16+

Илсур Метшин: «Мэр буларак хыялым – Казанны «игелекле шәһәр» дип белсеннәр иде» (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Россиянең өченче һәм спорт башкаласы булып танылган Казаныбыз тиздән илнең иң-иң игелекле шәһәре дә булыр дигән ышаныч бар. Казан мэры Илсур Метшинның иң зур хыялларының берсе бу. 30 ноябрь көнне Казан ратушасында узган «Игелек­ле Казан: хәйриячелек культурасын үстерү» дигән I ачык форумда катнашучыларны сәламләп, ул моңа кат-кат басым ясады.

Илсур Метшин: «Мэр буларак хыялым – Казанны «игелекле шәһәр» дип белсеннәр иде» (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Россиянең өченче һәм спорт башкаласы булып танылган Казаныбыз тиздән илнең иң-иң игелекле шәһәре дә булыр дигән ышаныч бар. Казан мэры Илсур Метшинның иң зур хыялларының берсе бу. 30 ноябрь көнне Казан ратушасында узган «Игелек­ле Казан: хәйриячелек культурасын үстерү» дигән I ачык форумда катнашучыларны сәламләп, ул моңа кат-кат басым ясады.

- «Игелекле Казан» - шә­һәребез үсешендәге 12 юнәлешенең, тормышка ашыруы иң авыр булганының берсе. Соңгы елларда башкалабыз күп кенә рейтингларда беренчелекне беркемгә дә бирми. Минем хыялым, - диде мэр, - Казан, чын мәгънәсендә, игелекле шәһәр булсын иде. Казан халкының бер-берсенә елмаюы, әйләнә-тирәдәгеләргә ярдәм итүе, көчсезләргә булышуы ниндидер бер гайре табигый хәл, очраклы күренеш кенә түгел, ә яшәү нормасына әйләнсен иде.

Әлеге теманың актуальлеге форумга килгән делегатларның күплегеннән үк күренеп тора. 500дән артык кеше анда катнашырга гариза биргән. Илсур Метшинның әйтүенчә, бу сан алдан уйланылганга караганда күпкә күбрәк булып чыккан һәм ул әлеге игелекле эшнең киң яклау табуыннан бик канәгать. Шәһәр мэры шулай ук бездә хәйрия­че­лек­нең элек-­электән булуын искәр­теп, Шамов, Алафузов, Апанаев кебек меценатларны һәм алар янә­шәсендә игелек­ле җан Әсгать Галимҗановны да искә алып үтте. ­Казанлылар бүген дә хәйриячелек эшендә актив катнашалар. Сентябрь аенда башкалабыз паркларында шаулап-гөрләп узган мәрхәмәтлелек ярмин­кәләрендә шәһәре­без­­­нең утыз меңнән артык ­кешесе катнашкан. Өч миллион ярым сум акча җыелган.

- Ләкин акча ­икенче урында, иң беренче чиратта балаларның һәм әти- әниләрнең бу эш белән кызыксынулары, - диде Илсур Метшин.
Шулай ук Казаныбызда 15 меңләп волонтер исәп­ләнә. Алар хастаханәләрдә, хосписларда яр­дәмгә мохтаҗларга булышалар.
Быел I сыйныфка барган 15 меңнән артык нәни казанлыларга 1 сентябрь көнне башка күп кенә бүләкләр белән бергә, «Игелекле эшләр көндәлеге» дә тапшырылган. Балалар анда хәзер үзләре эшләгән барлык яхшы эшләрне язып баралар.

- Нульдән ­башламасак та, алда озын юл тора, - диде башкалабыз мэры һәм dobro. Mail.ru интернет мәйданчыгының әһәмиятенә тукталды. Аның аша бүген Казанда 7 хәйриячелек фонды үзләренең ышанычлы булуларын исбатлаганнар, 19 меңгә якын казанлы ярдәм итәргә әзер булуларын белдергән, 14 хәйриячелек проектына миллион ярым сум акча җыелган. 361 кеше бу акцияләрдә волонтер булып катнашкан.

Мэр шулай ук үз чыгы­шында хәйрия фондларына халыкның ышанычын арттыру зарурлыгын һәм бу эштә массакүләм мәгълүмат чараларының роле турында да сөйләде. Зур предприя­тие җитәкчеләре - актив хәйрия­челәргә рәхмәт хатлары да тапшырды.

Форумга килгәннәр танылган хәйрияче һәм артистлар Константин Хабенский һәм якташыбыз Чулпан Хаматованың видеофатихасын карадылар. Пленар утырышта Мәскәү кунаклары: РФ Җәмәгать палатасы әгъзасы, «Социаль мәгълүмат агентлыгы» директоры Елена Туполева-Солдунова һәм Русфонд директоры Россия Федерациясе Президенты каршындагы җәмгыять һәм кеше хокуклары буенча Совет әгъзасы, шулай ук якташыбыз Лев Амбиндер, Россия Дәүләт социаль университеты ректоры Наталья Починок, «Рухи базар» проекты авторы Евгений Горькаев, Добро Mail.ru сервисы җитәкчесе Александра Бабкиналар катнаш­ты. Төшке аштан соң форум үз эшен дүрт мәйданчыкта дәвам итте. Бүгенге зур сөйләшүнең нәтиҗәсе коткарылган яшь гомерләр, яр­дәм өчен сузылган куллар, рәхмәтләр санынча булачак.

Белешмә 20 ел эшләү дәверендә Русфондта 8,8 миллиард сум акча җыелган, 16859 балага адреслы ярдәм күрсәтелгән. Шуларның 220се - Татарстан баласы. SMS хәбәрләр җибәрү буенча Мәскәү, Санкт-Петербург, Свердловск өлкәсеннән кала, Татарстан дүртенче урында тора.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading