16+

Күпме газиз кешеләремне югалттым!

...Аны Казанда яшәгәндә, 1990 елның язында, Рихард Зорге урамындагы бер газета киоскында сатып алдым.

Күпме газиз кешеләремне югалттым!

...Аны Казанда яшәгәндә, 1990 елның язында, Рихард Зорге урамындагы бер газета киоскында сатып алдым.

Үзен күрүгә: “Корьән бит бу!” – дидем.

Сатучы хатын татар иде, ул да: “Корьән шул!” – диде. Бәясе 5 сум икән. Минем кесәдә барлыгы шуның хәтле акча булыр. Мин кызым белән декрет ялында. Йә Корьән китабы, йә азык-төлек дигән сайлау алдында калганымны яхшы хәтерлим. “Бер генә калды, тагын буламы, юкмы – билгесез!” – дигән сүзләр икеләнүләрне хәл итте. Корьәнне өйгә алып кайттым.

Иң югары җиргә – сервант башына куйдым....Унбиш ел үткәч кенә яңадан кулга алдым. Сервант башына куйгандагы, сине укый алырмынмы икән, дигән уй яңадан күңелгә килде... Унбиш елның шундый тиз үтүен уйладым. Икенче көнне, якшәмбе көн иде, мәчеткә киттем. Корьән уку буенча дәресләр башланган гына иде.

Җәй көнендә отпускымны беркая бармыйча, Корьән укып үткәрдем. Көз көнендә мәдрәсәгә укырга кердем. Аны 4 елдан гел “5”легә тәмамладым. Мәдрәсәдә укыганда нинди генә Корьәннәр сатып алмадым: яхшы күн тышлылары, "каләм" белән укый торганнары, тәҗвид кагыйдәсен искә төшерә торганнары. Ә бу иң беренче сатып алынган Корьән ничектер һаман укылмады...

28 ел үткәннән соң мин аны тагы кулыма алдым: “Мин бит сине укый алам, Корьән!” – дидем. Беренче тапкыр сине ачкан көнемдә наданлыгым белән, бу хәрефләрне танып бетереп, сүзләр укып буламы икән?! – дип уйлаган идем бит! 

Әй күп күрдем мин бу еллар эчендә! Күпме газиз кешеләремне югалттым! Алар рухына багышлап тулысынча укырмын инде мин сине, газиз Корьәнем! Сүземдә тордым. Әллә ничә тапкыр хәтем кылып, багышладым. Бүген дә укыдым... Әлхәмдүлилләһи Раббиль гәләәмиин!

Нәсимә Садыйк.
 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading