16+

Салават әйтүнең хикмәте

Аллаһы Тәгалә Коръән аша намаз укуны, ураза тотуны, хаҗ кылуны үтәргә куша. Шулай ук Коръән-Кәримдә пәйгамбәрләрнең күркәм сыйфатларын бәян итә.

Салават әйтүнең хикмәте

Аллаһы Тәгалә Коръән аша намаз укуны, ураза тотуны, хаҗ кылуны үтәргә куша. Шулай ук Коръән-Кәримдә пәйгамбәрләрнең күркәм сыйфатларын бәян итә.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм турында Аллаһы Тәгалә башта Коръәндә сөйли, аннары Үзе пәйгамбәр галәйһиссәләмгә салават әйтә, шулай ук бу гамәлне фәрештәләр дә эшлиләр һәм мөселманнарга да салават әйтергә әмер итә.

Салават ул Рәсүл Әкрәм галәйһиссәләмне олылап-хөрмәтләп, мәрхәмәтлелек һәм ярату белән әйтү. Рәсүлүллаһ галәйһиссәлам әйтте: “Кем минем исемемне кешеләр арасында искә төшерсә, миңа салават әйтсен. Бер тапкыр әйтүчегә Аллаһ 10 мәртәбә салават әйтер, 10 гөнаһысын юар, җәннәттә 10 баскычка кадәр дәрәҗәсен күтәрер. 10 мәртәбә әйтүчегә Аллаһ язар: “Син монафыйклыктан һәм җәһәннәм утыннан иминсең!” Ә кыямәт көнендә шаһитлар белән кубарылыр. 100 мәртәбә әйтүчегә 1000 салават бәрабәрен бүләкләр. Кем салаватны күбрәк яратып әйтсә һәм миңа иярсә, кыямәт көнендә мин аңа шаһитлык китерермен һәм яклармын, ди.

Салават әйтүнең максаты – Аллаһы Тәгаләнең әмерләрен үтәп, Аңа якынаюбыз һәм мөбарәк булган пәйгамбәрнең хакларын үтәү.

Кем көненә 10 мәртәбә пәйгамбәр галәйһиссәламгә салават әйтсә, аңа Җәбраил галәйһиссәлам кыямәт көнендә сират күперен яшен тизлеге белән кичәргә ярдәм итәчәк. Газраил галәйһиссәлам аның җанын алганда хәтта ул аны сизмәс тә. Бу бәндәнең гөнаһларын ярлыкасын өчен Исрафил галәйһиссәлам сәҗдәгә китеп, Аллаһы Тәгаләдән ялварып сораячак. Микаил галәйһиссәлам аңа кәүсәрдән үзе су эчертер.

Салават әйтүчегә Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы булыр. Шулай ук Аллаһның рәхмәте, яклавы һәм Аның ачуыннан имин ителер, дәһшәтле кыямәт көненең куркынычыннан сакланыр, үлгәндә җәннәттә үзенең урыны билгеле булыр. 

Салаватны әйткәндә, пәйгамбәр галәйһиссәламне, аның бөтен күркәм сыйфатларын күз алдында тотарга кирәк. Ул Аллаһка гыйбадәт кылды, диндә авырлыклар, михнәтләр кичерде, өммәте өчен тырышты, барлык кешеләр бәхетле һәм җәннәтле, җәһәннәм утыннан имин булсыннар өчен кайгырды.


Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәнов, 
Питрәч районы Көек авылы имамы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading