– Намаз да зикер була аламы?
– Аллаһы Тәгалә, мине зикер кылу өчен намаз укыгыз, диде. Намаз – зикернең барлык төрләре бергә җыелып тупланган гыйбадәт ул. «Ниса» сүрәсенең 103нче аятендә: «Намазны кылгач, баскан, утырган һәм янда яткан хәлдә Аллаһны искә алыгыз», – дигән. Рәсүлебез намаз соңында кылына торган зикерләр турында да аңлаткан. «Һәр намаздан соң 33 тапкыр Аллаһны данлаучының, 33 тапкыр Аллаһны мактаучының, 33 тапкыр Аллаһны бөекләүченең һәм шул сүзләрне: «Тиңдәше булмаган бер Аллаһтан башка иләһ юк, патшалык Аның кулында, Аңа мактау һәм Ул барысын да булдыра», – дип тәмамлаучының барлык хаталары гафу ителә», – дигән. Һәм даими рәвештә дүрт төрле зикерне әйтергә кушкан: «Сөбхәналлаһ», «Әлхәмдүлилләһ», «Аллаһу әкбәр!» һәм «Ләә иләһә илләллаһ» дип ихластан әйтү – Аллаһка якынайта. Соңгысы бигрәк тә хәерле. Бу сүзләр тел белән әйтү өчен җиңел, ә кыямәт көнендә үлчәүдә авыр булачак, ягъни әҗере күп була. Пәйгамбәребез (с.г.с.) сәхабәләргә: “Җәннәт бакчаларын даими рәвештә зиярат кылырга телисәгез, Аллаһка зикерне арттырыгыз”, – ди. Җир йөзендә җәннәт бакчалары ул зикер мәҗлесләре дигән сүз. Иртән һәм кичен телең зикер белән тулы булса, алар сине көне буе кылган кечкенә гөнаһларыңның кичерелүенә бер сәбәп булыр, дип тә әйтә Пәйгамбәребез.
– Зикерне ни рәвешле кылырга кирәк?
– Ихлас күңелдән түбәнчелек, курку белән, артык кычкырмыйча әйтегез. Сәгатьләр буе зикер кылган кешенең күңеле тынычлана, стресс кичергән, депрессиягә бирелгән кешегә дә зикер әйтергә киңәш ителә. Пәйгамбәребез хәдисендә: «Аллаһ Тәгалә: «Минем колым Мине искә алганда, иреннәре Минем исемемне әйтеп хәрәкәткә килгәндә, Мин колым белән бергә», – дигән». Раббыбыз безгә бәхет-шатлык килгәндә дә, авырлык белән сынаганда да һәрчак ярдәмен бирә, һәрвакыт яныбызда була. Кеше кайгырганда гасабилана, сабырсызланып, Аллаһка тел-теш тә тидерә. Шәфкатьле Аллаһ Тәгалә гафу сораучы, тәүбә-истигъфар кылучыларны һәм һәрвакытта да Үзен зикер итүчеләрне, Үзенә генә сыенучы һәм Үзенә тәвәккәл кылучыларны сөя, ярдәмен бирә. Үзара әңгәмә корганда дөнья сүзләренә күмелмик. Рәсүлебез: «Аллаһны озак вакыт искә алмыйча сөйләшмәгез, чөнки Аллаһ искә алынмаган озын әңгәмә – күңел кырыслыгыннан. Ә Аллаһтан иң ерак кеше – кырыс күңелле кеше», – дигән. Кырыс күңелле, каты бәгырьле булу инсанның шәфкать кебек асыл сыйфат белән нигъмәтләнмәвен күрсәтә. Каты бәгырьле кеше, ошбу яман сыйфатыннан арынырга теләсә, Раббыбыздан күркәм холык сорасын, Аллаһ Тәгалә ярдәмен биреп, ул кешенең күңеле нечкәрер, иншаллаһ. Шунысын да әйтергә кирәк: зикер кылучы белән кылмаучы тере белән мәет кебек булыр ди. Кеше ашамаса-эчмәсә, берничә көннән хәлсезләнә, чөнки ризыксыз тора. Җанның да ризыгы бар, ул – зикер. Аллаһка якын булган кеше тәнен дә, җанын да ризыкландырып тора. Зикер кылмаучы хайваннан да түбән була, чөнки соңгысы да Аллаһка зикер кыла.
– Хайваннар да зикер кыламыни?
– Җир йөзендә һәм күкләрдә Аллаһны һәр җан иясе искә төшерә. Болар – кошлар да, җәнлекләр дә, үсемлекләр, елга-таулар да. Без аларны ишетмибез генә. Ә Сөләйман пәйгамбәргә Аллаһ кош телен аңлау сәләтен биргән. Ул кошларның Раббыбызга дога һәм зикер кылуларын ишетүен әйтә. Ә суның зикере аның агуында. Адәм балалары һәм кошлар-хайваннар зикер кылудан туктап торсалар да, елга агып тора һәм зикер әйтүдән туктамый. Галимнәр кызыклы һәм зур мәгънәле фикер әйтәләр. Организмыбызның һәр әгъзасы, хәтта әгъзабызның кечкенә генә бер күзәнәге дә үзе мохтаҗ булган нәрсәләрне Аллаһтан сорый, аны үз теле белән зикер итә икән. Мисал өчен, кешенең йөрәгенә гарәпчә Аллаһ дип язылган һәм безнең йөрәгебез типкән саен: «Аллаһ! Аллаһ, Аллаһ!» – дип тибә.
Үпкәбезгә гарәпчә: «Ләә иләһәә илләллаһ» дип язылган икән. Бу хакта медицина галимнәре хәбәр иттеләр. Хирурглар кешегә операция ясар алдыннан ошбу органнарны рәсемгә төшереп алгач, шушы изге язуларны укыганнар. Димәк, һәрбер инсанның йөрәге: «Аллаһ!» дип тибә, үпкәләре, сулыш алган саен, «Ләә иләһә илләллаһ» дип иман кәлимәсен тәкрарлый. Бу – Аллаһның могҗизасы. Димәк, бәндә Аллаһны теле белән, кальбе белән зикер итмәгән очракта да, аның тәне, күзәнәкләре Аллаһны зикер итү халәтендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Дилбәр Гарифуллина
Комментарийлар
0
0
?????????❤️❤️❤️❤️❤️❤️❤️??♂️
0
0