Ял көннәребез бөтен төп телеканалларның барлык яңалыклар тапшыруларыннан, табигатьнең һәркайда да пырдымсызлануы турындагы хәбәрләр белән беррәттән, тоташ Борис Березовскийның тормышы һәм язмышы хакында карап һәм тыңлап узды. Һәм бу Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә шулай булды.
Бөтен дөньяның диярлек мәгълүмати киңлеген бер кешенең үлеме турында шаулашу, сөйләү, әңгәмәләр һәм бәхәсләр коруга багышлау берничә атна элек Венесуэланың Президенты Уго Чавес үлгәч күзәтелгән иде. Хәзер дә охшаш хәл, тик яңалыкларның каһарманы гына Уго Чавес кебек бөтен гомерен иленә һәм халкына багышлаган шәхес түгел, ә бөтенләй капма-каршы персонаж.
67 яшьлек Березовскийның җансыз гәүдәсен 23 март көнне Англиянең Беркшир графлыгында урнашкан шәхси йортындагы ванна бүлмәсендә тән сакчысы табып ала. Хәзерге вакытта Бөекбританиянең полиция хезмәткәрләре аның үлеменең нечкәлекләрен җентекләп өйрәнү белән мәшгуль, төпле аңлатмалар бирелми.
Березовский - бик каршылыклы фигура. 2000 елда Россиянең гадел хөкем системасыннан качып, Бөекбританиягә китеп, ул соңгы көннәренә кадәр шунда яшәде. Күпсанлы икътисади җинаятьләрдә һәм хакимиятне көч белән яулап алырга тырышуда гаепләнеп, безнең илдә аңа карата унлап җинаять эше ачылган булуга карамастан, 2003 елда Березовский ул эзәрлекләүләрнең сәяси характерда булуларына ышандырып, Бөекбританиядән яклау һәм сыеныр урын алуга иреште. Гомере буе акчасын кая куярга белмичә, байлыкларын уңга-сулга туздырып яшәгән олигарх ахырга таба шактый гына ярлылана - аңа Англиядәге йортларын, офисларын сатарга, күп хезмәтчеләреннән баш тартырга туры килә. Бу хәлне ул авыр кичерә. Югалткан байлыкларны сагынып йончыган йөрәк соңгы айларда туган туфракны юксынып та сыкрый башлаган, ахрысы. Узган ел гына Путинны кулга алуларына 500 миллион сум акча вәгъдә итеп яткан Березовскийның берничә ай элек Путинга аннан гафу үтенеп һәм илгә кире кайтырга рөхсәт сорап хат язганлыгы да ачыкланган.
Тикшерү хәзер бер сорауга җавап эзли: Березовский үзе үлгәнме яки аңа кемдер «булышканмы», әллә ул үз-үзенә кул салганмы? Алга сөрелгән версияләрнең иң төбе исә - йөрәк өянәге. Березовскийның йөрәге милли хисләр ташкынына түзмәгәндерме, акчасыз тормышка ияләшә алмагандырмы, гомере буе юлдаш булган бәхәсләр аркасында таушалгандырмы, тормышын дөрес үткәрмәвен аңлап бирешкәндерме - анысы билгеле түгел...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар