Бердәнбер кызын Украина җирләренә чыгарып җибәрү дә ана кешегә рәхәт түгел. Әмма кирәк, анда кемнеңдер газиз баласы халыктан ярдәм көтә. Кызы куркыныч сәфәргә чыгып китсә дә, игелекле эштә. Ана шулай дип юата үзен. Авыл халкы белән бергә Раилә апа да кызы эшли торган Ташкичү клубына челтәр үрергә йөри. “Егетләргә бераз файдам тисен, дим. Тәнзилә белән хезмәттәше Гөлфия юлга чыгып киткәч, йокысыз төннәрем башлана. Барма, дип тә әйтә алмыйм. Анда бит кемнеңдер газиз балалары. Егетләр алар килгәнне сагынып көтеп тора. Кызым, җаным, телефоның тота торган урыннарда исәнлегезне әйтеп хәбәр җибәр дим”, – ди Райлә апа.
Тынычлык сагында чит туфракта торучы егетләргә меңләтә авыр икәнен аңлый Райлә апа. Ярый ла ул, сагынуын басар өчен туган якта үсә торган үсентеләрне моннан алып китеп бакчасына утырта. Ә егетләрнең шартлары бөтенләй башка. Кызы үз күзләре белән күреп кайткач, әти-әнисенә дә сөйли. Бергәләп алар өчен борчылалар. Райлә апа Үзбәкстан якларында безнең якларда үсә торган үлән күрсә, безнең як үләне бит бу дип яратып карап тора. Ә егетләр алай хисләнә алмый, алар көрәш сызыгында. Менә шуларны уйлый да, шөкер итә. Аңа тагын ни кирәк. Балалары инде үсеп җиткән. Өч улы үзе яши торган илдә. Бер улы апасы янына Татарстанга кайтып төпләнгән. Менә шул сагыну гына бар.
– Кычытканга кадәр кадерле. Мин бит аны сулар сибеп, бакчамда иркәләп үстерәм. Узган җәй Тәнзилә җир җиләге үсентесе алып килде, аны үстерә башладым. Ганиҗан да безнең як табигатен ярата. Ул да кышны сагынып, һава сулыйм, дип кайта. Балалар да, оныклар да, туганнарым да үзен сагынып көтеп тора. Тәнзиләнең балалары кечкенә вакытта җәйге чорда да кайта иңдек. Ул вакытта бакчадан кермәде, чебиләргә кадәр үстерде.
Комментарийлар