16+

Уразага кагылышлы ике сорау: болай тоту дөресме?

Әти-әниләргә балаларына ураза, Рамазан ае турында күбрәк сөйләргә киңәш итәм.

Уразага кагылышлы ике сорау: болай тоту дөресме?

Әти-әниләргә балаларына ураза, Рамазан ае турында күбрәк сөйләргә киңәш итәм.

Ураза аенда махсус ял алучылар бар. Бу рәвешле ураза тоту аның савабын киметмиме?
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Казан шәһәре казые Булат хәзрәт Мөбарәков:
– Һәр нәрсә нияттән тора. Ял алып, күбрәк Коръән уку, Аллаһка якынаю, гыйбадәтләрне үтәү, ешрак зекер кылу теләге булса, бу хуплана гына. Аллаһы Тәгалә кешенең гамәлләрен ниятләренә карап бәяли.

Балаларга уразаны ничә яшьтән тота башларга?
– Бала начар белән яхшыны аера торган яшькә җиткәч, ураза тота башлый ала. Әти-әниләргә балаларына ураза, Рамазан ае турында күбрәк сөйләргә киңәш итәм. Ике-өч көн генә булса да ураза тотса, бик әйбәт. Ураза тоту фарыз булган яшьтә аңа ияләшү дә җиңел булачак. Намаз белән дә шулай ук. Ураза тотып, бала фәкыйрьләрнең хәлен белә, ризыкларның Аллаһ биргән зур нигъмәт икәнен аңлый башлый.

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading