16+

Телефоннарга һөҗүм

Кәрәзле телефоннар заманасында яши башлау белән аферистларның эшчәнлек мәйданнары нык киңәйде. Кара-каршы очрашу вакытында күзгә төтен җибәрүгә караганда, трубка аша колакка «токмач элү» мең тапкыр җайлырак бит. Нәтиҗәлерәк тә, куркынычсызрак та. Алданган кеше кәкре каенга терәтү остасын үз күзләре белән күрмәгәч, полициягә аны эзләп табу бермә-бер кыенрак. Телефон буенча алдау...

Телефоннарга һөҗүм

Кәрәзле телефоннар заманасында яши башлау белән аферистларның эшчәнлек мәйданнары нык киңәйде. Кара-каршы очрашу вакытында күзгә төтен җибәрүгә караганда, трубка аша колакка «токмач элү» мең тапкыр җайлырак бит. Нәтиҗәлерәк тә, куркынычсызрак та. Алданган кеше кәкре каенга терәтү остасын үз күзләре белән күрмәгәч, полициягә аны эзләп табу бермә-бер кыенрак. Телефон буенча алдау...

Смс-тозаклар
«Әни, телефоныма 200 сум акча сал әле», «Улыгыз бәлагә тарыды, шушы номерга 1000 сум акча җибәрегез», «Котлыйбыз! Сез фәлән маркалы машина оттыгыз. Аны алу өчен 15000 сум акча юлларга кирәк» кебек эчтәлекле смс-тозаклар инде үткән этап шикелле иде. Юк икән. Быел Татарстанда аларның дулкыны кабат калыккач, яңадан-яңа корбаннар барлыкка килде. Аларга ияреп, телефоннарыбызга тагын да остарак эчтәлеклеләре һөҗүм итә башлады. Мисал өчен, ул ялган смс-хәбәрләр арасында хәзер банк картасы белән кыенлыклар туганын хәбәр итеп, проблеманы хәл итү өчен акча күчерергә кирәклеген сораучылары аеруча модада.
Татарстанда яз һәм җәй айлары дәверендә генә дә 300гә якын телефон афералары теркәлгән, шуларның яртысы Казанда. Бу - әле полициягә мөрәҗәгать иткән корбаннарның гына исәбе, зар язуны кирәк тапмаганнарыныкы аннан да күбрәктер. Менә кайбер саннар: берничә атна элек ике көн эчендә генә дә телефон аферистлары 380 мең сумга баеганнар. 4 зыян күрүче юл һәлакәтенә очраган уллары исеменнән шалтыратучыларга 1 меңнән алып 18 меңгә кадәр акча җибәргәннәр, Казанда яшәүче ике хатын «откан машиналарына» куанып, 7 һәм 30,5 мең сум акчаларыннан колак каккан. Ә бер хатын-кыз, банк картасының блокировкасын алдыру өчен, 4 төрле телефон номерына 214 мең сум акча күчергән.
Үзебез гаепле
Татарстанда телефон аша алдауларның чәчәк атуына борчылып, Эчке эшләр министрлыгы ул җинаятькә каршы көрәшкә зур көч куйды. 10 сентябьдән алып 30ына кадәр барган «Сак бул, алдакчы!» акциясе кысаларында шәһәрләрдә һәм районнарда йортларга йөреп, аңлату эшләре алып барылды, мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында лекцияләр укылды, урамнарда һәм сәүдә үзәкләрендә махсус чаралар оештырылды, листовкалар таратылды, банкоматларга һәм түләү терминалларына кисәтүле белдерүләр эленде, алдакчылар турында мәгълүмат хәтта ипи пакетларына да ябыштырылды. Аферистларга каршы бик күләмле эш башкарылды, нәтиҗәсе дә булды кебек - акция барган дәвердә ул иш җинаятьләрнең саны бермә-бер кимегән иде. Әмма акция тәмамлану белән, тагын телефон аша алданулар турында хәбәрләр ешая башлады. Алар арасында һаман да шул юл һәлакәтенә очраган улларына ярдәм итмәкче булулар, откан машиналар өчен түләүләр, ә иң киң таралганы - банк картасы белән туган проблеманы хәл итү. Бер хатын, өенә күптән түгел участковый килеп, нотык укып китүенә карамастан һәм банкоматка эленгән кисәтү белдерүен күрә торып, аферистларга, банк картасының блокировкасын алдыру өчен дип, 10 мең сум акча күчергән.
Эчке эшләр министрлыгы ул төр җинаятьне кисәтү, аны булдырмау белән көрәштә кулыннан килгәннең барысын да эшләде, аларга сүз әйтеп булмый. Димәк, калганында үзебез гаепле, бу сүзләрне гел кабатлап торсаң да артык булмас: «Уяу, сизгер һәм сак булырга кирәк!» Ә бәлки сәбәп татарның канында тумыштан артык ышанучанлык һәм тәэсирлелек сыйфатлары булуындадыр?! Кандагыны исә инде нишләтсәң дә юып төшерү мөмкин түгел.
PS. Гадәти туры килүдерме, язмыш шаяруыдырмы, интернетта шушы язмага материал җыеп утырганда, телефоныма бер ят номер шалтыратты. Алдым, бер секунд үтте дә куйдылар. Кире шалтыратасы идем, коды безнең өлкәнеке түгел. Кайсы төбәкнеке икәнен белү өчен кодны интернетның эзләү юлына кертүгә үк, миңа шалтыраткан номер турында мәгълүмат килеп чыкты. Баксаң, ул номер бик шикле икән, интернетта аңа багышлап, инде 2010 ел башында ачылган тулы бер тема бар. Меңләгән кеше ул номердан зарлана. Номерның Петрозаводск шәһәрендә теркәлүе билгеле, ә аферист инде ике елдан артык «кәсеп итеп» ята.
Редакциядән: Арчада яшь талантларга Гариф Ахунов исемендәге бүләк бирелү күркәм гадәткә әйләнде. Быел аңа «Шәһри Казан» газетасы журналисты Айнур Галимов та лаек булды. Котлыйбыз, сине Айнур!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading