Ул кешене үзенә җәлеп итә. Концертлар, бәйрәмнәр алып барганда биемәгән кешеләрне биетә, елмаймаганнарны елмайта.
Кешегә яхшы энергия тарата, йөрәге ташып тулганнарга җырлары аша дәва бирә. Буада яшәп иҗат итүче Гүзәл Салаватованы татарлар яшәгән барлык төбәкләрдә көтеп алалар.
– Гүзәл, сез танылып килүче яшь җырчы. Күпләр Буада яшәүче популяр алып баручы буларак белә. Сүзне танышудан башлыйк әле?
– Мин Тәтеш шәһәрендә 1990 елның 5 гыйнварында тудым. Әти-әнием гади эшчеләр. Әтием гомере буе шофер булып эшләде. Әни телефонистка иде. Әнинең чанага утыртып почтага алып барулары әле дә хәтеремдә. Ул колакчыкларын киеп, телефон аша кешеләрне хәбәрләштерә иде. Гаиләдә ике кыз үстек. Аллага шөкер, әти-әнием исән-сау. Алар – Тәтештә, без Буада яшибез.
– Балачакта кем булырга хыялландыгыз?
– Балачакта кулыма ни эләгә шуны микрофон итеп тотып җырлый идем. Татар гимназиясендә белем алдым, миннән башка мәктәптә бер чара да узмады. Ана карынында җан иңгәндә баланың кем буласы, һөнәре, язмышы языладыр. Үз юлыңны таба белергә генә кирәк. Кызганычка каршы, күп кеше үзенең эчке халәтен тыңламый.
Кемдер акчалы эштә эшли, бара, кайта, тик җанына рәхәтлек тапмый. Акчасы яхшы, дип тотынып тора. Киресенчә дә булырга мөмкин. Акчасыз эш, җаны бәргәләнә, тилмерә, кит бу эштән, үзеңне эзлә, ди. Күп очракта курку хисе кешенең үз юлын табарга комачаулый. Аллаһы Тәгаләнең кодрәтедер, балачактан эчке тоемлавым көчле һәм күңелемне тыңлап яшим.
Миңа ике юл бар иде, берсе – полиция хезмәткәре, икенчесе – сәнгать. Нәрсә уйлыйсың шуны тартып китерәсең. Балачакта форма кигән погонлы кешеләр шулкадәрле матур булып күренә иде. Юрист, полиция булам, дип йөрдем. Алабуга полиция мәктәбенә керү өчен махсус комиссия узарга кирәк иде. Күз күремем начар, буем кечкенә... 11 класста укыганда ВВКны узып карадым, мине күрү белән сезнең буй кечкенә, алмаслар, диделәр.
Шул сүз җитә калмады, комиссияне үтеп бетермәдем. Аның каравы ирем шушы өлкәдә эшли. Мәктәпне медальгә тәмамлап, 18ем дә тулмаган килеш берүзем Казанга киттем. Әтинең сеңлесе Жилплощадкада яши иде, кайсы тукталышта төшәсен онытып Каравайны өч тапкыр әйләнгәнмен. Театр училищесына барып карадым, курс җыелган, сиңа урын юк, алмаячаклар, диделәр.
Шулай да имтиханнар бирдем, чыннан да шулай булып чыкты. Елап туктагач, КХТИның юридик көллиятенә киттем, документларымны күргәч, имтихансыз алабыз, диделәр. Шул вакытта әни мәдәният институтына барып карыйк, диде. Бәхетемә, бюджетка режиссерлыкка укырга кердем.

– Җыр өлкәсенә ничек кереп киттегез?
– Үземне эстрада җырчысы карьерасына җитәрмен дип уйламадым. Миңа еш кына Гүзәл, син җырларны ничек сайлыйсың, аларда тирән фәлсәфә ята, диләр. Җырларым аша кешенең күңел хәләтен, дөньяга карашын үзгәртәсем килә. Бер генә кешенең булса да тормыш халәтен үзгәртә алам икән, максатыма ирешәм дигән сүз.
Алар кемгәдер канат куя, өмет бирә. Бу җырларың белән күтәрелә алмаячаксың, диючеләр дә булды. Андыйларга абынаммы, егыламмы, күңелем кушканны җырлыйм, үзем булып калам, дидем. Исемем таныла башласын өчен 6 ел вакыт кирәк булды. Аның каравы тирән мәгънәле җырлар җырлаучы Гүзәл Салаватова буларак белә башладылар.
– Дәртле җырларга өстенлек биргән булсагыз тизрәк танылыр һәм шулай тиз арбадан төшеп тә калган булыр идегез.
– Нәкь шулай. Минем белән бер чорда эшли башлаган җырчыларга шалтырата, ничек эшләргә икән дип киңәшләр сорый идем. Мең рәхмәт, төпле киңәш бирүче булмады, бүген шуңа шөкер итәм, максатыма үҗәтлегем белән ирештем. Ярдәм иткән булсалар, иҗатымның кадере булмас иде. Үзеңне танытыр өчен акча кирәк, бу берәүгә дә сер түгел. Мин үземә үзем иганәче. Аллаһы Тәгалә эшен дә, ашын да, мөмкинлеген дә бирә. Буш җырчы, алып баручы, хатын, әни кемгә кирәк? Үзең тулы булырга тиешсең.
– Ирегез сезне аңлыймы?
– Иң мөһиме комачауламый. Мин аның эштән соң кайтуына, иртән иртүк чыгып китүенә бер сүз әйтмим. Ул безнең карусыз кеше. Аңа әйтәләр икән, көн дими, төн дими эшли. Полициядә эшнең бетәсе юк.
Иртәнге дүрттә чыгып китсә дә, кая барасың, эшең 8 дә генә башлана, кая йөрдең, эшең 6 да бетәргә тиеш иде, димим. Хатын-кызга куйган максатларына ирешер өчен зирәклек тә кирәк. Шәхси тормышым турында сөйләргә яратмыйм, гаиләм турында кызыксынган кешеләрне җавапларым белән уйланырга да мәҗбүр итәргә дә сәләтлемен.

– Кеше кайчан үзен эзли башлый?
– 33 яшьтән соң. Бу вакытта инде акыл туплана, фикерләү сәләтең арта. Кеше уйлана башлый. Сазлыкта ятканы шунда кала, аннан чыгарга теләми, тормышын үзгәртәсе килгән кеше уйлана. Миндә дә андый вакытлар булды, күңел яңалык теләде. Үзем өчен психологияне өйрәнә башладым. Нумерология, сюцай белән кызыксыну китте.
Өйрәнүләрем, кызыксынуларым аша үземне үзем тирәннән белү бәхетенә ирештем. 4 ел инде спорт залына йөрим, хәрәкәтләнергә кирәк, шунсыз яңа энергия керми. Бер мисал китерим әле. Ике көн рәттән эшләп кайттым, дүшәмбе иртәсендә спорт залына барырга кирәк. Төнлә юлдан кайтып яткач, иртән торасым килми. Ике йөз кунак, дүрт йөз күз.
Яхшы энергияне үзеңдә калдырырга, начарын чыгарып җибәрергә кирәк. Көчкә торып, бер сәгать спорт залында шөгыльләнеп, яхшы энергия белән чыктым, сторизларга куйдым. Шунда берсен язып куйган: “Сиңа бәхет елмая, андый җирләргә йөри аласың”, – дигән. Үземне акрынлап кысаларга куя башладым, үз өстемдә эшлим. Шул гына. Минем бөтен мәгълүматым башыма язылган.
– Язып куймыйсызмы, онытылмыймы?
– Юк.
– Өч ай алдан юбилейга әйтеп куялар...
– Башта. Номерларын саклап куям. Аллаһка мең шөкер, атналарым, айларым тулы, берсен дә язмыйм. Юбилярларның биографияләрен, кунаклар исемлеген генә язам. Берсендә Шыгырданда юбилей уздырабыз, кунаклар шулкадәрле күп, кайлардан гына килмәгән, бөтенесе сюрприз әзерләгән. Видеолар, җырлар. Юбилярга әйтәм, баштагы папкалар гына буталмасын, кайсы артыннан кайсы чыгасы тәртип белән барсын, дим.

– Чыгып китмиме?
– Тырышам. Дисциплина, планлаштыру әлегә миндә юк. Шуны да кертсәм, гомумән төп-төгәл кеше булам (көлә).
– Ничек алып баручы булып киттегез?
– Буаның көчле җырчысы Равил абый Ягафаров исемле җырчы бар иде. Аңа мең рәхмәт. Минем күңел халәтемне күреп, Өлкәннәр көнен алып барырга чакырды. Менә шуннан кереп киттем. Мастер-классларга йөри башладым. Мин әле дә укыйм, үз өстемдә эшлим. Алып баручы беренче чиратта психолог булырга тиеш. Мин алып барган бәйрәмгә килгән бик җитди кеше дә елмаеп кайтып китә. Гүзәл, бер тапкыр биемәгән, елмаймаган туганыбызны биеттең дә, елмайттың да, син аны нишләттең, диләр.
Буада яшәвем белән мин бик бәхетле, каты сүләргә өйрәндем (көлә). 15 елдан артык мәҗлесләр алып барам. Аллаһы Тәгаләмә мең шөкер, юлымны ачып тора. Миннән гел син үзеңне ничек рекламалыйсың, дип сорыйлар. Рекламам – алып барган мәҗлесләремнең фәлсәфәсе. Харам эчертеп, чишендереп, уеннар уйнатып кайтарып җибәрмим, мәҗлес аша туганлык җепләрен ныгытып, кешеләрнең дөньяга карашын үзгәртергә тырышам. Нинди генә бәйрәм булмасын, җан рәхәте бирә торган фәлсәфәне бирә белергә кирәк.
“Өмет чишмәсе” дигән җырым бар, бәйрәмнәрне шул җырым белән йомгаклыйм, ул бөтен теманы колачлый торган җыр. Махсус хәрби операция башлангач, якыннарга өмет чаткысы булсын дип яздырган идек. Шулай бер юбилейда чыгыш ясыйм, икенче куплетка җиттем, бер ханымга күзем төште. Аны күреп үземнең күңелем тулды, янына барып, өмет чаткысы бирер өчен кочаклап җырладым. Ире яу кырында, бәйрәмгә кайта алмаган. Мәҗлесне аның иренә һәм шушы ханымга рәхмәт әйтеп төгәлләдек. Алар булмаса, без бәйрәм итеп утыра алмас идек.

– Сезне бик күп җирләргә чакыралар, кайсы төбәктә булганыгыз юк?
– Кая чакырсалар шунда барабыз. Юл ерак, ардыра, сүз дә юк. Әмма яңа кешеләр белән танышу, яңа аудитория белән эшләү күңелгә рәхәтлек бирә. Буранын да кичәбез, трассада ягулык салу станцияләре юклыктан интеккән чаклар да бар. Берсендә Сызраньга бардык.
Навигатор эшләми. Килеп җиттек дияргә була, юк, таба алмыйбыз. ЮХИДИ егетләреннән дә сорадык, алар да без барырга тиешле ял базасын белми. Табып, көч-хәл белән килеп кергәндә бәйрәм башланырга ярты сәгать вакыт калган иде. Тиз генә әзерләнеп эшкә керештек. Менә шундый урыннарда булганнан соң, үзебезнең рәхәт җирдә яшәвебезне аңлап, күреп кайтабыз.
Рәхәт тормышка шулкадәрле ияләшкәнбез, бераз гына интернет эшләми торса, тотынбыз сүгәргә. Андыйларга читкә чыгып карагыз, аңларсыз, диясем килә. Без бөтен шартлары булган җирдә җәннәттә яшибез, халык шуны аңламый.
– Кайчы төбәк күңелегезгә аеруча якын?
– Мин гел әйтәм, Аллаһы Тәгалә Чувашиядән эшне биреп кенә торсын, үзе якын, өстәвенә яраталар, хөрмәт итәләр, үзебезнең Гүзәл дип кенә торалар. Коллегалар шакката, ничек ул яклар сине үз итә, диләр. Алар ялган яратмый, чын йөрәктән эшләгән кешене күрәләр, хөрмәт итәләр, дим. Чувашия татарлары янына үзем булып барам, үзем булып бәйрәм алып барам, төп сере шунда гына.
– Барлык тамашачыларыгызны бер залга җыярга теләгегез юкмы?
– Сольный концертны үзең өлгереп җиткәч кенә куярга кирәк, син аңа әзер булырга тиеш. Буш күңел белән буш сәхнәдә чыгыш ясаудан мәгънә юк. Кешегә җиткерәсе фикереңне, энергияңне, эчеңдәге нурыңны туплап бетергәч кенә чыгып баса аласың. Ниһаять, мин әзер. 19 апрель көнне, 19.00 сәгатьтә “Чулпан” мәдәният үзәгендә беренче концертым булачак. Ничек үтәсен сөйләмим әле, килгәч үзегез күрерсез.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар