Казанның «Гаилә» мәчетендә ХXIV Бөтенроссия «Сөембикә энеләре һәм сеңелләре» дини-милли бәйгесе узачак.
Бәйге катнашучылары 4 яшь категориясе буенча көч сынашачак: 3-6 яшьлекләр; 7-10 яшьлекләр; 11-14 яшьлекләр; 15-18 яшьлекләр. Сораулар өч төркемгә бүленә: Коръән китабы, тарих һәм танылган шәхесләр, дини сораулар ( Гыйбадәте исламия китабы буенча). Оештыручылар барлыгы 264 сорау әзерли, ә аларга җавапларны алдан телеграмм-каналга чыгарып барачаклар.
– Безнең максатыбыз балаларны бәйгедә катнашырга җәлеп итү. Рухи-әхлакый тәрбия бирергә, милли тарихыбызны өйрәнергә этәрергә тырышабыз. Сораулар һәм җаваплар татар телендә. Быел бәйгедә миллилеккә басым ясыйсыбыз килде. Үзебезнең татар дини китапларына нигезләнгән сораулар да бар, – диде “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.
Бәйгене 1997 елда җәмәгать эшлеклесе Альмира Әдиятуллина башлап җибәрә. Бүген бу эшне абыстай Сиринә Шаһимәрданова дәвам итә.
– Альмира апа бу бәйгене оештырып җибәргән вакытларда вәзгыять бик авыр иде. Бу конкурсны төрле мәчетләрдә үткәрдек. Бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләргә дә кирәк. Сәдаканы таныш-белештән, хәтта базарда җиләк-җимеш сатучылардан да җыйган чаклар булды. Хәзер иганәчеләребез, һәрдаим ярдәм күрсәтүче кешеләребез бар, – ди Сиринә абыстай.
1, 2, 3 урыннардан кала, катнашучылар 50 гә якын номинациядә бүләкләнәчәк. Бәйге 5 апрель иртәнге сәгать 9.00да башлана. Катнашу өчен бәйге үткәрелә торган көнне “Гаилә” мәчетенә килеп теркәлергә кирәк. Гәбдерәшит Фәизов сүзләренчә балалар дингә тартылалар.
– Балалар Коръәнне укыйлар, ятлыйлар. Быел февральдә ике егет һәм ике кызны тулысынча Коръәнне сөйләп бирделәр. Аларны бүләкләдек. Аларның өчесе ( бер малай һәм ике кыз) бер гаиләдән. Бер егетебез Новосибирскида үткән Коръән бәйгесендә беренче урынны яулап алды. Балаларны бераз кызыксындыру өчен бүләкләр, күчтәнәчләр дә бирәбез, – ди ул.
Сүз уңаеннан, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин якынлашып килүче Рамазан ае белән котлады. Бу бәйге Рамазан аеның бер матур йомгагы булыр ди ул.
– Рамазан ае – бик дәрәҗәле ай. Әгәр эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына таянсак та, бу айда статистика яхшы якка үзгәрә, чөнки Аллаһ Тәгалә шайтанны юк итә. Кайчан күрше, дус-туган белән дуслашыйм дип уйласагыз, бу айда иң зур – фүрсәт, – дип өстәде Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.
Солтан Исхаков фотосы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар