16+

Хаҗга юлламаны кем отачак?  

Рамазан аена да күп калмады. Рамазан-шәриф ае 22 мартта кояш баеганнан соң керә. Уразаның беренче көне – 23 мартта.  Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров билгеләп узганча, быел ураза 29 көн тотыла. Беренче тәравих намазы 22 мартта ястү намазыннан соң укыла. 

Хаҗга юлламаны кем отачак?  

Рамазан аена да күп калмады. Рамазан-шәриф ае 22 мартта кояш баеганнан соң керә. Уразаның беренче көне – 23 мартта.  Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров билгеләп узганча, быел ураза 29 көн тотыла. Беренче тәравих намазы 22 мартта ястү намазыннан соң укыла. 

– Рамазан аеның фазыйләтләре бик күп. Ул рәхмәт һәм сабырлык ае. Шулай ук саваплы гамәлләребез арттырылып, хата-кимчелекләребез ярлыканып, җәһәннәм утыннан котылу ае да. Рамазан аен сөенеп каршы алып, аны күркәм гамәл-гыйбадәтләр белән уздырсак иде, – дигән теләкләрен җиткерде ул рамазан аена багышланган матбугат очрашуында. 

Татарстан мөселманнары диния нәзарәтнең голәмәләр һәм казыйлар шурасы карары белән, фитр сәдакасын түләү өчен нисаб күләме – 41 000 сум (көмеш буенча), зәкят чыгару өчен нисаб күләме – 454 000 сум (алтын буенча) итеп билгеләнгән. 

– Фитр сәдакасы арпа буенча исәпләгәндә – 150 сум, йөзем белән – 800 сум. Моннан тыш, сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да, каза кылып, үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәр көн өчен фидия күләме – 350 сум, – диде Казан шәһәре казые Булат хәзрәт Мөбарәков.
Ул шулай ук ураза тотканда һәр көнне ният кылынырга тиешлеген дә искәртте. Рамазан аеның башында, уртасында һәм ахырында өчәр көн ураза тоту гына җитми, дип тә кисәтте. 
–    Ай буе тоткан очракта, иншәАллаһ, Пәйгамбәребез  салләллаһу галәйһи вә сәллам вәгъдә иткән савапны алачакбыз, – диде казый.  
Рамазан аенда көн саен Казанның “Галиев” мәчетендә өйлә намазыннан соң Коръән укылачак. Нәзарәтнең телеграмм-каналында хәтемнең турыдан-туры трансляциясе алып барылачак. Хәтем шулай ук башка кайбер мәчетләрдә дә кылыначак.
Диния нәзарәте рамазан ае уңаеннан яңа акция дә игълан итте. “Нурлы Рамазан” республика бәйгесе турында нәзарәтнең социаль бүлек җитәкчесе Айгөл Биктимирова сөйләде. 
–    Татарстан мөфтие тәкъдиме белән оештырыла торган бу бәйге халык күп йөри торган урыннарда урнашкан җәмәгать оешмалары биналарын тышкы яктан бизәүгә юнәлдерелгән. Ул оешма гади генә ашханә дә, кафе да, кибет тә булырга мөмкин. Иң мөһиме ислам һәм рамазан атрибутикасын кулланган булырга тиешләр. Бәйгегә фотосурәтләр яки видеолар кабул ителә. Җиңүчегә хаҗга юллама бүләк ителәчәк. Башка җиңүчеләрне дә мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр көтә, – диде ул. 
«Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны да дәвам иттерелә. Узган елда акция кысаларында 20 балага ярдәм күрсәтелгән. Быел да “Зәкят” хәйрия фонды мохтаҗ гаиләләрдән тагын 20 авыру балага булышырга ниятли. 
Елдагыча Казан һәм республика мәчетләрендә ифтарлар оештырылачак. 
–    Республикакүләм ифтарның якынча үткәрү вакыты – 14-15 апрель. “Казан Экспо” да булыр дип көтелә, анда 11 мең кеше чакырылачак, – диде Равил хәзрәт Зөфәров.
Ураза бәйрәмен исә 21 апрельдә билгеләп үтәчәкбез.

Фото: http://dumrt.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading