Сез нинди китап укыйсыз?
Йосыф хәзрәт Дәүләтшин, Түбән Кама үзәк мәчете имам хатибы:
- Хәзерге вакытта Ибн Хөсәеннең гарәп телендә язылган «Кешеләрнең гөнаһлары кичерелү сәбәпләре» дигән китап укыйм. Эшчәнлегем белән бәйле рәвештә миңа дини китапларны күп укырга туры килә. Җомга вәгазьләрен әзерләгәндә дә кулланам аларны. Әлеге максаттан Ризаэддин Фәхретдиннең китаплары...
Сез нинди китап укыйсыз?
Йосыф хәзрәт Дәүләтшин, Түбән Кама үзәк мәчете имам хатибы:
- Хәзерге вакытта Ибн Хөсәеннең гарәп телендә язылган «Кешеләрнең гөнаһлары кичерелү сәбәпләре» дигән китап укыйм. Эшчәнлегем белән бәйле рәвештә миңа дини китапларны күп укырга туры килә. Җомга вәгазьләрен әзерләгәндә дә кулланам аларны. Әлеге максаттан Ризаэддин Фәхретдиннең китаплары ярдәмгә килә. Белүегезчә, ул тарихчы да, язучы да, педагог һәм күренекле дин эшлеклесе дә булган. Тәрбия турында бик күп китаплар язып калдырган. «Тәрбияле бала», «Тәрбияле ана» кебек хезмәтләрен башкаларга да укырга киңәш итәм.
Татарча сөйләмемне камилләштерү өчен Галимҗан Ибраһимов, Әмирхан Еникине укырга тәкъдим иттеләр. Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыять» әсәре көчле тәэсир итте.
Китаплар укырга яратам, күбесенчә дини эчтәлектә булган, гарәп телендә язылганнарына игътибар итәм.
Социаль челтәрләрдә марафонны #kitap #uki #uqu #китап #укы хештегы белән дәвам итәргә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар