16+

Татарстан мөфтие: “Файдалы кешеләр булыгыз”

Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республикакүләм акциясенә кушылып, ике йөз балага мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар таратты.  

Татарстан мөфтие: “Файдалы кешеләр булыгыз”

Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республикакүләм акциясенә кушылып, ике йөз балага мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар таратты.  

“Зәкят” фонды генераль директоры Булат Мәрданов сүзләренчә, әлеге акция  2016 елдан башлап оештырыла, ул вакытта утыз балага ярдәм күрсәтелсә, бүген алар ике йөзләп балага булыша алган. Аларның дүрттән бер өлеше беренче сыйныфка баручылар, дип ассызыклап үтте ул. Ярдәм алучылар нигездә күп балалы, авыру балалар тәрбияләнә торган гаиләләр. 

Балаларга мәктәп букчаларын Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тапшырды һәм аларга үзенең теләкләрен дә җиткерде. 
– Сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең бер хәдисендә: “Кешеләрдән иң хәерлесе – башкаларга иң күп файда китерүче”, – дигән. Кешеләргә файда китерәм дигән ният белән укып белем алсагыз, укуыгыз гыйбадәт булып кабул ителәчәк. Галим кеше белән надан кеше беркайчан да тигез була алмый. Бу дөньяда бөтен китаплар да фәкать бер китапны – Коръәнне аңлар өчен укыла, шул ук биология дә,  физика да һәм башкалар да.  Динебезгә, милләтебезгә файдалы булып җитешегез, – диде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading