Рамазан аендагы фарыз уразаның нияте нәфел уразасы ниятеннән аерылып тора. Ниятсез һичнинди гамәл дә юк. Пәйгамбәребез (Аллаһының аңа рәхмәте һәм сәламе булсын): «Һәрбер эш нияткә карап бәяләнә», – дигән (Бохари риваяте). Кеше ашау-эчүдән төрле ният белән тыелырга мөмкин. Кемдер «диета, ябыгам» дип, ә икенче берәү «Аллаһыга якынаям, Аллаһы ризалыгын алыйм» дип. Уразаларның да төрләре бар: рамазан аендагы фарыз ураза, каффәрәт уразасы, нәзер уразасы, нәфел уразасы. Менә шуңа күрә дә кем ризалыгы өчен тотабыз, нинди ураза тотабыз – ниятнең әһәмияте зур.
Ниятнең урыны – калебтә, ягъни күңелдә. Күңелебез белән кичтән, төнлә үк ният кылырга кирәк. Иртәнге намазга кадәр, сәхәр тәмам булганчы ук уразага керүебез хакында ниятләп куярга тиешбез. Пәйгамбәребез (Аллаһының аңа рәхмәте һәм сәламе булсын): «Кем төннән үк уразасын ниятләп куймаса, аның уразасы юк», – дигән (ән-Нәса'и риваяте). Тирмизи җыентыгында да шундый хәдис килә: «Кем төнлә үк, иртәнге намазга кадәр, уразасын ниятләп куймаса, аның уразасы юк». Боларны фарыз уразага кагыла торган хәдисләр, дип әйтә галимнәр. Ошбу хәдисләргә таянып, галимнәр безгә фарыз уразаны төннән үк ниятләүне шарт итеп куйдылар. Нәфел уразаларда без көндез дә ният кыла алабыз.
Ашамаган, эчмәгән булсак, ният кылып уразага кереп китә алабыз. Ә фарыз уразада ният төнлә үк, иртәнге намаз кергәнче булырга тиеш. Һәр көнне ният кылырга кирәкме яки рамазан аеның башында бер ай буе ураза тотып чыгам дип ният кылу да җитәме? Бу мәсьәләдә галимнәрнең фикере икегә бүленә. Хәнәфи, Хәнбәли, Шәфигый галимнәре һәр көнне төнлә ният кылу кирәк, диләр. Әмма Имам Мәлик һәм башка зур галимнәр Рамазан ае башында ураза тотарга ниятләп куйсаң, шул җитә һәм уразаң дөрес була, дигән фикердә.
Без – Хәнәфи мәзһәбендә, шуңа күрә төнлә үк уразабызны ниятләп куярга кирәк. Галимнәр әйтүенчә, кеше сәхәргә торса, бу үзе үк ният була. Чөнки гадәти вакытта берәү дә төнлә торып ашап утырмый. Ошбу дәлиләргә таянып, без дә галимнәргә иярергә тиешбез. Димәк, һәр көн ниятләребезне яңартып торсак, хәерлерәк булыр. Монда шул мәсьәлә хакында да әйтү урынлы булыр: кайбер кеше «иртәгә ураза тотам» дип, кичтән үк ниятен кыла, әмма сәхәргә тора алмый.
Иртәнге намаз вакыты кергән, кояш чыгарга да бик кыска гына вакыт калган була. Ул уянып китә һәм күңелендә шундый сорау туа: «Сәхәргә тора алмадым, уразага керергә ярыймы икән, юкмы икән». Мондый очракта галимнәрнең җавабы бер: әйе, син уразага керергә тиешсең, чөнки син кичтән үк ниятләп яттың. Сәхәр ашау сөннәт булып тора, ул фарыз түгел. Ә менә ният – фарыз. Шуңа күрә, хәтта йоклап калган булсак та, монда һич куркыныч юк. Без сөннәтне үтәмәдек, шунлыктан әҗере азрак була, әмма уразабыз кабул була, ин шәә Аллаһ.
Ураза тотканда мөселманның ике шатлыгы бар. Берсе – бу дөньяда, көне буе Аллаһыга итагать итеп ураза тотканнан соң ифтар кылган вакытта (безнең халыкта авыз ачу дип йөртелә ул), чөнки авыз ачканда беренче ризыкны кабып, су эчеп җибәргәч, күңелдә чиксез шатлык туа. Икенче шатлык исә кыямәт көнендә – ураза тотканда хасил булган әҗер-савапларны күргәч булачак. Ә менә беренче ризыкны кабып, су йотып җибәргәч, ошбу доганы укып куйсак, тагын бер хәерле гамәл кылган булырбыз:
Ҙәһәбәҙ-ҙамә‘ү үәбтәллә-тил-гуруку үә ҫәбәтәл-әҗру иншә‘-Аллаһ
«Сусау китте, кан тамырлары юешләнде һәм әҗер-савап та булды, иншә‘Аллаһ». (Әбү Давыд риваяте, 2357).
Ифтарны (авыз ачуны) хөрмә җимеше белән кылсак, хәерлерәк булыр, хөрмә булмаса, су белән ачу да сөннәт гамәлләрдән санала.
Раил ФӘЙЗЕРАХМАНОВ.
Сәхәр ашап бетергәч ураза тоту өчен ният әйтелә.
“Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләһи Тәгалә. Әмиин”.
“Аллаһ Тәгалә өчен ихласлык белән, таң вакытыннан башлап кояш батканчыга тикле, Рамазан уразасын тотарга ният кылдым.
Кояш баеп, ураза тәмамлангач, укый торган дога:
“Әллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәңтү үә галәйкә тәүәккәлтү үә галәә ризкыйкә әфтартү фәгъфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү үә мәә әххәртү”.
“Аллаһым, шушы уразамны Синең өчен тоттым, Сиңа гына иман китердем һәм мин Сиңа тәвәккәл иттем. Синең ризалыгың белән авыз ачам. Гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, киләсе гөнаһларымны да ярлыка”.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар