмам була.

– Ә кыш көне булса?
– Элек әби-бабаларыбыз мендәргә яки ястыкка сугап алган да шуның тузаны белән тәяммүм кылган. Бу шулай ук рөхсәт ителә.

– “Икенде белән ахшам намазы арасында казага калган намазны укырга буламы?” – дип сорыйлар.
– Бу аралыкта намаз укырга рөхсәт ителми, чөнки ул кояш бата торган вакыт. Тәүлек эчендә намаз кылынмый торган вакытлар: кояш чыкканда, зәвәлдә һәм кояш батканда. Гомумән, намазны үз вакытында укырга тырышырга кирәк.

– “Дога китапларын укыр өчен тәһарәтең булу мәҗбүриме?”
– Мәҗбүри түгел. Әмма госелең булу шарт. Мөселман кешесе һәрвакыт госелле йөрергә тиеш. Коръән һәм намаз укыр алдыннан тәһарәт алырга кирәк.

– “Ирем исеменә Коръән тутырырга ниятләгән идем. Берне укып чыгып багышладым. Икенче мәртәбә укырга тотындым. Коръәннең кириллицалысын укыйм. Яртысына җиткәч, бу Коръән өйрәнер өчен генә, моңардан укып багышламыйлар, диделәр. Тәрҗемәсез, гарәпчә язылганын укырга, имеш. Шуны аңлатып китсәгез иде?”
– Мәрхүм кешенең рухына укырга ниятегез бар икән, яттан белгән Коръән аятьләрен һәм сүрәләрен укып, тәһлил әйтү хәерлерәк. Коръән тутыруга килгәндә, аны тәҗвид кагыйдәләре белән гарәпчәсен укырга кирәк. 

– “Хатын-кызга мәчеткә тәравих намазына гына йөрү рөхсәт ителәме? Җомга намазына да йөрисебез килә?”
– Хатын-кызга мәчеттә җомга намазын да, башка намазларны да укырга рөхсәт ителә. Алар өчен мәчетләрдә махсус бүлмәләр дә булдырылган. 

– “Намазны гаилә белән укыганда, ир артына иң элек хатын-кыз басамы, балалармы? Кыз һәм ул булганда ничек? Алар бергә басарга тиешме?”
– Башта ир баса, аның артына ир балалар, алардан соң хатын баса. Ә аның артында кыз балалар басып укый.

– “Дин ЭКО ярдәмендә балага узуга ничек карый?”
– Әгәр дә ир белән хатын никахлы булса һәм балага узу башкача мөмкин түгел икән, ЭКО рөхсәт ителә. 

– Бу теманы кузгаткач, шәригатьнең суррогат әниләргә мөнәсәбәтен дә беләсе килә. 
– Анысы динебездә тыелган.

– Ә кан бирү?
– Кан тапшыру саваплы гамәл санала. Әгәр дә акча өчен түгел, Аллаһ ризалыгы өчен булса. 

– “Сәдака итеп бирелгән акчага нәрсәләр алырга ярый яки ярамый?”
– Нәрсә алырга ярый дигәндә, аерып бернәрсәне дә әйтеп булмый, ул һәркемнең үз ихтыярында. Фәкать хәрам әйберләргә генә тотарга ярамый.

– “Төштә Пәйгамбәребезне күрергә теләп, махсус догалар укыйлар. Мондый нәрсә диндә чынлап та бармы? Һәм аны ни өчен күрергә кирәк?”
– Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмне төштә күрү өчен намазлардан соң күп итеп зикер-салаватлар әйтеп, Аллаһка, төштә аны күрергә теләвегезне сорап, дога кылырга кирәк. Шуны да әйтик, бу безнең догаларыбызның кабул булуыннан да тора. Ни өчен күрергә кирәк дигәндә, бу Рәсүлебезне ярату, якын итү билгесе булып тора.

– “Шәхсән үзегезнең төштә пәйгамбәрне күргәнегез бармы?”
– Үземнең юк, ә танышларым арасында бар. Йөзен төгәл генә әйтә алмыйлар. Әмма ак сакаллы картны күрдек, ул булгандыр, дип сөйләделәр. 

– “Дин тормышны иминиятләштерүгә ничек карый?”
– Әгәр дә эшең белән бәйле һәм ул мәҗбүри икән, рөхсәт ителә. 
 

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading