16+

«Мин сезгә эш колы булганчы, үз балаларымны үстерәм!»

Шомлы хәбәр авыл буйлап тиз тарала. Эшкә дип еракка киткән ирдән кайтып ирешкән кайгылы хәбәр кемне дә аяктан ега.

«Мин сезгә эш колы булганчы, үз балаларымны үстерәм!»

Шомлы хәбәр авыл буйлап тиз тарала. Эшкә дип еракка киткән ирдән кайтып ирешкән кайгылы хәбәр кемне дә аяктан ега.

– Иренең гәүдәсен капчыкка тутырып кайтарып бирәселәр икән. Нихәлләр түзәр инде Миләүшә... Дуска түгел, дошманга да язмасын. Шул тиклем ерак җиргә Тәлгать үлемен эзләп киткән инде.

Авыл халкы әнә шулай гөжли ул көннәрдә. Ә Миләүшә ханымның йөрәгеннән кан сава. Газиз балаларын, хатынын калдырып үлем кочагына атылды микән ни Тәлгате? Инде ничекләр итеп яшәр соң? Ансыз тормышларның җаен табылырмы…

Бәхетле буласы килсә дә...

Яшел Үзән районының Бузый авылында җыйнак кына гомер итүче Миләүшә апа Вәлиева белән моннан 45 ел элек булган хәлләрне кабат хәтердә яңарттык. 28 яшеннән тол калган ханым, гомер юлын сыңар кичкән. Балаларын үстергән, тормыш көткән. Бик бәхетле буласы килгән мәлләрен күңел түренең иң ерак почмагына яшергән. Исемен гомер бакый аклап яшәгән. Тапларга тырышмаганнар диме? Тол хатынның итәге кыңгыраулы диләрме әле, ләкин саф күңелгә тап төшми.

– 28 яшендә кайбер кызлар кияүгә дә китмиләр әле. Ә мин янып яшәр мәлләремдә тол калдым. Төрлесен ишеттерделәр. Дөньяга сыймаслык гайбәтен дә сөйләделәр. Фермада сыер саудым, елның  елында алдынгылар исәбеннән төшмәдем. Без бит ул елларда мактау такталарына кызыкмадык, беренче булыр өчен дип түгел, эшне сөеп эшләдек. Кечкенәдән шулай өйрәткәннәр инде, тырышып-тырмашып көн иттек – дип хатирәләрне барлый Миләүшә апа.

Ә бит тырышлыкның үз җимеше: хезмәт иясен мактаулы итеп, дәрәҗәсен бер баскычка югары күтәрә.

– Авыл җирендә яхшылыгыңнан да кер эзлиләр бит ул. Үч иткәндәй мине авыл җирлеге идарәсенә депутат итеп сайладылар. Менә шуннан соң көн бетте миңа. Әле бит депутат итеп сайландың да бетте түгел, гел җыелышка җыялар. Авыл кешесенең аңа вакыты бармы? Эш тә эш... Анда фермада эшләп йөргән кара халатың белән барып утыра алмыйсың, районнан җитәкчеләр килә! Яулыгыңның да матуррагын бәйлисең, күлмәкнең дә арурагын киясең. Матур киенгәч, урам буйлап барырга ояла идем. Качып-посып кына арттан китәм. Урам буйлап күкрәк киереп барырлык абруем да зур югыйсә, оялам! Аннан тол хатынның тормышы да гел гозерле, йомышлы бит аның. Печән йә салам алып кайтырга кирәкме, бакча сукалыйсы бармы, үтмәс чалгыңны кайратырга гел кеше иренә ялынып керәсең. Берәрсе сүзеңне тыңлап, көпә-көндез бер олау чапкан печәнеңне алып кайтып бирсә, иртәгәсен исемең бозыла, йөриләр икән, дип сөйләргә керешәләр... Минем күңелдә ирләр кайгысы идеме, сеңлем? Мин бит ирем нигезендә, кайнанам белән яшәдем әле. Нахак сүзләргә күп түздем. Сабырлыкларым ахирәт көннәремә бер әҗер! – ди Миләүшә ханым.

Нахак сүзләр...

Ир иркәсе бәхетендә нибары алты ел яшәп калган ханымны нахак дигәне шактый елата.

– Кайнанам бик әйбәт кеше иде. Бервакытта та кимсенерлек итмәде. “Нәрсәсенә исең китә, кызым? Эт өрә тора, кырда бүре эзе генә әнә.  Кара эчле кешеләрнең авызын томалап бетерә алмыйсың, сөйләсеннәр, сөйләп туйгач туктарлар әле”, – дия иде. Мин аны әле дә сагынам. Кайнанам янында үз кызы кебек егерме сигез ел рәхәттә яшәдем, барысы өчен дә рәхмәт аңа! Фермага иртүк чыгып йөгерәсең, учак янында кайнашып торырга вакыт юк. Битне юган да эшкә элдергән кеше мин. Ә эштән кайткан җиремә гел кайнар ризык әзерләп куя иде ул. Йортта нинди эш бар эшли торды. Кер юарга тотынсам да килеп булышты, балаларымны үстереште. Әнкәй белән тормыш арбасына икәүләп җигелгәнгә дә кыен тоелмады яшәүләре! Ярты сүздән аңлаша идек, татулыктан өзелмәдек! Йомшак холыклы кеше иде мәрхүмә. Авырып китте. Үзем янында саклыйм. “Син, балам, минем өчен тугансың! Рәхмәт сиңа, мине хөрмәтләп яшәдең, әйбәт тәрбияләдең,” – дип елый-елый әйтте. Балам, дип эндәшә иде ул миңа. “Әле минем пенсия акчасына яши идек. Үлсәм, балам, акчага тилмерерсең инде, ничек яшәрсең, – дип кайгырды. Мин үз әниемнән дә кайнанамнан күргән җылылыкны тоймадым. Артык кырыс иде минем үз әнием, – ди Миләүшә апа.

Тел очында бөтерелгән сорауның өстенә үк үзе китереп басты әңгәмәдәшем. Бәлки, иренең вафатыннан соң үз әнисе янына кайтып яшәсә, аның тормышы бөтенләй башка эздән тәгәрәр иде дә...

– Әни кияүгә киткәнлегемне белгәч, бер генә өстәл какты. “Атылган җиреңә гомерлеккә таш булып батасың. Иреңнән уңасыңмы, юкмы бел – артка юл юк. Аерылам, дигән сүзең белән күземә дә кайтып күренмисең, диде. Әнинең тезгене кызка иде шул, кечкенәдән артык иркәләмәде. Биш кыз үстек. Иркә-назлар тәтемәде. Әнинең әнисен әз генә хәтерлим, ул да сукыр иде мәрхүмә. Чисталык ягына бик каты иде әни. Көн саен өй юдыргандай итеп, идән, тәрәзә төпләрен тәртипләтте. Анысын да гомергә җитәрлек итеп сабак биргән. Әгәр дә кайнанам үз әнием кебек кырыс булса, аның янында мин бәлки Тәлгатьтән соң гомер дә итә алмас идем. Минем бәхетемә ул бик сабыр, йомшак холыклы, киң күңелле иде, юмарт, кече күңелле иде, – ди Миләүшә апа.

Язмышлар артык кырыс....
Язмыш сынауларының төрлесен кичә адәм баласы. Ләкин Миләүшә апа биштәренә салынганнарын һәр кеше дә күрмәс.

– Тәлгат йорт җанлы иде мәрхүм. Шул кадәр тырыш ир булып чыкты! Мин килгәнче үк әни белән йорт җиткергәннәр. Ул елны аны болай да Апас ягына салам прессларга җибәргәннәр иде. Казахстан якларына барып эшләсәң, акчасын тагын да күбрәк түлиләр икән, дип читкә китәргә кызыкты. Тормышны һаман да күтәрәсе, яхшырак итәсе килде аның. Апаста гына эшлә зинһар, китмә еракка, акчаның да булганы җитәр, дип тә әйтеп карадым. Тыңламады. Элек үзебезнең киң кырларда икмәк иксәләр дә, саламны гел ерактан кайтарта иделәр. Ул елны безнең күмәк хуҗалык беренчеләрдән булып кузгалды. Берничә ир-ат белән Тәлгат тә китеп барды. Җиде генә көн эшләп калды бичара. Эшкә бик каударлы иде инде мәрхүм, көне-сәгате белән эшкә керешә, ялга да туктамыйча, баш күтәрмичә эшли – гадәте... Салам пресслый торган җайланмага җиңе эләккән дә, суырылып кереп тә киткән. Бер дигәнче гәүдәсен турап та биргән. Күмәк хуҗалык идарәсенә шалтыратып әйткәннәр, Тәлгат белән киткән эшчеләр кайтып җитми торып, безгә хәбәр бирмәделәр. Белгәч, бик кыен булды инде... “Миләүшә, бәлки синең ирең дә туралмагандыр әле, ялгышалардыр кебек. Гәүдәсен алып кайтсыннар, күрик. Синеке түгел ул, валлаһи, күңелем шулай сизә!” – дип эшкә барган саен Вафирә апа юата торган иде. Вафирә апа да мәрхүм инде... – ди әңгәмәдәшем.

Авыл халкы өчен ят хәл, чынлап та ир гәүдәсе кисәкләргә үк туралдымы икән дип баш ваталар. Йорт саен сөйләшенгән бер үк сүз дөрескә чыга.

 – Кисәкләргә туралып беткән иде шул. Аның гәүдәсен, чынлап та, ике капчыкка тутырып кайтканнар. Моргта кул-аякларын җыя алмадылар. Башы да юк иде... Күз, ирен, эчке әгъзаларын эзлисе дә түгел... Гәүдәсен җыя алган кадәр тырышканнар да соң. Корсак куышлыгына сөлгеләр, җәймәләр тутырганнар. Мин үзем карадым. Елап үләрлек иде, сеңлем. Үләсенә каршы микән, ашыккан ул бичара. Мондагы терлекләр ачтан үлә дигәнме, тизрәк азык кайтарып җибәрергә кирәк, дип никләр генә кызулаган диген, – ди ул.

Дөньялыкның үз өмете бар – әтиләрен исән килеш көткән балалар! Әтилек тәхетен алар да бик иртә югалталар.

– Гөлнарага – дүрт, Айратка өч кенә өч кенә яшь иде әтиләре үлгәндә. Гөлнара кыз бала булганга да сабыр иттеме, Айрат әтисен бик сагынды. “Мин әти белән йоклыйм!” – дип, кич җитүгә каршы йортта яшәүче Әкрам абыйларга кереп китә иде. Бала чит иргә ияләшмәсен, алып чык, дип кайнанам елый. Керсәм, Айратның чыгасы килми. “Калсын инде, тагын бер төн кунсын! Бала бит!” – дип күршеләр үзен яклый. Йөрәкнең кан-яшь түккән көннәре күп булды, сеңлем. Гөлнара белән Айрат хәзер дә, их әти исән булса, диләр әле. Гөлнарамны шәфкать туташына укыта алдым. Башкалада эшли. Гаиләсе бар. Киявем дә Айрат исемле. Бер генә бөртек бала үстерделәр. Айрат улым янымда калды. 50 яшь тула үзенә, өйләнергә уйламый да! – дип елмая Миләүшә апа.

Димләп булса да яр табарга кирәк үзенә, дип шаяртам. Ләкин никахлар да күкләрдән – Аллаһы рәхмәте белән ирешә.

– Көчләп яраттырып булмый бит. Мин күрсәткән кызны ул ошатырмы? Эштән кайта да гел өйдә генә, чыгып йөрерлек җир бармыни авыл җирендә? Бик тыйнак ул, оялчан. Рәхмәт, һәр сүземне тыңлый, мине хөрмәт итеп яши. Тормышта төп терәгем дә ул. Бар хезмәтем аның кулында. Айратны ирләр эшенә, рәхмәт, Илдар җизнәсе өйрәтте. Ул булмаса кулы эш белмәс иде дим. Җитлегә төшкәч, туганыбыз Назыйм абый аны ындыр табагына ияртеп китте. Тугызынчы сыйныфны бетергәне бирле Айрат шул хезмәттә эшләде. Үзем кебек эшчән ул. Авылдашлар беләләр, холкы да сабыр, бик гадел! – ди әңгәмәдәшем.

Төшләрдә күрешәсе иде дә...

– Керми Тәлгат төшләремә. Бер генә күрмәдем үзем. Күрше әбисенә дә бер генә керде. Кулында ике гөл икән. “Шушыларны Миләүшәгә генә бирсәнә. Бик матур итеп үстерсен!” – дигән. Гөл дигәне ике балабыз! Нәрсә әйтергә теләгәндер. Бүтән иргә чыкмадым, Тәлгат шуны әйтергә теләде булса кирәк. Никахыбызны тапламыйча, газиз балаларыбызны бик яратып үстердем. Сорап килүчеләр булды, ризалашмадым. “Мин сезгә эш колы булганчы, үз балаларымны үстерәм!” – дидем. Аллаһыга шөкер, толлык дәрәҗәм зур! Туганнарым ишле! Алар мине тугрылык белән яшәгәнгә дә хөрмәт итәләр, үз күрәләр! Балаларым тәртипле! Олыгайган көннәремдә төп терәгем дә, бәхетем дә, шатлык-юанычларым, куанычларым да алар! – ди Миләүшә апа.

Менә ул әни бәхете! Бәхетенең иркен тәхете – балалары, оныклар.! Балалары өчен җан атып яшәвенең рәхәтен татып яши – кадердә, хөрмәттә, тәрбиядә. Җир йөзендә килеп яшәвенең дә төп асылы шуннан гыйбарәт: бер дигән нәселе кала җирдә  

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading