16+

Камил хәзрәт Сәмигуллин янгында мәрхүм булганнарның туганнарының, якыннарының кайгысын уртаклашты

Бүген "Адмирал" сәүдә үзәгендә мәрхүм булганнар рухына багышлап республиканың мәчетләрендә җомга намазыннан соң Коръән укып, дога кылдылар. Фаҗигадә гомерләре өзелгән мәрхүмнәрне искә алу, аларның туганнарының, якыннарының кайгысын уртаклашу уңаеннан төп чара Кол Шәриф мәчетендә үткәрелде.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин янгында мәрхүм булганнарның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашты.

"Сәүдә үзәгендәге янгында үлгәннәр хакында авыр хәбәрләр тарала тора. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән мәрхүмнәрнең туганнарының, якыннарының кайгысын уртаклашам, зыян күргәннәрнең тизрәк сәламәтләнүләрен телим. Без, догалар кылып, Аллаһы Тәгаләдән шушы бәлага таручыларга чыдамлык, сабырлык, ярдәм бирүен сорыйбыз. Раббыбыз, кайгыларга-борчуларга тарыганнарның хәлләрен азга гына булса да җиңеләйтсәң иде. Мондый фаҗигалар алга таба безне урап узсын, барчабызга тыныч яшәргә язсын иде", - диелә мөфти юллаган кайгынамәдә.

Фото dumrt.ru сайтыннан алынды

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading