16+

Үлгәннән соң яңадан терелеп буламы?

Кыямәт көне җиткәч, кешеләр дә – язын уянган табигать шикелле –каберләреннән яңадан терелеп чыгачаклар, бу дөньяда кылган гамәлләре өчен хисап тотачаклар.  Шул турыда сөйли башласаң, кайберәүләр «әкият сөйләмә, үлеп череп беткәч, ничек яңадан тереләсең инде ул» дип кырт кисә.

Үлгәннән соң яңадан терелеп буламы?

Кыямәт көне җиткәч, кешеләр дә – язын уянган табигать шикелле –каберләреннән яңадан терелеп чыгачаклар, бу дөньяда кылган гамәлләре өчен хисап тотачаклар.  Шул турыда сөйли башласаң, кайберәүләр «әкият сөйләмә, үлеп череп беткәч, ничек яңадан тереләсең инде ул» дип кырт кисә.

Яз җитү белән бар тереклек дөньясы янәдән җанлана башлый. Үлгән, беткән, бернәрсә дә үсми торган җир дә яңадан терелеп, ямь-яшел чирәмгә төренә. Инде корып беткәндәй тоелган агачлар да яфрак яра, чәчәккә күмелә.

Табигатьнең шул күренешен күреп торган күңелгә бер фикер килә. Уйлап карасаң, һичбер нәрсә үсмәс кебек тоелган җирдән янәдән нәрсәнеңдер үсеп чыгуы, шәрә агачларның яшел яфракка төренүе могҗиза бит... Моны гадәти бер хәлдәй – гел шулай булырга тиеш кебек кабул итәбез. Ә баксаң, безне әйләндереп алган табигать үлгәннән соң терелә бит. Раббыбыз бу хакта Коръәндә фикерләргә чакыра: «Аллаһы күктән су иңдерде. Шуның белән инде үлеп бетте дигән җирне терелтте. Дөреслектә, шушы нәрсәләрдә, ишетүче кавем өчен аять (билге, дәлил) бар» («Нәхел» сүрәсе, 65нче аять). 

Шундый зур галәмне терелткәнне, кешеләрне генә терелтеп янәдән бер җиргә җыю Аллаһы Тәгалә өчен авыр булыр дип уйлыйбызмы әллә?! Мондый фикер йөртүчеләр өчен Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә: «Алар: «Әллә без, чыннан да, үлеп сөяккә һәм таралып беткән туфракка әйләнеп калганнан соң, яңадан яралтылып торгызылырбызмы?» – диделәр. Син аларга болай дип әйт: «Хәтта таш яисә тимер, яисә йөрәкләрегез өчен олуг саналган бер мәхлук булсагыз да, сез барыбер кубарылырсыз». Шунда алар: «Безне кабат тере хәлгә кем кайтарыр икән соң?» – дип әйтерләр. Ә син аларга: «Сезне беренче мәртәбә Кем юктан бар иткән булса, Шул кайтарыр», – дип әйт. Шулчак алар сиңа башларын селкерләр һәм: «Ул кубарылу кайчан булыр икән соң?» – диярләр. Син аларга: «Аның инде бик тиздән булуы ихтимал», – дип әйт. Шул көндә (кыямәттә) Ул (Аллаһы Тәгалә) сезне чакырыр һәм сез буйсыну белән җавап бирерсез. Һәрхәлдә, барча мактау Аңа (Аллаһка) гына тиешле. Шунда сез үзегезнең дөньяда (җирдә) бик аз торганыгызны уйлап куярсыз» («Исра» сүрәсе, 49-52нче аятьләр).

Кыямәт көненә, ягъни үлгәннән соң терелүгә, галәмнәрнең хуҗасы булган Аллаһы Тәгалә каршына басып, бу дөньяда яшәгән вакытта кылган гамәлләребез өчен хисап кылу булачагына ышану ул – иманның бер нигезе. Әйе, мөселман кешесе ышанырга тиешле булган алты иман нигезе бар. Шул алты баганага ышанса, ул мөселман иманлы булачак. Әлеге нигезләрнең берсе – кыямәт көненә ышану. Ни өчен нәкъ менә шушы нигезне ассызыклап китәргә булдык соң?! Чөнки иман Аллаһыга ышану белән генә чикләнми. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнән нәрсә ул Иман, дип сорагач, ул җавап итеп: «Иман – Аллаһка, Аның фәрештәләренә, Аның китапларына, Аның пәйгамбәрләренә, Кыямәт көненә, яхшының да, начарның да алдан билгеләнүенә (тәкъдиргә) ышануың ул», – дигән (Мөслим риваяте). Без: «Аллаһыга ышанам да, иманлы, җәннәтле булам», – дип уйлап йөрергә яратабыз. Ә иман нигезләренең барысына да ихластан ышанабызмы соң без, аларны ялганга чыгармыйбызмы?

Иң аянычлысы һәм халык арасында иң таралганы шул: алда сөйләп киткәнчә, «Аллаһыга ышанам» дип күкрәк кагып әйтсә дә, кеше Кыямәт көнен, үлгәннән соң терелүне инкарь итә. Ә бу исә бик мөһим иман нигезе. Ә бәлки шул мәсьәләдә кешеләрнең ышанулары зәгыйфь булганга күрә, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм бик күп хәдисләрен: «Кем Аллаһка һәм кыямәт көненә ышанса», – дип башлый торган булган һәм шул сүзләр белән ниндидер гамәлдән тыйган яки эшләргә боергандыр. 

Яхшы, бу нигезне аңладык ди, ә үзебезгә һәм җәмгыятькә нинди файда соң ул ышанудан? Кыямәт көненә ышану кешене әшәкелектән, караклыктан, кан коюдан, җәбер-золымнан һәм башка бик күп начар гамәлләрдән туктатып кала икән. Чөнки иманлы кеше белеп тора, тормыш бу дөнья белән генә чикләнми, әле мәңгелек тормыш бар, ә анда бәхетле булыр өчен монда яшәгәндә гөнһлардан тыелып, көчтән килгәнчә игелекле гамәлләр кылып яшәргә кирәк. Бары шулай эшләгәндә генә уңышка ирешеп булачак. 

Бүген нинди генә явызлыклар кылынмый. Очын очка ялгап яшәгән әби-бабайларны хәйләләп ышандырып, мошенниклар соңгы акчасын алып китә. Гарип һәм авыру балаларга дип җыелган акчаны ялган счетларга күчертеп үзләштерәләр. Соңгы вакытларда интернет тулы куркыныч хәбәр: үз баласын яки карт әнисен үтергән... Мондый мисалларны бик күп дәвам итеп була, тик язарга кул бармый.

Ә андый явызлыкны иманлы кеше эшли аламы? Юк, әлбәттә! Чөнки ул белә: зәгыйфь әби-бабайлар, гарип балалар җәзага тарта алмаса да, аны күреп торучы Зат бар һәм, ахыр чиктә, бар кылганнары өчен Аның каршысына басып хисап кылырга туры киләчәк. Һәм ул: «Хисап кылынуым җиңел булсын өчен күбрәк игелекле гамәлләр эшләргә кирәк икән», – дип уйлана башлый. Кая ул картларны, беркатлы кешеләрне алдалау?! Шул әби-бабайларга, гарип балаларга ничегрәк ярдәм итә алам икән, дип фикерли. Чөнки Раббысының ризалыгын алу, Аның рәхмәтенә ирешеп, бу дөньяда күңел тынычлыгы табу һәм ахирәттә уңышка ирешер өчен дә начарларыннан тыелып, игелекле гамәлләр генә кылырга кирәклеген белә.

Кыямәт көненең нинди дәһшәтле куркыныч көн икәнен Аллаһы Тәгалә Коръәндәге бик күп аятьләрдә тасвирлый. Ул безне кисәтеп, шул хисап көненә әзерләнергә куша. 

«Катылыгы һәм куркынычы белән җирне, вә күкләрне кагучы кыямәт көне! Никадәр каты куркынычлыдыр ул кыямәт көне! Ул кыямәт көненең катылыгы вә куркынычы ни дәрәҗәдә икәнлеген сиңа кем белдерде? Ул көндә кешеләр каты куркуларыннан тузылган чикерткәләр кебек тузылып таралып китәрләр һәм бер-берсен күрмәсләр. Һәм таулар буялган вә тетелгән йон кебек булырлар. Берәүнең, ягъни мөселманның үлчәүдә гөнаһына караганда савабы авыррак, күбрәк булса, ул мөселман җәнәттә үзе разый булган рәхәт тормышта торыр. Һәм бер мөселманның үлчәүдә савабына караганда гөнаһы авыр килсә, ягъни яхшылыгына караганда яманлыгы күбрәк булса, аның анасы (соңгы урыны) Һавийә исемле җәһәннәм булыр. Ул Һавийәнең нәрсә икәнен сиңа нәрсә белдерде? Ул Һавийә – кыздырылган уттыр» («Карига» сүрәсе).

Берәр гөнаһ кылыр алдыннан кая һәм Кем янына барачагыбызны уйласак, бүгенгебезне генә кайгыртмыйча, иртәгәге көнгә әзерләнсәк, үз хәлебезне күпкә яхшырта алыр идек. Бөек Хөкемдар каршына баскач, адвокатлар да яллап булмаячак, беркем белән дә сөйләшеп, ришвәтләр дә биреп котылып булмаячак. Бары ныклы иманыбыз һәм игелекле гамәлләребез генә котылуга һәм уңышка ирешүгә сәбәп булачак.
«Әллә ул кешеләр терелеп, кубарылачакларын уйламыйлармы Олуг кыямәт көнендә?! Ул көндә кешеләр барча галәмне тәрбия итүче Аллаһы хозурында хисап өчен басып торырлар» («Мүтаффифин» сүрәсе, 4-6нчы аятьләр).

Раил Фәйзрахманов.
Фото: https://www.freepik.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    ДжазакаЛлаху хайран, Раил хәзрәт!

    Мөһим

    loading