16+

Матур гаилә – илнең матурлыгы

Аллага шөкер, балаларыбыз балигъ булып үсеп җиттеләр. Улыбыз Алмаз армия хезмәтен үтәп, һөнәр алып, Казанда эшкә урнашты. Сөйгән кызы Рания - шәһре Болгар каласыннан. Уйлашып, киңәшеп аларны шәригать кушканча өйләнештерергә, никах укытып, төп нигездә хәләл туй мәҗлесе үткәрергә ниятләдек. Өлкән җизнәбез Халит абый: «Ширияздан абыеңнан укытыгыз. Ул гыйлемле кеше. Барысын...

Матур гаилә – илнең матурлыгы

Аллага шөкер, балаларыбыз балигъ булып үсеп җиттеләр. Улыбыз Алмаз армия хезмәтен үтәп, һөнәр алып, Казанда эшкә урнашты. Сөйгән кызы Рания - шәһре Болгар каласыннан. Уйлашып, киңәшеп аларны шәригать кушканча өйләнештерергә, никах укытып, төп нигездә хәләл туй мәҗлесе үткәрергә ниятләдек. Өлкән җизнәбез Халит абый: «Ширияздан абыеңнан укытыгыз. Ул гыйлемле кеше. Барысын...

Аллага шөкер, балаларыбыз балигъ булып үсеп җиттеләр. Улыбыз Алмаз армия хезмәтен үтәп, һөнәр алып, Казанда эшкә урнашты. Сөйгән кызы Рания - шәһре Болгар каласыннан. Уйлашып, киңәшеп аларны шәригать кушканча өйләнештерергә, никах укытып, төп нигездә хәләл туй мәҗлесе үткәрергә ниятләдек. Өлкән җизнәбез Халит абый: «Ширияздан абыеңнан укытыгыз. Ул гыйлемле кеше. Барысын да шәригать кушканча башкарыр», - диде.
Никах көненә төп нигезгә барча туганнар парлашып килделәр, якын күршеләр дә җыелды. Болгар җиреннән ерак араларны якын итеп кәләшнең туганнары килеп җиттеләр. Өстәл артына утырышкач, Нух пәйгамбәр догасын укып дога кылдык, хәл-әхвәл белештек. Табыныбызда үзебез әзерләгән хәләл ризыклар, күчтәнәчләр мулдан иде.
Мәҗлес салават әйтеп, Коръән укып, әрвахларның рухына дога кылып башланды. Ширияздан абый никахның һәр фасылын, әҗер-савапларын Аллаһы Тәгалә тарафыннан адәм балаларына йөкләтелгән фарыз, изге вазифа икәнен, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең сөннәте икәнен Коръән китабын ачып сүрә-аятьләрен укып, хәдисләр китабыннан дәлилләр китереп, яшьләрнең күңелләренә сеңәрлек итеп аңлатты. Егет белән кыз шаһитлар алдында, иман кәлимәсен әйтеп, гомерләре буе ир-хатын булып яшәргә вәгъдә бирешеп, ризалыкларын белдерделәр. Аларны тәбрикләп район имам-мөхтәсибе Сәүдахан хәзрәтнең имзасы һәм мөһере куелган Диния нәзарәтенең «Никахлашу Шаһәдәтнамәсе» тапшырылды. Ширияздан абый яшь парларга бүләк-нәсыйхәт итеп Хаҗдан кайткан намазлык, дисбеләр, Коръәннең татарча тәфсире, Татарстан мөселманнарының баш казые Җәлил хәзрәтнең «Иманлы бала» китабын тапшырды. Өйлә намазы җиткәч намаз укуның һәр мөселманга фарыз икәнен аңлатты. Намаз уку тәртибен рәсемле ярдәмлекләр күрсәтеп өйрәтте (әүвәлге заманнарда һәр татар-мөселман баласы яшьтән үк намаз укый белгәч, никах мәҗлесендә болай аңлату кирәк тә булмагандыр, бәлки). Безнең балалар өчен бик файдалы сабак булды бу.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading