Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тыелган дини әдәбиятны саклау, тарату һәм укуның закон бозу булып саналуы, аның экстремистик эшчәнлек алып баруга тиңләнүе һәм моның өчен Россия Федерациясе законнары тарафыннан җаваплылыкка тарту турында кисәтә.
Скопировать ссылку

Шулай ук якыннарыгызга карата игътибарлы булырга һәм аларны тыелган әдәбият укудан, шикле ялган дини текстларны өйрәнүдән, шикле затлар белән танышудан һәм алар белән дустанә мөнәсәбәтләрдән, шулай ук дини эшчәнлек алып баруга рәсми хокукы булмаган затлардан дини белемнәр алудан сакланырга сорыйбыз.
Хөрмәтле дин кардәшләр! Татарстан Республикасында Россия җирлеге мөселманнары өчен традицион саналган Хәнәфи мәзһәбе һәм Матуриди гакыйдәсе кысаларында ислам динен өйрәнү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Дини белемне башлангыч баскычтан алып академия дәрәҗәсенә кадәр түләүсез алырга мөмкин. Татарстанда 700дән артык мәчет каршында курслар, 8 мәдрәсә, 3 дини югары уку йорты – Россия ислам институты, Казан ислам университеты һәм Болгар ислам академиясе эшли.
Комментарийлар