16+

Хәләлме, хараммы, гөнаһмы яки савапмы – аңа барыбер

Раббыңнан куркасыңмы?..Без дөньяда барган явызлыкны, бозыклыкны, фәхешлекне күреп яки ишетеп гәҗәпләнәбез.

Хәләлме, хараммы, гөнаһмы яки савапмы – аңа барыбер

Раббыңнан куркасыңмы?..Без дөньяда барган явызлыкны, бозыклыкны, фәхешлекне күреп яки ишетеп гәҗәпләнәбез.

Ни өчен гөнаһлар таралганнан-тарала бара соң?

Кайсыгызның да булса, «гөнаһлар ни өчен күпләп тарала, сәбәбе нәрсәдә икән», – дип бу начар гамәлнең кешеләр арасында бик нык таралуына борчылганыгыз бармы? Гөнаһларның бик нык таралуына төп сәбәп – кешеләрдә Аллаһтан куркуның булмавы. Ни өчен шулай? Уйлаганыгыз бармый? Әгәр кешедә Аллаһыдан курку булмаса, ул гафиллеккә күмелә.

Хәләлме, хараммы, гөнаһмы яки савапмы – аңа барыбер була башлый. Ул акны карадан аермас хәлгә кала...
Әйе, Раббыбыз каршысына басып кылган гамәлләребез өчен хисап тотачак көн килеп җитәчәген уйламасак; кылган начар гамәлләребез сәбәпле, Аллаһы Тәгаләның бу дөньяда да җәзасын бирергә мөмкин икәнлеген һәм кыямәт көнендә гөнаһларбыз өчен газапка тартачагын онытсак, безне туктатып, тыеп торган чикләр дә бетәчәк.

Шуңа да Аллаһыдан курку динебездә иманның төп өлеше  булып тора. Раббыбыз Коръәндә әйтә: «Сез алардан курыкмагыз, Миннән генә куркыгыз, әгәр иман әһелләре булсагыз!» («Гыймран» сүрәсе, 175нче аять). Аятьтән күренгәнчә, Раббыбыз Аллаһы имансызлардан, шайтан вәсвәсәсеннән, ач калырмын дип кризистан һәм башка начарлыктан курыкмаска куша. Чөнки бар нәрсә дә Аннан тора, Ул теләмичә бу җиһанда бернәрсә дә булмый, шуңа да: «Миннән генә куркыгыз, әгәр иман әһелләре булсагыз!» – ди Раббыбыз. Аллаһка ышанып, бары Үзеннән гына куркып, күңелләрне Үзе  белән генә бәйләп яшәргә кирәк. 
Раббыбызның газабыннан куркып, бөек хисап көне булачагына ышанып яшәсәк, бу ышану безне туры юлда, һидаятьтә тагын да ныгытачак һәм Аның рәхмәтенә ирешеп, кылган хаталы гамәлләребезнең гафу ителүенә дә бер сәбәп булачак. Аллаһы Тәгаләнең сүзләре моңа дәлил: «Раббыларыннан куркучылар өчен һидәяткә күрсәтмә һәм Аллаһ тәгаләнең рәхмәте бар» («Әгъраф» сүрәсе, 154нче аять).

Әгәр без «кеше күрмәсә дә Аллаһ күреп тора» дип, хаксызга кеше малын үзләштерүдән читләшсәк; директор белмәсә дә, «Раббым – бар нәрсәне белүче» дип, золымлык кылудан, нахакка кеше гаепләүдән, кан коюдан туктап калсак, җәмгыять ничек үзгәрер иде... Менә шул Аллаһтан курку булмау сәбәпле, кешеләр бозылды да инде. Күңелләребездә шул хисне тудырмыйча торып, гөнаһлар азгынлыгыннан туктап булмас. Бездән Раббыбыз риза булсын өчен, бәхет-сәгадәткә ирешер өчен, гөнаһтан куркып яшәргә кирәк.

«Аллаһ алардан разый булды, һәм алар да Аллаһтан разый булдылар. Бу дәрәҗәләр – Раббыларыннан курыккан хак мөэминнәргәдер» («Бәйинә» сүрәсе, 8нче аять).

Раил Фәйзрахманов
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading