16+

Ураза гаете ничек узачак?

Быел Татарстан мөселманнары Ураза гаетен 13 майда билгеләп үтәчәк. Пәнҗешәмбе көненә туры килгән мөбарәк бәйрәм республика мәчетләрендә кояш чыгып таң ату белән Коръән укудан башланачак.

Ураза гаете ничек узачак?

Быел Татарстан мөселманнары Ураза гаетен 13 майда билгеләп үтәчәк. Пәнҗешәмбе көненә туры килгән мөбарәк бәйрәм республика мәчетләрендә кояш чыгып таң ату белән Коръән укудан башланачак.

Авыл җирлегендә бәйрәм намазын кояш чыгып 30 минут узгач башларга тәкъдим ителә, ә республика шәһәрләрендә гает вәгазьләре иртәнге сәг 6.00дә башланып китәчәк.

Башкалабыз Казанда Ураза гаете Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Тукай урамында урнашкан Галиев мәчетендә үтәчәк. Сәгать 5.30да биредә хафизлар Коръән аятьләрен яңыгаратачак. 6.00 сәгатьтә мөфти Камил хәзрәт үзенең бәйрәм вәгазен башлап җибәрә. Соңыннан сәгать 6.30-да мөселманнар гает намазын кылачак.

Ураза бәйрәменең турыдан-туры трансляциясе ТНВ телекомпаниясе тарафыннан «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында күрсәтеләчәк. Мөбарәк мөселман бәйрәмен шул ук көнне кабатлап күрсәтәчәкләр. Гаетнең интернеттагы трансляциясен Диния нәзарәте сайтында, «Хозур ТВ» ютуб-каналында һәм телеканалында күзәтеп булачак.

Фото: http://pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading