«Апанай» мәдрәсәсендә әхлак төркеменең тәүге чыгарылышы булды.
Елга якын онлайн форматта укып, төркемдәшләре һәм яраткан остазлары белән ниһаять күзгә-күз күрешү һәм якыннан танышу шатлыгыннан да, укулар тәмамаланып, шундый җылы очрашуларга нокта куелуына борчылудан да күзләренә яшьләр килде мөслимәләрнең. Татарстан шәһәрләре һәм районнарында гына түгел, чит төбәкләрдә яшәүче кызлар һәм апалар да җыелган иде бирегә.
«Апанай» мәдрәсәсе җитәкчесе Әхмәт хәзрәт Сабиров билгеләп узганча, онлайн-мәдрәсәнең географиясе киң, анда хәтта Америкада гомер итүче татар кешеләре дә укый. Шулай ук шәкертләр арасында 86 яшьлекләр дә бар дип шаккатырды ул безне.
— Мәдрәсәдә дәресләр офлайн һәм онлайн бара. Әлхәмдүлилләһ, онлайн формат бик отышлы булды. Төрле сәбәпләр белән кеше мәчеткә килеп җитә алмый, ә укырга теләге бар. Шуны күздә тотып, онлайн формат эшләнде. Укулар, татар, рус теленнән тыш, үзбәк һәм таҗик телләрендә дә бара. Дүрт ел элек онлайн-мәдрәсәне 70 кеше тәмамлаган иде. Аннан соңгы курсларда аларның саны 200, аннары 300, 500 булды. Җиденче чыгарылышта сертификатларны 1 меңнән артык кеше алды. Һәм онлайн-мәдрәсә эшли башлаганнан бирле аны барысы 11 мең шәкерт тәмамлап чыкты, — диде ул.

Аныңча, белем алырга теләгән һәр кешегә хәзер мөмкинлекләр җитәрлек. «Һәр нәрсәнең үз хикмәте бар. Уңайсызлыкның да уңай ягы килеп чыга. Намазга, Коръән укырга вакыт табып булмый дип сәбәп таба идек, берзаман эшкә дә йөрергә, транспортка да утырырга, кибеткә дә барырга ярамый башлады, — дип, пандемия чорын искә алды Әхмәт хәзрәт
— Нишләргә кала? Укырга. Ничек итеп? Интернет аша. Шуннан кешеләр онлайн уку вариантларын сайларга кереште. Без дә моның отышлы формат икәненә инандык. Бездә бер курсны үтүче икенче яңа курсларга да язылмый калмый. Мәетне соңгы юлга озату дәресләре дә актуаль булуын күрсәтте».
Узган ел, гарәп теле, тәҗвид, тәфсирдән тыш, әхлак дәресләре дә алып барыла башлаган. «Мөселман кешесенең Коръән укый белүе генә түгел, югары әхлакый сыйфатларга ия булуы да мөһим», — ди Әхмәт хәзрәт.
«Апанай» мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров әхлак дәресләре өчен махсус дәреслек төзелүен хәбәр итте. Аны әзерләгәндә төрле чыганаклар, шул исәптән үзебезнең татар галимнәренең хезмәтләре дә кулланылган. «Әхлак ул — кешенең рухи байлыгы.
Мондый байлыгы булмаган кешене, ничек кенә белемле саналмасын, чын бәхеткә ия дип әйтеп булмый. Җәмгыятебезгә чит гадәтләр үтеп керүен күрәбез, кешеләрнең йөрәкләре карала, мәрхәмәтлелек хисләре югала бара, кешеләр үз нәфесләре турында гына уйлап яшиләр. Хәтта әти-әниләре, туганнары турында оныталар. Балаларга да тиешле тәрбия бирелми. Шушы проблемаларны күздә тотып, әхлак дәресләрен бирә башларга кирәк дигән фикергә килдек. Кеше күркәм әхлакка китап укып кына ирешә алмый, аның рухи остазы да булырга тиеш. Әхлак дәресләрен нәкъ шундый остазлар — белеме дә, тәҗрибәсе дә булган мөгаллимәләр укытты» диде хәзрәт.

Ерак араларны якын итеп, Башкортстанның Эстәрлебаш районыннан килгән Минзәлә апа Абдрашитова «Апанай» мәчете каршында эшләп килүче онлайн-курслар турында бөтен Россия буйлап эзләнгәннән соң белеп ала.
— Гарәп хәрефләрен авылыбыз мәдрәсәсендә танырга өйрәндем. Аннан Уфадагы «Ихлас» мәчетендә гыйлем өстәдем. Гомрәгә барып кайтканнан соң, Коръәнне матур итеп укыйсы килү теләге туды. Интернеттан эзләнә һәм сораша торгач, «Апанай» онлайн-курслары барлыгын белеп алдым. Онлайн формат безнең кебек читтә яшәүчеләр өчен бигрәк тә уңайлы. Шуның өстенә укулар татар телендә бара. Тәфсирне, тәҗвид кагыйдәләрен өйрәнгәннән соң, шушында ук әхлак курсларын тәмамладым. Һәм беләсезме, укуны да нәкъ менә әхлак дәресләреннән башларга кирәк икән дигән нәтиҗәгә килдем. Сәхабәләр дә әдәп-әхлакны беренче урынга куйганнар бит. Күркәм холык һәм әдәп кешене ике дөньяда да бәхетле итә, — ди ул.
Бу курслар белән генә чикләнмичә, Минзәлә ханым мәетне соңгы юлга озату курсларында да укыган. «Безнең Башкортстаннан монда бик күп кеше укый. Елдан-ел укучылар өстәлә генә бара», — ди әңгәмәдәшем.
Оренбург өлкәсеннән 78 яшьлек Халидә апа Шәйдуллина да, өлкән яшьтә булуына карамастан, һаман белем эсти. Читтән торып «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган, аннары онлайн «Мәдинә» интернет-академиясендә укыган, «Апанай» мәдрәсәсендә белем алган шәкертләренең Коръәнне оста итеп укуларын күреп, үзе дә кызыккан.
«Бу мәдрәсә башкалардан шунысы белән аерылып тора: монда махраҗ сыйфатларын бик тирәнтен өйрәтәләр», — ди ул. Яшем олы, зиһенем юк, дип Коръән укырга өйрәнергә куркып утырмаска киңәш итә. «Ниятең дөрес булса, Аллаһы Тәгалә Үзе булыша. Бу аның рәхмәте һәм хикмәте» ди Халидә апа.
Ислам динендә һәр нигъмәтнең үз зәкяте бар. Гыйлемнең зәкяте исә — аны башка кешеләргә өйрәтү, белгәнең белән бүлешү. «Әхлак» курслары тәмамлау турындагы сертификатлар алган мөслимәләргә дә алган гыйлемнәерн хәерле максатларда кулланырга насыйп булсын!
Комментарийлар