16+

“Син миңа суккач, мин Аллаһыдан сиңа җәннәт сорадым”

Бервакыт Ибраһим бине Әдһәм дала буйлап барганда, каршысына бер хәрби очрап: “Монда иң якын авыл яки шәһәр кайда?” – дип сорый.

“Син миңа суккач, мин Аллаһыдан сиңа җәннәт сорадым”

Бервакыт Ибраһим бине Әдһәм дала буйлап барганда, каршысына бер хәрби очрап: “Монда иң якын авыл яки шәһәр кайда?” – дип сорый.

Ибраһим хәзрәт зиратка төртеп күрсәтә. Аның әлеге сүзләренә ачуы килгән хәрби ачуланып, аның башына сугып җибәрә дә, сүгенеп юлын дәвам итә.
Ерак китәргә өлгерми, юлчыларга тап була. Алар хәрбигә аның бик тәкъва һәм гыйлемле кешене түбәнсеткәнен әйтә. Хәрби кеше кылган гамәленә үкенеп, Ибраһим бине Әдһәм янына әйләнеп кайта һәм аннан гафу үтенә башлый. Ә хәзрәт аңа: “Син миңа суккач, мин Аллаһы Тәгаләдән сиңа җәннәт сорадым”, – дип әйтә. Хәрби бу сүзләргә бик гаҗәпләнеп: “Ни өчен?!” – дип сорый. Ибраһим бине Әдһәм: “Бу авыртуны кичерү өчен Аллаһы Тәгалә миңа һичшиксез савап бирәчәк. Мин алачак савап өчен сиңа җәза булуын теләмәдем”, – дип җавап кайтара.
Ибраһим бине Әдһәм бик бай гаиләдә туа, әмма ата-ана йортын һәм мул тормышын калдырып, гомерен гыйлем алуга багышлый, һәрвакыт юлда була. Ул бик оста телле галимнәрнең берсе иде һәм уңыш җыеп, кешеләрнең бакча һәм хуҗалыкларын саклап көн күрә.

(Рамил хәзрәт Юнысның инстаграм битеннән)

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading