16+

Җәһәннәм Коръәндә ничек сурәтләнә?

Соравыбызга «Өмет» мәчете имам хатибы Равил хәзрәт Бикбаев җавап бирә.

Җәһәннәм Коръәндә ничек сурәтләнә?

Соравыбызга «Өмет» мәчете имам хатибы Равил хәзрәт Бикбаев җавап бирә.

– Аның турында бик күп сүрә-аятьләрдә искә алына. Әйтик, «Духан» сүрәсендә җәһәннәм кешеләренең ашавы турында әйтелә. Алар анда зәккум дигән агачның җимеше белән тукланачак. «Хакыйкатьтә, җәһәннәмдә үсә торган зәккум агачының бик ачы җимеше – явызлыгы күп булган имансызларның ашамлыгыдыр. Аны ашаган кешеләрнең эчендә ул су кайнаган кебек кайнар». «Саффат» сүрәсендә әлеге җимеш турында тагын да куркынычрак сурәтләнә: «Җимеш энәле булып, ашаганда тамакны ертыр, ачылыгы тамакны көйдерер. Дөреслектә ул агач җәһәннәмнең төбеннән чыгып үсәдер». Зәккум агачы белән ризыкланганнан соң, динсезләр, сусаганнарын басар өчен, гөслин дигән эчемлекне эчәләр. Сусаганнары басылмый, киресенчә, су аларның эчләрен көйдерә, тагы да катырак эчәселәрен китерә. Ул суның кайнарлыгыннан аларның карыннарында булган нәрсәләр һәм тиреләре эрер. 

– Җәһәннәм әһелләренең киемнәре булачакмы? 
– Анда кием бар. «Хаҗ» сүрәсендә әйтелгәнчә, иман китермәгән кешеләргә уттан киемнәр кисәрләр һәм кидерерләр, җәһәннәмнең кайнар суы аларның башыннан коелыр. Аларның киемнәре утта кыздырылган бакырдан яки сагыздан булып, йөзләрен ут каплар («Ибраһим» сүрәсе). Тәмугта күләгә дә бар, әмма кара төтеннән булган күләгә салкынча булмас. Андагы эсселектән баш мие кайнар. Андагы ут без белгәннән 69 тапкырга көчлерәк. Аллаһы Тәгалә, һәр кайчан тиреләре янып бетсә, тәннәренә яңадан тире үстерербез, газапның катысын татысыннар өчен, ди («Хатыннар» сүрәсе). Әмма тәмуг никадәр генә куркыныч күренсә дә, адәм балалары нишләптер үз-үзләренә золымлык кылып, Аллаһка итагать итмичә, үзләрен җәһәннәмгә әзерли. Тәмугка акча түләп тә барырга ризалар. Тәмәкене, аракыны, наркотикны бушка бирмиләр, акча түләп аласың бит. Ә җәннәткә юл бушка. Намаз укыган, ураза тоткан, мәчеткә йөргән өчен акча түләргә кирәкми. Шуның өчен Аллаһның әмерләренә буйсынып, Ул кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә кирәк. 

Дилбәр Гарифуллина әзерләде
Фото: https://pixabay.com/

 


 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading