شَهْرُ رَمَضَانَ الَّذِي أُنزِلَ فِيهِ الْقُرْآنُ هُدًى لِّلنَّاسِ وَبَيِّنَاتٍ مِّنَ الْهُدَى وَالْفُرْقَانِ فَمَن شَهِدَ مِنكُمُ الشَّهْرَ فَلْيَصُمْهُ وَمَن كَانَ مَرِيضًا أَوْ عَلَى سَفَرٍ فَعِدَّةٌ مِّنْ أَيَّامٍ أُخَرَ يُرِيدُ اللَّهُ بِكُمُ الْيُسْرَ وَلَا يُرِيدُ بِكُمُ الْعُسْرَ وَلِتُكْمِلُوا الْعِدَّةَ وَلِتُكَبِّرُوا اللَّهَ عَلَى مَا هَدَاكُمْ وَلَعَلَّكُمْ تَشْكُرُونَ
Мәгънәсе: “Рамазан ае – аңарда кешеләр өчен һидаят, туры юлны күрсәткән ачык дәлилләр, хакны ялганнан аерган Коръән иңдерелгән (ай). Сездән берәү Рамазан аена ирешсә, аны ураза тотып үткәрсен, ләкин кем (ураза тота алмаслык дәрәҗәдә) авыру яки сәфәрдә булса, башка санаулы көннәрне (тотарга тиеш). Аллаһ сезгә җиңеллек тели, сезгә авырлык теләми, (ураза тотарга кирәкле көннәр) санын тутырырсыз, һәм, сезгә туры юлны күрсәткәне өчен, Аллаһны олыларсыз (дип). Бәлки, (Аллаһның хисапсыз нигъмәтләренә, бигрәк тә шушы рөхсәтләренә) шөкер итүчеләрдән булырсыз!” («Әл-Бәкара», 185 аять). Бу аятьтән күренгәнчә, Рамазан ае Коръән иңдерелгән айдыр, шуңа күрә ул - иң яхшысыдыр. Шулай итеп, Рамазан аенда мөселманнар өчен Каләм Шәрифне уку, аны өйрәнү һәм аның турында фикерләү, һәм, әлбәттә, аңа иярү шарт булып тора.
Рамазан – шулай ук игелекле эшләр рухи чистарыну ае да. Кеше үз тормышы турында уйлана һәм начар уйлардан баш тарта, мөмкин кадәр күбрәк изге гамәлләр кылырга, үз тирәсенә мәрхәмәтлек бөртекләре чәчәргә омтыла. Чөнки шул чакта бер фәкыйре үзенең бай күршесе өчен дога кылачак, картлар яшьләргә фатиха бирәчәк, авыру кеше рухланып китәр, ятим баланыж йөзендә елмаю төшәр, имансыз кеше иман китерер, иншәАллаһ... Үзебезгә әйтелгән һәр рәхмәт өчен Аллаһы Тәгалә безгә ун тапкыр әҗер бирә.
Татарстан Республикасында традицион рәвештә «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны игълан ителәчәк. Теләгән һәркем авыру балаларны дәвалауга, мохтаҗларга ярдәм итүгә, ураза тотучыларны ашатуга үз өлешен кертә ала… Рәсүлүллаһның ﷺ хәдисендә: "Рамазан аенда ураза тотучыны ашаткан кешенең гөнаһлары кичереләчәк, аның җаны тәмугтан котылачак, һәм ул, ураза тоткан әҗерен киметмичә, ураза тоткан кешенеке кебек бүләк алачак. Аллаһы Тәгалә ураза тоткан кешегә суытылган сөт, бер хөрмә яки бер тамчы су биргән кешене бүләкли. Ә инде ураза тотучыны тамагы туйганчы ашаткан кешегә Аллаһы Тәгалә минем чишмәмнән су эчерер һәм ул моннан соң Җәннәткә кергәнче сусауның нәрсә икәнлеген белмәс", – диелә.
Рамазан – ул кардәшлекнең көчәю, йөрәкләрнең якынлашу ае да. Дин тотучылар Татарстанга һәм республиканың һәр гаиләсенә иминлек сорап дога кылу өчен мәчетләрдә җыела. Ифтарларда исә бер өстәл артында һәм “уртак казаннан” өлкәннәр һәм яшьләр, байлар һәм ярлылар, хакимият һәм халык вәкилләре, төрле мәдәният һәм дин вәкилләре авыз ача. Шулай итеп, Рамазан безгә берләшергә, бәйрәм мохитенә чумарга, бер нияттә һәм теләктәшлектә торып догалар кылырга, Ислам динен иң матур яктан күрсәтергә мөмкинлек бирә. Коронавирустан саклану чараларын үтәргә онытмагыз.
Газиз халкым минем! Рамазан аенда Аллаһы Тәгалә мөселманнарга бәяләп бетерә алмаслык мөмкинлекләр бүләк итә: Ул изге гамәл-тырышлыкларны арттырып яза һәм алар өчен зур саваплар бирә. Шуңа күрә Рамазан ае мөэминнәр өчен тәүбә итү, Аллаһның ризалыгына ирешү, холкыңны яхшырту һәм гөнаһларыңнан арыну өчен иң яхшы вакыт. Бу көннәрдә, Аллаһның олуг юмартлыгына өмет итеп, дин кардәшләребезнең күңелләре шатлык белән тулыр. Шулай булгач, Рамазанны Раббыбыз ризалыгына ирешү өчен мөмкин булган кадәр рухи ныклык белән үткәрик!
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар