16+

Мөселманның кардәше алдындагы биш бурычы

Сәламәтлек – иң зур байлык. Бу байлыкның кадере, мөһимлеге күзгә күренми торган була.

Мөселманның кардәше алдындагы биш бурычы

Сәламәтлек – иң зур байлык. Бу байлыкның кадере, мөһимлеге күзгә күренми торган була.

Югалткач кына сәламәт вакытта нинди бай булганыбызны аңлыйбыз. Авырганда үзебез генә түгел, янәшәдәгеләребез дә сынала. Сабырлыкның солтаны булган Әюп галәйһиссәламнең тормыш юлына күз салсак, күп еллар дәвамында никадәр нык итеп авырып та, Аллаһка зар белдермәгәнен, киресенчә, теленнән хәмед-сәна, шөкер сүзләре төшмәгәнен күрәбез. Тел дигәннән, Әюп галәйһиссәлам авыруы чиктән ашкач: “Йа, Раббым, телемә генә зыян килмәсә иде. Шулай булса, Сине зикер кылу, олуглау, мактау сүзләрен әйтә алмам”, – дигән. Бу очрак, мисал безгә авыру кеше нинди хәлдә булса да, зикердән, Аллаһны искә алудан өзелмәскә тиешлеген аңлата. Йөрәгенең сәламәт булуын да сорый Әюп галәйһиссәлам, чөнки Аллаһны ярату, Аны олылау хисләре йөрәктәге мәхәббәт, иман нуры аша чагыла. 

Моннан тыш, мөселман кеше авырса, Аллаһы Тәгалә аның гөнаһларын кичерүен дә истән чыгармаска кирәк, чөнки кечкенә генә авырлык та гөнаһларның ярлыкануына сәбәп булып тора. 

Ибне Мәсгуд радыяллаһу ганһе болай дип әйткән: “Берьюлы мин бизгәк тотып (кылтырап) авырган чагында Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм янына кердем һәм аңа: “Йә, Аллаһның Расүле! Бизгәк авыртуың бигрәк көчле”, – дидем. Ул: “Әйе, минем кылтырануым сезнекенә караганда миңа ике тапкыр күбрәк газап китерә”, – диде. Мин аннан: “Бу сиңа икеләтә әҗер-савап билгеләнгәнгә шулаймы?” – дип сорадым. Ул: “Әйе, шулай”, – дип җавап бирде, моннан соң болай дип әйтте: “Мөселман кешесен энә чәнчесә яки аннан да куркынычрак берәр нәрсә булса, Аллаһы Тәгалә моның өчен аның яман гамәлләрен ярлыкый һәм бу кеше, агач яфракларын койган кебек, гөнаһларыннан арына”, – дип әйтте (имамнар Әл-Бохари, Мөслим хәдисләр җыентыгыннан).

Авыру килгәндә, температура белән интеккәндә сабыр итеп, мөселман кешесе югары дәрәҗәләргә ирешә. Әмма һәрнәрсә сабырлык күрсәткәндә генә татлы җимешләрен бирер. Авырудан соң саулыкка ирешкән тәүге төннең таңында Әюп галәйһиссәлам “аһ” дип ыңгырашып куя. Моның сәбәбен сорагач, ул: “Һәр төн сәхәр вакытында: “Әй, авыру кешебез, хәлең ничек?” – дигән тавыш ишетә идем. Хәзер янә шул вакыт җитте, тик: “Әй, сау колыбыз, хәлең ничек?” – дигән авазны ишетмәдем. Шуңа күрә елыйм”, – дип җавап бирә.

 “Аллаһтан сиңа шифа сорыйм”
Үзебез авырган вакытта Аллаһны зикер кылу, тәүбә-истигъфар сүзләре әйтү, күркәм саырлык күрсәтү хакында белдек. Ә авыру кеше өчен нинди дога кылырга тиешбез соң? Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Әгәр берәү гомере бетмәгән авыру кеше янына килеп, җиде тапкыр шушы доганы укыса, Аллаһ, һичшиксез, аңа авыруыннан дәва бирер”, – дип әйткән.
Укылышы:  “Әсьәлуллааһуль газыыймә (“з” хәрефе сакау итеп укыла) Раббуль гаршуль газыыймә (“з” хәрефе сакау итеп укыла) әй-йәшфийәк”.
Мәгънәсе: “Бөек Гарешнең Раббысы булган Бөек Аллаһтан сиңа шифа сорыйм”.

Авыру кешенең хәлен белү
Мөселман кешесенең кардәше алдында биш бурычы бар: сәламгә җавап кайтару, кардәше төчкерсә, “Йәрхәмүкәллаһ” (“Аллаһ сиңа рәхимле булсын”) дип әйтү, чакыруын кабул итү, авыру булган кардәшенең хәлен белү, мәрхүмне озату.

Авыру кардәшеңнең хәлен белү бик саваплы гамәл, әмма бүгенге заманда аңа аз игътибар бирелә. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Мөселман кешесе иртән авыру кешенең хәлен белсә, кичкә кадәр җитмеш мең фәрештә хәл белүче өчен Аллаһка дога кылып мөрәҗәгать итәр. Әгәр ул авыру кешенең хәлен кич белсә, җитмеш мең фәрештә аның өчен иртәнге якка кадәр Аллаһка дога кылып мөрәҗәгать итәр, ә җәннәттә аның өчен җимешләр әзерләнер”, – дигән (имам Әт-Тирмизи).

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм һәрвакытта да авыру кешеләрнең хәлен белешеп торган, алар янына барган, ярдәм кирәк булганнарына булышкан. Сәхабәләр дә (Аллаһ алардан риза булсын) Расүлуллаһ үрнәгендә авыруларга булдыра алган кадәр ярдәм күрсәтеп торганнар, нәрсәләре бар, шуның белән бүлешеп яшәгәннәр.

Айсылу Юлдашева.

Фото: архивтан

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading