Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Ураза бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгате.
Хөрмәтле дин кардәшләрем!
Мөбарәк Рамазан ае бер мизгелдәй узды да китте: бүген кояш баеганнан соң, без Ураза бәйрәмен каршы алып, иртәгә аны бәйрәм итәчәкбез. Быел гает изге җомга көненә туры килә, ул Ураза бәйрәменә тагын да күбрәк ямь өсти. Барыгызны да ихлас күңелдән әлеге ике бөек бәйрәм белән тәбрик итәм!
Ураза гаете – куаныч катыш сагыш белән тулган бәйрәм. Бер яктан, калебләребез өметләрдән мөлдерәмә: Раббыбыз Үзенең киң рәхмәтле белән безне Рамазан аенда кылынган гыйбадәтләр һәм игелекләр бәрабәренә хата-кимчелекләребезне гафу иткәндер, дип ышанабыз. Икенче яктан, күңелләребездә моңсулык урнашты, чөнки бу мөбарәк көннәр һәм төннәр артта калды, ә башка бер генә айда да Раббыбыз безгә Рамазандагы шикелле әҗер-савапларын бүләк итми. Сөекле Пәйгамбәребезнең ﷺ хәдисендә хәбәр ителә:
عَنْ أَبِي مَسْعُودٍ، عَنِ النَّبِيِّ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ قال: لَوْ يَعْلَمُ الْعِبَادُ مَا رَمَضَانُ لَتَمَنَّتْ أُمَّتِي أَنْ يَكُونَ السَّنَةَ كُلَّهَا
“Минем өммәтем Рамазан аеның үз эченә никадәр әҗер-саваплар алуын белсә, аның ел буена дәвам итүен теләр иде” (Ибне Хүзәйма, “Сахих”, 1886; әл-Бәйһакый, “Шүгабүл-иман”, 3634).
Ураза бәйрәме – ул барыннан да бигрәк тоткан уразалар, кылган гамәл-гыйбадәтләр, тәүбә-истигъфарлар, игелекләр белән мәгъфирәткә ирешү бәйрәме. Аллаһ гөнаһларны гафу итсә, аннан да зур бүләк юк. Шуңа күрә бәйрәм көнне Раббыбыздан: “Синең ризалыгың өчен кылынган ихлас гамәлләремне кабул ит, хата-кимчелекләремне гафу ит”, – дип сорарга онытмагыз.
Шул ук вакытта, мөхтәрәм дин кардәшләрем, мин сезне изге бер ният кылырга чакырам: Ураза бәйрәме хөрмәтенә Аллаһ ризалыгы өчен бер-беребезне гафу итсәк, бик күркәм булыр иде. Кемгә үпкә бар – шуларның барысын да гафу итик, һәм кемнедер рәнҗеткәнбез икән, алардан гафу үтеник. Ураза бәйрәме көнендә гафу сорагыз, гафу итегез һәм истигъфар кылыгыз! Яралтучыбыз “Әлү Гыймран” сүрәсенең 133-134нче аятьләрендә болай өнди бит:
وَسَارِعُواْ إِلَى مَغْفِرَةٍ مِّن رَّبِّكُمْ وَجَنَّةٍ عَرْضُهَا السَّمَاوَاتُ وَالأَرْضُ أُعِدَّتْ لِلْمُتَّقِينَ
وَالْكَاظِمِينَ الْغَيْظَ وَالْعَافِينَ عَنِ النَّاسِ وَاللّهُ يُحِبُّ الْمُحْسِنِينَ
“Раббыгызның мәгъфирәтенә һәм киңлеге күкләр белән җир (арасы) булган җәннәткә омтылыгыз, ул тәкъвалык ияләре өчен әзерләнгән. Алар (тәкъвалык ияләре) муллыкта да, тарлыкта да (хәерле эшләргә) сарыф итәләр, ачуларын тыялар һәм кешеләрне гафу итәләр. Аллаһ игелек кылучыларны сөя”.
Гает уңаеннан аерым җылы сәламнәрне һәм котлауларны Ватаныбыз сагында торган мөселман батырларына юллыйм. Алар Рамазан буе илебезне яклады, бәйрәмне тыныч күк йөзе астында каршыларга мөмкинлек бирде. Кызганыч ки, дөньяның күп кенә почмакларында яшәүче мөселманнар мондый яклаудан мәхрүм калды: быелгы Рамазан ае сугышлар һәм залимнәр кулыннан шәһит киткән бик күп кардәшләребезнең исемнәре белән тарихка кереп калачак. Яшәгән җирләребез имин булганы өчен, без Хак Тәгаләгә, ил җитәкчелегенә һәм махсус хәрби операция сугышчыларына рәхмәтлебез. Татарстан мөселманнары батырлар өчен һәм Җиңү өчен һәрвакыт догада.
Хөрмәтле дин кардәшләрем! Чын күңелдән Сезгә ике дөнья бәхете, бәрәкәтләр һәм иминлек телим! Яралтучыбыз барыбызның да йөрәкләренә көчле иман, мәрхәмәт һәм тынычлык салсын! Ураза гаете мөбарәк булсын!
Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар