Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең: «Кем минем сөннәтемне ярата, ул мине ярата. Ә кем мине яратса, ул минем белән бергә җәннәттә булачак», – дигән хәдисе бар.
Пәйгамбәребез сөннәтенә нәрсәләр керә һәм аларның иң мөһимнәре кайсылар? Кукмара районының имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиевтан шул хакта сораштык.
– Хәзрәт, Пәйгамбәребез сөннәте дигәнне ничек аңларга?
– Пәйгамбәребезнең хәдисләренә нигезләнгән гамәлләр ул. Хәдис исә – аның гамәлләре, әйткән сүзләре һәм Аллаһ Расүле хуплаган эшләр.
– Ул Коръәннән нәрсәсе белән аерыла?
– Коръән – Аллаһ сүзе. Барлык галәмләрне Бар итүченең кешелеккә җибәргән турыдан-туры әмерләре. Ә Пәйгамбәребез сөннәте – аның сүзләре, гамәлләре.
– Сөннәтне торгызу дип тә әйтәләр. Анысы ничек була?
– Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең гамәлләрен көндәлек тормышта, гыйбадәттә һәм үз-үзеңне камилләштерүдә куллану ул. Бу гамәлләр динебезне сакларга һәм рухи яктан үсәргә ярдәм итә. Тик аның өчен иң башта Пәйгамбәребезнең тормыш юлын һәм хәдисләрен өйрәнергә кирәк.
– Сөннәтне үтәгән кешегә савап языламы?
– Әлбәттә. Алай гына да түгел, “Кем минем сөннәтемне үти, ул кешегә кыямәт көнендә шәфәгать кылачакмын” дигән Аллаһ Илчесе. Сәхабәләр хәтта, аңа охшарга омтылып, адымы озынлыгын кабатларга тырышканнар, ягъни баскан эзләренә басып йөргәннәр. Аллаһы Тәгалә Коръәндә “Каләм” сүрәсендә Пәйгамбәребез турында: Һәм син, һичшиксез, югары әхлак иясе”, – ди. Без дә аны үзебезгә үрнәк итеп алырга тиешбез.
– Пәйгамбәр әйтмәгәнне әйткән дип сөйләү зур гөнаһка керәме?
– Бу ялган санала, ул – зур гөнаһ.
– Иң мөһим сөннәтләр кайсылары?
– Берсен дә аерым алып кына әйтеп булмый һәм ул кирәкми дә. Барысы да мөһим. Пәйгамбәребез үтәлергә тиешле дигән гамәлләр ваҗиб хөкемендә була – аларны үтәргә кирәк. Үтәмәсәң – гөнаһлы буласың, үтәсәң – савапка ирешәсең. Ә сөннәт гамәлне үтәү – саваплы, үтәмәү гөнаһ түгел.
– Баланы сөннәткә утырту дибез, ул шул сөннәт сүзе белән бәйлеме?
– Әйе, бу да – Пәйгамбәребез сөннәте.
– Һәркем үзенең тормышына кертә ала торган гади сөннәт гамәлләрне искә төшереп китсәгез иде.
– Аллаһның Илчесе: «Мөэмингә әрләү дә, ләгънәт кылу да, әдәпсез сүзләр әйтү дә, гайбәт сөйләү дә хас түгел», – дигән. Шулай ук кешене оялчанлык бизәвен әйткән. Ике кешегә өченчесе янында пышылдашып сөйләшүне яратмаган. Бу да әдәпсезлек санала. “Кем дә кем Аллаһка һәм кыямәт көненә ышанса, хәерле сүз әйтсен яки эндәшмәсен”, – дигән хәдисе дә бар. Файдасыз сөйләшүләрдән ерак булырга, фәкать хәерле сүзләр генә сөйләргә тырышырга кирәк.
Йокларга иртәрәк ятарга, ашау алдыннан кулны юарга, фәкать уң кул белән генә ашарга, ризыкны тәнкыйтьләмәскә кушкан. Дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә ул ураза токтан. Өстәмә нәфел намазлар укыган. Киемне кигәндә – уң яктан, салганда сул яктан башлаган. Шушы гади генә сөннәтләрне үтәп тә без, иншәАллаһ, бик күп әҗер-савапка ия булачакбыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар