Хәтерлим, мәктәптә укыганда без төсле телевизор сатып алдык. Бөтен туганнар безгә акча җыештылар. Әти, машина яллап, Чаллыга китте, әни бәлеш салды, өйгә туганнар җыелышты. Элек зур әйбер алу бер бәйрәм кебек була иде. Ике туган абыйлар яңа өйгә чыккач та, әти аларга акча бирде. Хәзер туганнардан акча сорап торасы юк, башка «туганнар» ярдәмгә ашкынып торалар. Өйдән дә чыгасы түгел, интернетны ачып «акча кирәк» дип яз гына, шундук, «Деньги мигом», «Быстро деньги», «Миг кредит» кебек «хәйрияче туганнар» ярдәмгә килеп җитәләр. Туганнар белән җыелышып әйбер алу, урам белән йорт күтәрү кебек нәрсәләр бетеп килсә дә, кредит алганда үз туганын поручитель итеп кертеп, соңыннан бар әҗәтен аның сыртына калдыручылар аз түгел. Ничарадан-бичара күпме әби-бабайлар мәчет-чиркәүләргә елап киләләр. Оныклары алар исеменә кредит алып, болары процентка чумып, хәер сорашып йөриләр. Ә бит туган рәнҗеше бик тиз кайта. Кеше үз явызлыгының ачы җимешләрен бу дөньяда да, ахирәткә күчкәч тә татый. Ләкин ике гөнаһның җимеше аеруча тиз өлгерә: Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Явызлык кылу һәм туганлык җепләрен өзүнең газабын Аллаһ бу дөньяда бирергә ашыктыра, ахирәткә дә калдыра», - ди. (Әбү Даут, Тирмизи, Хәким риваятьләре).
Йөрешсәң генә - туган
Кайбер кешеләр, мәчет юлына баскач, үзләренең туганнарыннан бераз читләшә башлый. Әлбәттә, дингә килгәч, диннән ерак кешеләр белән аралашу өчен сәбәпләр кими. Өстәлгә аракы куелган туйлар, туган көннәр, тәпи юулардан мөселман кешесе ерак тора. Безне берләштереп торучы сәбәпләр шул шешәле мәҗлесләр, кәеф-сафа корулар гынамы әллә? Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Кем Аллаһка һәм ахирәткә иман китерде, үзенең кунагын хөрмәт итсен, туганлык җепләрен ныгытсын, сөйләсә, хәерле сүз сөйләсен яки дәшмәсен», - диде (Бохари һәм Мөслим риваятьләре).
Әгәр безне кайчандыр шешә берләштерә алса, күңелебездәге иманыбыз безне бергә җыя алмыймыни? Коръән уку, дога кылу, вәгазь сөйләү, исем кушу ашлары, корбан мәҗлесләре... Җыелу өчен күпме сәбәп бар, теләк кенә кирәк. Әллә ни зур сәбәбе булмаса да, кичен эштән соң туганың янына ярты сәгатькә генә кереп чыксаң да, аның да, синең дә күңелләр күтәрелә.
Туганнар арасында булган җылы хисләрне һәрзаман ныгытып, яхшыртып тору тиеш. Ярар, без болай да туганнар инде, дип, туганың белән еллар буе күрешмәсәң, аралашмасаң, хәлен белмәсәң, туганлык хисләре сүнеп тә китә. Шуңа күрә, кешеләр һәрзаман күрешеп, йөрешеп яшәргә тиешләр. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Якын туганың белән дә араңны өзсәң, ул якын булмас. Ерак туганың белән дә аралашып торсаң, ул ерак булмас», - диде (Хәким риваяте).
Ачык чырай, назлы сүз белән каршы алса рәхәт, әмма...
«Адәм баласы хатадан хали түгел», диләр. Туганнарның да төрлесе була. Кайберләре ачык күңелле, алар белән гел аралашып торасы килә. Кайберләренең үзләренең дә, тормышларының да тәртипләре юк. Үзләреннән дә игелек күрмисең, син кылган игелеккә дә рәхмәт ишетмисең. Әлбәттә, туганнар үзара тату яшәгәндә, алар белән кунакка йөрешү, аралашулары үзе бер нигъмәт. Ләкин мөселман кешесе үзен ачык чырай, мул табыннар белән каршы алучы туганын гына түгел, аны дус күрмәүче туганы белән дә арасын сакларга тырышырга тиеш. Туганың сиңа таш белән атканда, аңа аш белән кайтара алсаң, менә бу Аллаһ каршында чын изгелек була.
Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Туганлыкны җавап йөзеннән генә саклаган кеше чын туган була алмый, ә аны туганнары ташласалар да аларны ташламаган кеше чыннан да туганлык җепләрен саклаучы була», - диде (Бохари риваяте).
Пәйгамбәребез (с.г.в.) Әбүзар исемле сәхабәсенә дә: «Туганың синнән йөзен чөерсә дә, аның белән туганлашып яшә», - дигән васыять әйтә (Табәрани риваяте).
Буыннар арасындагы туганлык
Динебез, янәшәңдә булган, күзең күргән, син белгән туганнарыңны тану гына түгел, буыннар арасындагы туганлыкны да сакларга чакыра. Һәр кешенең нәсел-нәсәбе бар. Нәсел - синнән соң килүче балаларың, оныкларың, торыннарың... Нәсәбең - ата-бабаңнарың. Син нинди нәселдән килдең, шәҗәрә агачың сине кайларга илтеп, кемнәр белән тоташтыра? Бүген күпләр, бигрәк тә яшьләр нәсәп-шәҗәрәләре белән бөтенләй кызыксынмыйлар. Әгәр борынгыларың сиңа кирәк булмасалар, бала-оныкларыңа син дә кирәк булмассың. Тар һәм караңгы ләхетләрдә дога көтеп тилмереп ятканда, балаларың сине искә алсыннар, сиңа дога кылсыннар, дисәң, бүген үз бабай-әбиләреңә дога кылу кирәк. Ни чәчсәң - шуны урасың. Туганлык орлыкларын чәчсәң, аның җимешләре татлы һәм дәвамлы булачак. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Нәсәпләрегезне өйрәнегез, шуның белән туганлык җепләрегезне бәйләрсез. Туганлыкны ныгыту гаиләдә мәхәббәтне булдыра, байлыкны арттыра һәм гомерне озынайта», - диде (Тирмизи, Әхмәт, Хәким риваятьләре).
Раббыбыз безгә туганнарыбыз белән дус-тату яшәп, ризык һәм гомерләребезне арттырырга насыйп итсен. Сынаулы вакытларда бер-беребезгә ярдәм итешеп, куанычта сөенешеп, матур итеп яшәүләрне язсын.
Йосыф хәзрәт Дәүләтшин
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Суз дэ юк ,бар да дорес язылган...Эгэр дэ синен туганына кирэген калмый икен,бу очракта нишлэргэ?!...Э бит шундый очраклар да бик куп:туганына авыр чакларында син кирэксен ,э эшлэре унайга киткечтен синен кирэген калмый...Син араны бер генэ дэ эзэсен килми,э ана синен жылы монэсэбэтен кирэкми...Шуна озгэлэнеп яшисен...
0
0