“Кемнең корбан чалырга мөмкинлеге булып та, моны эшләмәсә, мәчетебезгә якынлашмасын”. Ягъни Корбан чалу билгеле бер күләмдә мөлкәткә ия булган кешеләрнең Аллаһы Тәгалә каршында һәм мөселман өммәте каршында олы бер бурычы булып тора.
Корбан гаетенең тарихы дөньяда моңарчы һәм моннан соң булмаган, кеше аңы сыйдыра алмаган, изге Коръән китабында мәңгелеккә сакланып калган һәм буыннан буынга сөйләнә торган, Ибраһим галәйһиссәлам һәм аның улы Исмәгыйль галәйһиссәламнең башларына төшкән олы бер сынауга барып тоташа. Мондый сынауны кешелекнең бүтән күргәне дә булмады – Аллаһы Тәгалә Үзенең ризалыгы өчен пәйгамбәренә газиз баласын корбан итәргә куша. Һәм бу ике бөек тәкъвалы кеше Раббыбызга үзләренең тугърылыкларын дәлилләр өчен, шушы адымга барырга әзер була. Ләкин... иң соңгы мизгелдә Яралтучыбыз аларны бу корбаннан азат итә һәм аны сарык белән алыштырып куя.
Корбан гаетенең шушы гыйбрәтле тарихыннан аңлашыла ки, Ибраһим галәйһиссәламгә җибәрелгән бөек сынауның максаты – аның газиз баласының гомерен өзү түгел: Адəм балалары Җир йөзенə яшəр өчен яратылды! Сөекле Яралтучыбыз бездән сабырлык, диндарлык һәм ихлас иманнан башка берни таләп итми. Ул бушка китерелгән корбаннардан да риза булмый, әмма ихластан Аның ризалыгы өчен шәхси милек һәм гомерне корбан итәргә әзер булу Аллаһы Тәгалә әмеренә буйсыну, Аңа ихластан гыйбадәт кылуыбызны исбатлый. Аллаһы Тәгаләнең безгә карата рәхмәте һәм яратуы чиксез булган кебек, без дә Аңа ихластан табынырга, Аның әмерләренә буйсынырга, Аның ризалыгы өчен үзебезне һәм малларыбызны корбан итәргә әзер булырга тиеш. Нәкъ шушы ниятләр белән гает көннәрендә барча мөэмин-мөселманнар Раббыбыз ризалыгы өчен корбан чалырга ашыга.
Мөхтәрәм җәмәгать! Мин кабат бөек бәйрәмне нинди санитар-эпидемиологик вәзгыятьтә каршы алуыбызны искә алырга мәҗбүрмен. Пандемия бүгенге көндә безнең арада кала бирә, шуңа күрә гает Татарстанда берничә шарт белән узачак – аларны мәчеткә килгән һәркем үтәргә тиеш. Рәхим итеп, сездән аларга бөтен җитдилек һәм җаваплылык белән якын килүегезне үтенәм: мәчеткә бары тик битлек һәм перчатка киеп, шәхси намазлыклар белән килергә тиешлекне, намаз вакытында социаль аралыкны сакларга кирәклене исегездән чыгармагыз! Кызганыч ки, мәчетләрдә әлегә берьюлы 100-дән артык кеше җыелу тыелган, шуңа күрә кардәшләребезнең күбесенә намазны дистанцияне саклаган килеш мәчет яны территориясендә укырга туры киләчәк.
Мин сезнең һәркайсыгызны шушы мөкатдәс көн, бөек бәйрәм белән ихластан тәбрик итәм. Корбан бәйрәме мөбарәк булсын һәм һәр йортка шатлык, куанычлар, иминлек һәм Аллаһының рәхмәтен алып килсен!
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар