Хөрмәтле дин кардәшләрем!
Әссәламүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!
Бу — үлемгә китерүче куркыныч вирус таралуны киметүгә юнәлдерелгән кирәкле чара. Шушы киеренке көннәрдә безнең һәммәбезгә өйдә калу, җаваплылык һәм сабырлык үрнәге күрсәтү бик мөһим. Раббыбыз Үзенең Китабында: «Аллаһы сабыр итүчеләр белән бергә», — дип әйтә.
Изоляция чорында аерым төркем кешеләр читтән торып эшләүгә күчәчәк. Әмма күпләр өчен эшне шул рәвешле башкару мөмкин түгел. Бу уңайдан алар бушаган вакытны ничек итеп файдалы үткәрү турында уйлана. Менә берничә тәкъдим:
1. Барыннан да элек, без өлкән яшьтәге әти-әниләребез, туганнарыбызны кайгыртырга, аларның өйдән чыгып китү хаҗәте булмасын өчен барысын да эшләргә тиешбез. Әгәр сез алардан читтә яшисез икән, көненә берничә тапкыр шалтыратып хәлләрен белергә онытмагыз. Шулай итеп, алар сезнең белән якынлыкны тоеп, аралашу өчен күрше-күлән, иптәшләр эзләүдән тыелып торачак. Азык-төлек һәм даруларны өйгә заманча ысуллар белән — интернет аша заказ биреп китерттерә аласыз: өлкән яшьтәге кешеләр, кагыйдә буларак, мондый хезмәтләрдән файдалана белми бит.
2. Күбебезнең калган намазлары бар. Без, әлбәттә, Кыямәт көнендә бу мәсьәләдә соралачакбыз. Изоляция чорында барлыкка килгән вакыт намазларыбызны каза кылып укырга сәбәп булсын.
3. Күпләребез Кәлам Шәрифне тулысынча укып чыктымы әле? Әгәр сез тәҗвид кагыйдәләрен белсәгез, хәзер - Коръән хәтем кылу өчен иң яхшы мөмкинлек. Ә тәҗвидне белмәсәгез, ни өчен бу көннәрдә Аллаһының бөек Китабын укырга өйрәнмәскә ди? Коръәннең асылына, кыйммәтләренә төшенү өчен Нәзарәт Коръәннең мәгънәви тәрҗемәсен татар һәм рус телләрендә әзерләп чыгарды: аны https://www.huzurshop.ru/ сайтыннан читтән торып сатып алып була. Изоляция чорында әлеге китапларны укып чыгу файдалы булыр.
4. Бу көннәрдә дини белемнәр үзләштереп тә үз өстеңдә эшләргә кирәк. Тикшерелгән мөселман әдәбиятын нәзарәтнең Darul-Kutub.com онлайн-китапханәсеннән бушлай файданырга һәм күчереп алырга була. Дини-илаһият һәм фәнни-популяр темаларга төрле мәкаләләр, ислам дөньясындагы яңалыклар белән Islam-Today.ru порталында танышырга мөмкин. Сезне, бәлки, @kamil_hazrat, @hafizlar, @usulhadis, @tatyaz, @daruliftatat кебек телеграм-каналлар да кызыксындырыр. Нәзарәт хәбәрләрен һәм соңгы карарларын http://dumrt.ru/ рәсми сайтта өйрәнергә була.
5. Чикләүләр вакытында ТР мөселманнары Диния нәзарәте бушлай онлайн-лекторий башлап җибәрде. Сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә Instagram челтәренең @MUSLIMMOL битендә туры эфирда төрле фәнни-популяр һәм дини темалар буенча ярты сәгатьлек дәресләр уздырылачак. Дәресләрнең эфирлары ТР Диния нәзарәтенең «Мусульманская молодежь» социаль бүлеге YouTube-каналында сакланачак. Бу мөмкинлектән дә файдаланыгыз!
6. «Яшь килен» һәм «I’MAN» проектлары лекцияләре шулай ук хәзер ZOOM платформасында бирелә.
Комментарийлар