16+

21-28 февральгә йолдызнамә

21 февраля 2025, 15:30
6385
0
1
Уку өчен 3 минут

Җавап кайтарыр алдыннан ныклап уйлагыз, киңәшләшегез.

21-28 февральгә йолдызнамә

Җавап кайтарыр алдыннан ныклап уйлагыз, киңәшләшегез.

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Тормышыгызны астын-өскә китерүче танышу көтелә. Сез бу кеше белән әле күрешкәнегез юк, ләкин аның белән танышу, үткәннәр турында гомумән оныттырачак. Киләсе тукталыш - бәхетле тормыш станциясе. 

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Атна тыныч үтәр, зур үзгәрешләр көтелми. Әйе, сез гел үзгәреп торучы, бетмәс вакыйгалар әйләнешенә ияләшкән тормыш ритмы белән яшисез. Ләкин кайвакытта тынып, хәл җыеп алырга да кирәк.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Акча мәсьәләсе калкып чыгар. Бер үк вакытта зур керем керер. Ләкин аны ахырзаманга дип саклап тотарга кирәкми. Акча әйләнештә булуны ярата. Кибеткә барып, теләгән әйберегезне алып кайтыгыз.

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Бу көннәрдә сез бары үзегезгә генә таяна аласыз. Барысының да үз мәшәкатьләре һәм үз тормышлары. Мәсьәләне чишәргә үткәндәге тәҗрибәгез булышыр. Бирешергә иртә, алга һәм бары алга!

Арыслан (23 июль – 23 август) 
Тышкы дөньядагы тәртиплек, эчке дөньядагы тәртиплектән башлана. Башыгыздагы уйларны рәткә китерегез, кирәкмәгән “чүпләре” ташлагыз. Эчке дөньягыз көйләнгәч, тыштагысы да үзгәрер.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Сездә таулар күчерерлек көч барлыкка килер. Аны бары дөрес юнәлешкә генә җибәрергә кирәк. Вак детальләр белән мавыкмагыз. Сез барысын да үзегез беләсез, шул ук рухта дәвам итегез.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Сезне көтелмәгән юл, сәяхәт көтә. Кунак булып йөрергә әзерләнегез. Бу гадәти булган көнкүрештән бераз ял итеп алу ысулы да булыр. Шуңа икеләнеп торырга кирәкми.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Горур булу начар сыйфат түгел. Тик аның “мин-минлеккә” күчүе ихтимал. Шуңа бу чикләр артыннан күзәтеп торыгыз. Үзегезгә хөрмәт уятам дип, көлкегә калырга кирәкми.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)
Бу атна кәгазь боткасында үтәр. Дөньясы шундый булгач, түзәргә кирәк бераз. Бик күп бусагаларны атларсыз, ачылмаган ишекләрне дә ачып керерсез. Холкыгызны ныгытыр өчен менә дигән мөмкинлек.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Кешене кечкенәдән үк “бала-чага булма инде” дип үстерәләр. Ә ни булган бала-чагага? Сабыйлар гына гел дөреслекне сөйлиләр һәм матурлыкны күрә беләләр. Сез сабый түгел, сез ихлас күңелле чын кеше.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Җитәр берни булмаган кебек йөрергә. Башыгыздагы нерв күзәнәкләре инде күптән фетнә күтәрә. Сез робот түгел, ә гади кеше. Һәрбер җан иясенә ял кирәк. Куып тотып, узарлар дип курыкмагыз.

Балык (19 февраль – 20 март)
Сезгә эш мәсьәләсендә яңа тәкьдим ясарга мөмкиннәр. Җавап кайтарыр алдыннан ныклап уйлагыз, киңәшләшегез. Дөрес юлны йөрәк күрсәтер. Күңелегез белән сайлагыз.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading