13 март 2015 яңалыклары
-
13 март 2015 - 13:59"Адмирал" сәүдә үзәгендә янгын чыгуның сәбәпләре ачыкланаБүген Татарстан мәчетләрендә җомга намазында һәм чиркәүләрендә Казанның "Адмирал" сәүдә йорты янгынында фаҗигале киткәннәр рухларына һәм каза күргәннәргә багышлап дога кылынды. Төп чара «Кол Шәриф» җәмигъ мәчетендә булды.
-
13 март 2015 - 13:55Янгында үлүчеләрнең саны арта бара13 март көне 17.00 сәгатькә Казанның медицина учреждениеләрендә "Адмирал" сәүдә үзәгендә чыккан янгында каза күргән 13 кешегә ярдәм күрсәтелә. Биш кеше 12 нче хастаханәдә. Берсенең хәле авыр булып кала, ә дүртесенең уртача. Зыян күрүче тагын дүрт кеше 7 нче хастаханәдә ята, икесенең хәле авыр, ләкин үлем куркынычы юк. Дүрт кеше...
-
13 март 2015 - 12:40Камил хәзрәт Сәмигуллин янгында мәрхүм булганнарның туганнарының, якыннарының кайгысын уртаклаштыБүген "Адмирал" сәүдә үзәгендә мәрхүм булганнар рухына багышлап республиканың мәчетләрендә җомга намазыннан соң Коръән укып, дога кылдылар. Фаҗигадә гомерләре өзелгән мәрхүмнәрне искә алу, аларның туганнарының, якыннарының кайгысын уртаклашу уңаеннан төп чара Кол Шәриф мәчетендә үткәрелде.
-
13 март 2015 - 12:12Казанда Кырымның Россиягә кушылуына бер ел тулу уңаеннан концерт күрсәтеләчәкРоссиядә Кырым республикасы белән Севастополь Герой-шәһәренең Россия Федерациясенә кушылуына бер ел тулуны бәйрәм итәргә әзерләнәләр.
-
13 март 2015 - 11:39Янгында 15нче кешенең мәете табылганХәзерге вакытка, "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгын һәм җимерелү нәтиҗәсендә, 15нче кешенең мәете табылган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат сәркатибе Андрей Родыгин хәбәр итте. Фаҗига урынында эзләү-коткару эшләре дәвам итә.
-
13 март 2015 - 11:24Руслан Халиков, инженер-техникКазанда яшәвемә ун ел, туган ягым- Буа. Безнең учреждение тышкы электрон җиһазларның төзеклеген тәэмин итә. Шәһәрне аркылыга- буйга гизәбез. Бистәләрдә яшәүче кайбер кешеләр өйләрендә электр чыбыкларын яңартуга игътибар бирми, янгын чыгарга мөмкин.
-
13 март 2015 - 11:08“Адмирал”га ут төрткән булулары мөмкинСәүдә үзәгендә янгын чыгуның башка сәбәпләре дә карала: парфюмерия сату ноктасында кыска ялганыш аркасында ут кабу; Казанның башка сәүдә комплексларындагы көндәшләренең ут төртүе аркасында янгын чыгу; ут белән саксыз эш итү; янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу һәм вазифаи затларның янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тиешенчә үтәмәве, шулай ук сәүдә эшчәнлеге өчен яраксыз бинадан...
-
13 март 2015 - 10:48"Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгын һәм җимерелү нәтиҗәсендә 14 һәлак булучы турында мәгълүмБүген көн уртасына, "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгын һәм җимерелү нәтиҗәсендә, 14 кеше һәлак булу турында әйтергә була. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат сәркатибе Андрей Родыгин хәбәр итте. Фаҗига урынында эзләү-коткару эшләре бара.
-
13 март 2015 - 10:41Янгында үлүчеләрнең исемнәре билгеле булдыҺәлак булучылар саны 14 кә җитте. Республика судмедэкспертиза бюросында "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгын һәм җимерелү аркасында һәлак булучыларның исемнәре игълан ителде.
-
13 март 2015 - 09:04"Адмирал"да зыян күрүчеләргә Россия белгечләре киңәш бирергә әзер13 март көне сәгать 11 гә Казанның медицина учреждениеләрендә янгында каза күргән 13 кешегә ярдәм күрсәтелә. Биш кеше 12 нче номерлы хастаханәдә. Берсенең хәле авыр, ләкин стабильлек күзәтелә. Дүртесенең хәле уртача. Зыян күрүче тагын дүрт кеше 7 нче номерлы хастаханәдә ята, икесенең хәле авыр, ләкин үлем куркынычы юк. Дүрт кеше...
-
13 март 2015 - 08:55"Адмирал"да Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы подполковнигы Сергей Костинның гәүдәсе табылган"Адмирал" базарындагы янгын урынында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы подполковнигы Сергей Костинның гәүдәсе табылган. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе төбәк үзәге башлыгы Игорь Паньшин хәбәр итте. 50 яшьлек янгын сүндерү сменасы башлыгы Сергей Костин зыян күрүчеләрне коткарганда "Адмирал" хәрәбәләре астында кала.
-
13 март 2015 - 08:45Янгыннан зыян күргән эшмәкәрләргә яңа эш урыннары әзер"Адмирал"да янгыннан зыян күргән эшмәкәрләргә яңа эш урыннары тәкъдим итәчәкләр. Казанның 22 сәүдә үзәге бүгеннән үк аларга эш бирергә әзер. Сүз Яңа Савин, Мәскәү, Үзәк базарлар һәм "Яңа Тура" технопаркы турында бара. Эшмәкәрләр үзләре янгыннан зыян күрүчеләргә, ярдәм итү йөзеннән, хәйрия фонды да төзергә тәкъдим итәләр. "Адмирал" сәүдә үзәгенең үзенә...
-
13 март 2015 - 08:17"Адмирал"да тагын бер һәлак булучының мәете табылды"Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгын урынында тагын бер һәлак булучының мәете табылды. Шул рәвешле, фаҗигада 11 кеше һәлак булды. Хәзерге вакытта бинаның фасады сүтелә, хәрабәләр чистартыла. Янгында коткару эшләрендә 913 кеше һәм 184 берәмлек техника катнаша.
-
13 март 2015 - 08:06Казанда балалар туризмы буенча фикер алыштыларКазанда Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы каршындагы Туризм буенча координацияләү советының IV күчмә утырышы узды. Елына ике тапкыр гына уздырыла торган әлеге чара кысаларында 12 март көнне "Корстон" комплексында Россия Федерациясендә балалар туризмы үсеше буенча бөтенроссия конференциясе оештырылды.