16+

Фәрештәләр кемнәр өчен дога кыла?

Ислам динендә фәрештәләр иман китергән кешеләр өчен Аллаһы Тәгаләдән гөнаһларын гафу итүне сорап даими дога кылалар.

Фәрештәләр кемнәр өчен дога кыла?

Ислам динендә фәрештәләр иман китергән кешеләр өчен Аллаһы Тәгаләдән гөнаһларын гафу итүне сорап даими дога кылалар.

Бу хакта Коръәндә «Гафир» сүрәсенең 7 нче аятендә: «Тәхетне күтәрүче һәм аның тирәсендә булган фәрештәләр Раббыларын мактап кимчелектән пакьлиләр, Аңа ышаналар һәм иман китергән кешеләр өчен гөнаһлары гафу ителүне сорап дога кылалар», — диелә. 

Шулай ук хәдисләрдә дә аерым кешеләр турында килә: 

Намаз кергән вакытны көтеп утыручылар: «Намаз укыган урында тәһәрәтле килеш көтеп утырган кешегә фәрештәләр: «Йа Раббым, аны гафу ит, йа Раббым, аңа рәхмәт кыл», — дип торалар (Бохари, Мөслим).

Җомга намазында беренче рәттә булучылар: «Чынлыкта, Аллаһ һәм Аның фәрештәләре беренче сафларда торучыларга фатиха бирәләр (дога кылалар)» (Ибн Мәҗәһ, Әбү Давыд).Тәһарәтле килеш йокларга ятучылар: «Кем дә кем тәһарәтле килеш йокларга ятса, аның эчке киеме эчендә бер фәрештә кунар. Ул кеше төнлә нинди генә сәгатьтә уянмасын, фәрештә һичшиксез: „Йа Аллаһ! Бу бәндәңне гафу ит, чөнки ул тәһарәт белән йоклады“, — дип әйтер» (Ибн ХИббан). 

намаз. фото ти

Авыру кешенең хәлен белергә баручылар: «Мөселман кардәшенең иртән хәлен белергә барган кеше өчен меңләгән фәрештә кичкә кадәр яки кич барса, иртәнгегә кадәр истигъфар кыла» (Тирмизи).

Сәдака бирүчеләр: «Һәр көнне иртән ике фәрештә иңә һәм шуларның берсе: „Әй, Аллаһ, малын изгелеккә сарыф итүчегә үзеннән арттырып бир“, ә икенчесе: „Әй, Аллаһ, саранның малын һәлак ит“, — дип дога кыла» (Бохари, Мөслим).

Кардәше өчен аның үзе күрмәгәндә дога кылучылар: «Мөселман кешесенең үз кардәше өчен ул юк чакта кылган догасы кабул була. Аның башы янында бер фәрештә тора һәм ул үз кардәшенә яхшылык теләп дога кылган саен, әлеге фәрештә: „Әмин! Сиңа да шуның кадәр булсын!“ — дип җавап бирә» (Сахих Мөслим, 2733).

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading