16+

Игелекле эш башкаралар

Кукмара мәдрәсәсе җитәкчесе Ришат Исмәгыйль улы Курамшин җитәкчелегендәге мөгаллимнәр коллективы укучыларга дөньяви яшәеш һәм Ахирәт өчен бик мөһим булган башлангыч дини белемне бирә. Быел мәдрәсәне 127 шәкерт тәмамлады. Унөч чыгарылышка мәдрәсәдә барлыгы 997 кеше гыйлем алган. Бу, билгеле, Кукмара районы өчен чагыштырмача аз сан түгел. Шунысы да куанычлы: Кукмара мәдрәсәсенә...

Мәдрәсәдә үткән өч елда без кыйммәтле белем алдык, Аллаһ китабы - Коръәнне укырга өйрәндек, гарәп телен, гакыйдәне, фикһны,
сираны, тәфсирне һ.б. фәннәрне үзләштердек.
Чыгарылыш кичәсендә Кукмара мәдрәсәсе җитәкчесе Ришат Курамшин ихлас күңелдән чыгыш ясап, болай диде:
- Мәдрәсә тәмамлаган, дин белемен үзләштергән кеше тормышта башкаларга үрнәк булырга тиеш. Сезгә карап кешеләрнең күңелендә ислам дине турында уңай фикерләр генә тусын. Аннары шунысы да мөһим: мәдрәсә тәмамлап шаһәдәтнамә алу ул әле җәннәтле булдым дигән сүз түгел. Шушында алынган гыйлемнәрегез дәфтәр-конспектларыгызда түгел, ә калебләрегездә саклансын. Шул гыйлем белән гамәл кылырга, аңа нигезләнеп яшәргә кирәклеген онытмагыз. Дини гыйлемгә ия булуның, Аллаһының ихлас, тәкъва бәндәсе булуның төп күрсәткече - ул күркәм холык, яхшы әхлак.
Иртә белән сәгать җиделәр тирәсендә автобустан төшеп, әле утлары да сүнәргә өлгермәгән мәдрәсә урнашкан тауга таба үрмәләүче әби-бабайлар, абый-апалар белән бергә балаларны еш күзәтергә туры килә миңа. «Киләчәктә алар арасында улларым да булса иде (амин)!» - дигән хыял-теләк күңелемнән китми.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading