16+

9–15 сентябрьгә йолдызнамә: барлык йолдызлык билгеләре өчен фаразлар

Сезне мактарга сәбәп табучылар табылыр, тик башыгызны артык күтәреп йөрмәгез. Кешеләрнең җылы сүзенә рәхмәт әйтү — бер, үзеңне башкалардан өстен кую — бөтенләй башка нәрсә.

9–15 сентябрьгә йолдызнамә: барлык йолдызлык билгеләре өчен фаразлар

Сезне мактарга сәбәп табучылар табылыр, тик башыгызны артык күтәреп йөрмәгез. Кешеләрнең җылы сүзенә рәхмәт әйтү — бер, үзеңне башкалардан өстен кую — бөтенләй башка нәрсә.

Кучкар (21 март — 20 апрель)

Тирәгездәгеләрнең әкренлеге ачуыгызны чыгарырга мөмкин. Ашыктырмагыз, һәр кешенең үз темпы бар. Үзегезгә дә бераз ял биреп, баштагы мең төрле уйларны тәртипкә салу файдалы булыр.

Үгезбозау (21 апрель — 20 май)

Гаиләдә кемнеңдер сезнең киңәшкә мохтаҗ булуын сизәрсез. Артык сорау бирмичә генә ярдәм кулы сузуыгыз да җитә. Күптән теләгән әйберегезгә акча җитәрлек булсын өчен бераз көтү отышлырак.

Игезәкләр (21 май — 21 июнь)

Башыгызда мең уй, кайчак кайсысыннан башларга белми аптырыйсыз. Бер эшне сайлап, шуны ахырына җиткерергә тырышыгыз. Шул чакта үзегездә җиңеллек сизәрсез.

Гороскоп. Фото: ТИ

Кысла (22 июнь — 22 июль)

Соңгы вакытта башкаларның кәефен үзегезнекеннән өстен куеп яшәргә күнектегез. Ә сезгә дә кайчак «юк» дип әйтергә мөмкин. Бу сүзне әйтү өчен кеше белән талашырга кирәкми, тыныч кына үз фикерегезне аңлатыгыз.

Арыслан (23 июль — 23 август)

Сезне мактарга сәбәп табучылар табылыр, тик башыгызны артык күтәреп йөрмәгез. Кешеләрнең җылы сүзенә рәхмәт әйтү — бер, үзеңне башкалардан өстен кую — бөтенләй башка нәрсә.

Кыз (24 август — 23 сентябрь)

Сез һәр нәрсәне алдан уйлап, җиде кат үлчәп эшләргә яратасыз. Әмма тормыштагы иң матур вакыйгаларның кайберсе плансыз килеп чыга. Шуңа күрә бу юлы көтелмәгән тәкъдимнән баш тартмыйча карагыз. Бер танышыгызның сүзләре сезгә яңа идея бирер.

Үлчәү (24 сентябрь — 23 октябрь)

Кем белән ничек сөйләшергә икәнен яхшы беләсез, шуңа күрә бер бәхәсле мәсьәләдә арадашчы ролендә булырга туры килер. Ике якны да тыңлагыз, ләкин үзегезне дә онытмагыз.

Чаян (24 октябрь — 22 ноябрь)

Сез берәр нәрсәне ошатмасагыз, йөзегездән үк аңларга мөмкин. Бу сыйфатыгыз кайчак эшне җиңеләйтә, кайчак киресенчә. Бу көннәрдә сүзләрне сайлап сөйләү отышлырак.

Гороскоп. Фото: ТИ

Укчы (23 ноябрь — 21 декабрь)

Бер урында гына утырып тору сезгә авыр була башлар. Яңа урын күрәсегез, башка кешеләр белән аралашасыгыз, күңел ачасыгыз килер. Үзегезне бу теләктән тыеп тормагыз, кечкенә генә сәяхәт тә кәефне күтәрә ала.

Кәҗәмөгез (22 декабрь — 20 гыйнвар)

Сезгә беркем дә «булды, ял ит» дип әйтмәсә, үзегез моны сирәк искә төшерәсез. Ләкин һәр эшнең чиге бар. Нәрсәгә ирешкәнегезгә карап куегыз — үзегезне мактарлык сәбәпләр җитәрлек. Акча белән бәйле бер мәсьәлә уңай хәл ителер.

Сукояр (21 гыйнвар — 19 февраль)

Сезнең башкаларга сәер тоелган фикерләрегез соңрак бик кирәкле булып чыга. Шуңа күрә бер идеяне кемдер аңламады дип кенә аны ташламагыз. Аны бераз эшкәртеп, яңадан тәкъдим итеп карагыз.

Балык (20 февраль — 20 март)

Сез башкаларның сүзен йөрәгегезгә якын кабул итәсез, хәтта кеше үзе оныткан сүзне дә берничә көн уйлап йөрергә мөмкинсез. Бу юлы кирәкмәгән нәрсәне күңелгә җыймагыз. Сезгә начарлык теләмәгән кешенең сүзен дә артык авыр кабул итмәгез.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading