— Аллаһы Тәгаләгә, ни өчен миңа теге яки бу авыруны бирдең, дип әйтү гөнаһмы?
— Бу гөнаһ сүз. Аллаһ барысын да белеп бирә. Ул, кеше күтәрә алмастай авырлыкны бирмәм, дигән. Күргән кайгы-хәсрәтләребезнең әҗер-савабын бу дөньяда да, ахирәттә дә күрәчәкбез. Шундый риваять бар. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламгә эпилепсия белән авырый торган бер хатын килгән. Ул, и Аллаһы Тәгалә илчесе! Намаз укыйм, ураза тотам, корбан чалам, ни өчен Аллаһы миңа шул авыруны бирде соң, дип зарлана. Миңа шифа бирсенгә минем өчен дога кыл әле, син дога кылсаң, Аллаһ аны кабул итә, дип ялвара.
Пәйгамбәр (с.г.в.) моңа әйтә: «Мин синең өчен дога кылам, Аллаһ аны кабул итә. Аның рәхмәте белән тереләчәксең, ләкин шунысы бар: Аллаһының шушы сынавына түзсәң, Ул сине җәннәткә кертә, - ди. - Син авыруыңа риза булып, җәннәткә керәчәксең, ә менә авырудан шифа алып җәннәткә керүең икеле». Хатын бу сүзләрдән соң Аллаһ биргән шушы нигъмәтне, ягъни авыруымны кабул итеп, ахырдан җәннәткә керермен, дигән нәтиҗәгә килә. Аның авыру өянәге кузгалганда итәге ачылып китеп, гаурәт җирләре күренә торган була. Шуңа да Пәйгамбәр аның өчен, Раббым, гаурәт җирләре ачылмасын иде, дип дога кыла. Шулай итеп ул дога да кыла, җәннәткә керү юлын да күрсәтә.
— Бәла-казага юлыкканда, авыру килгәндә нишләргә?
— Аллаһыга дога кылырга кирәк. Аны үз телеңдә җиткерсәң, дөресрәк тә, чөнки нәрсә сораганыңны аңлап сорыйсың. Иң элек тәһарәт алып, кыйблага карап, кулларыбызны күтәргән хәлдә Аллаһыга рәхмәт әйтергә, аның биргән нигъмәтләренә шөкер итәргә кирәк. Авыру килгәнче, син сәламәт булгансың, бәла-казага юлыкканчы, тормышың түгәрәк булган. Менә шулар өчен Раббыбызга рәхмәтләребезне җиткерергә тиешбез. Аннары Мөхәммәд пәйгамбәргә салават әйтәбез. Белеп һәм белмичә кылган хаталарымны гафу ит. Иншалла, аларны кабатламаска тырышырмын, дип, Аллаһыдан гөнаһларыбыз өчен гафу үтенәбез. Шуларны әйткәннән соң, үзебез нәрсәгә мохтаҗ, шуны сорыйбыз.
— Аллаһы Тәгалә тәкъдиренә яки әмеренә сабыр булып яшәүдән кала тагын нәрсәләргә сабыр итәргә тиешбез?
— Сабырлыкның икенче төре - гөнаһлардан тыелу өчен сабырлык. Аракы эчү, зина кылу, гайбәт сөйләү кебек гөнаһ төрләрен беләбез. Аларын санап үтәргә дә кирәкми. Алардан кала тагын бер гөнаһ - ширек китерү, ягъни Аллаһыдан башка кемгә дә булса гыйбадәт кылу. Яшьләр арасында хәзер гламур тормыш дигән сүз модада. Алар матур тормышка омтыла. Аларга машинаның кыйммәтлесе кирәк, киемнең модалысын аласы килә. Аллаһы Тәгалә турында онытып, гламур тормышка омтылалар. Гыйлем алу өчен дә сабырлык кирәк. Дөнья куып газета белән танышырга, китап укырга сабырлык җитми. Матди байлыкка гына кызыгабыз. Әмма без аны үзебез белән алып китә алмыйбыз. Ә гыйлем үзебездә кала. Ул акча кебек кимеми. Үз өстеңдә эшләсәң, артып кына тора. Һәр нәрсәгә сабыр һәм түзем булып яшәргә өйрәнсәк, Аллаһыбыз безне ярдәменнән ташламас.
Мин бик тиз кызып китүчән кеше. Вак кына нәрсәгә дә кызып китәм, кешеләр белән аралашканда үземне дә сизми бәхәскә керәм. Шушы холкым аркасында тормышта күп кенә күңелсез хәлләргә юлыкканым бар. Киңәш бирегезче, үземдә сабырлыкны ничек тәрбияләргә икән?
Айгөл Хәсәнова
Әлеге хат белән без психолог Илдар АБИТОВка мөрәҗәгать иттек:
- Тиз кызып китүчәнлекне җиңәр өчен сулыш алу күнекмәләрен эшләргә кирәк. Менә хәзер-хәзер кызып китәчәгегезне сизсәгез, сулыш алуыгызга игътибар итегез. Ул ешая һәм сулыш та алай тирән булмый. Ашыкмыйча бишкә кадәр санап тирән итеп тын алыгыз да өчкә кадәр исәпләп, сулышны тотып торыгыз, аннары кабат бишкә кадәр санап, сулышыгызны чыгарыгыз. 18-25 тапкыр шулай эшләгәннән соң, эмоцияләрегез «энәләрен» яшерер. Бу вакытта күз алдыгызга һәр сулышыгыз белән ачу-ярсуыгызның караңгы төстәге бер болыт кисәге булып чыгып китүен китерсәгез дә яхшы.
Башлаган эшемне ахыргача тәмамлый алмыйм, күбесен ярты юлда ташлап калдырам. Түземлегем җитсен өчен нәрсә эшләргә кирәк?
Ләйлә Камалиева
Сезгә иң элек үзегез өчен шуны ачыкларга кирәк - аны ни өчен эшләргә җыенасыз һәм аңардан нинди нәтиҗә көтәсез. Әгәр дә кеше ул эшнең асылын һәм төп максатын аңласа, теләсә нинди күңелсез, эчпошыргыч шөгыльне дә ахырга кадәр башкарып чыга ала. Әйтик, сез штанга күтәрәсез ди. Аны нинди максаттан чыгып эшлисез: бернинди максатсыз гынамы, әллә көчле булыр өченме йә булмаса ниятегез чемпион булумы. Максатыңны төгәл билгели алганда, ул шөгыль күңелеңә дә якын була, нәтиҗәсенә дә ирешелә.
«Җилкәннәр җилдә сынала»
Язмыш синең тез астыңа китереп сукса - егылмас өчен, якасына ябыш. Утларга салса - үзең аннан да көчле ян, шулвакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга салса - күбек булып өскә күтәрелмә, асылташ булып төпкә бат: ялтыравыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә - яңгыр тамчыларына кушылып, җиреңә төш. Карурманнарда адаштырса - кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса - чишмәгә әверелеп, иреккә ургы; җиргә күмсә - орлык шикелле тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса - йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракларда да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә ала. Түземнәр генә бәхеткә лаек!!!
Фәнис ЯРУЛЛИН
САБЫРЛЫК ӨЧ ТӨРЛЕ БУЛА
1. Бәла-казаларга карата булган сабырлык. Әгәр каза Аллаһ колының малына, җанына һәм баласына төшсә, кешенең бу бәхетсезлекне туктатырга көче дә, белеме дә җитмәсә, ул вакытта риза булып сабыр итәр. Зилзилә, су басулар, сугышлар кебек хәлләрдә авырлыкларга чыдап, сабыр итәргә кирәк. Сабырлыкның савабына ышанмаганнар, бәхетсезлекләр каршысында өметсезлеккә төшеп, дөньядан бизәрләр, алар өчен тормышның тәме калмас. Коръәндә Аллаһы Тәгалә әйткән: «Сезне бераз курку һәм ачлык белән, малларыгызны, җаннарыгызны вә җимешләрегезне бераз киметеп имтихан кылырбыз. Син сабыр итүчеләргә сөенеч бир». Коръән аяте. («Бәкара» - 155).
2. Гыйбадәтләрне сабырлык белән кылу.
3. Гөнаһ эшләрне кылмауда сабырлык итү. Бу уңайдан Пәйгамбәребез болай дигән: «Көрәштә иптәшләрен җиңгән кеше түгел, ә нык ачуланган хәлдә, сабыр итеп, ачуын җиңгән кеше көчле була».
Ризаэддин ФӘХРЕТДИН
ХИКМӘТЛЕ СҮЗЛӘР
- Берегезнең басып торган хәлендә ачуы чыкса - утырсын, утырып та ачуы бетмәсә - ятсын. Ятып та ачуы бетмәсә, барып тәһарәт алсын.
- Сабыр төбе - сары алтын.
- Көрәштә иптәшләрен җиңгән кеше түгел, ә бәлки, нык ачуланган хәлдә, сабыр итеп, үз ачуын җиңгән кеше генә көчле кеше санала.
- Сабырлык - ир күрке.
- Сабырлык - түземле булу, авыр хәлләр килгәндә чыдам булып, үзеңә хуҗа булу, ямьсез сүзләр һәм начар хәрәкәтләрдән тыела белүдер.
- Сабырлык - иманның яртысы.
- Ошамаган күп нәрсәләреңә сабыр итмичә, ошаган нәрсәләреңнең азына да ирешә алмыйсың.
- Бары тик сабыр итүчеләргә хисапсыз мөкафәтләр, саваплар булачак.
- Сабыр иткән - морадына җиткән.
- Сабырлык - мөселманның коралыдыр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Дилбәр Гарифуллина
Комментарийлар