Сезгә бәхәсләргә кермәү һәм ярышларда катнашмау яхшырак булыр. Әлбәттә, әгәр дә җиңүгә бердәнбер дәгъвачы булмасагыз.
Кучкар (21 март – 20 апрель) Үзегезгә карата артык кырыс булмагыз. Сезне күпләр ярата һәм хөрмәт итә. Үз яныгызда хаос тудырмагыз – хәзер сезнең тәнегезгә дә, җаныгызга да ял кирәк.
Үгезбозау (21 апрель – 20 май) Мөгаен, сезгә шәхси эшләрегезне калдырып торып, киң җәмәгатьчелек өчен тырышырга туры килер. Табан ялтыратырга тырышып карарга мөмкин, ләкин сезгә бу турыда бик озак искә төшерәчәкләр.
Игезәкләр (21 май – 21 июнь) Сезгә ике капма-каршы башлангыч арасында сайлау проблемасы белән очрашырга туры килер. Бу очракта "Сезгә дә, безгә дә түгел" тибындагы компромисс карар - иң яхшысы булырга мөмкин.
Кысла (22 июнь – 22 июль) Тормышыгызның барлык өлкәләренә дә үзгәрешләр кертәсегез килә. Моның нәтиҗәсе – обой ябыштыру, чәч кистерү, хәтта Африкага бөтенләйгә яшәргә китү карары да булырга мөмкин.
Арыслан (23 июль – 23 август) Киләчәктә күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булган сүзне әйткәнче, йөз тапкыр уйлагыз. Югыйсә, үзегезгә дә, бүтән кешегә дә тирән яра салуыгыз бар.
Кыз (24 август – 23 сентябрь) Күбрәк кеше арасында булырга тырышыгыз. Телевизор каршында утыруга караганда, бу күпкә яхшырак – анда барыбер сезнең өчен кызыклы бер нәрсә дә юк.
Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь) Сез кирелегегезне җиңә алмый азапланасыз. Сезгә аңа каршы көрәшергә: “кирелегем әйләнә-тирәдәгеләр белән мөнәсәбәтләрне бозарга мөмкин”, дигән уй гына ярдәм итәчәк.
Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь) Кемнеңдер түземсезлеге корбаны була күрмәгез. Һәр адымыгызны уйлап эшләмәсәгез, ахырдан үкенә торган бик күп эшләр эшләп ташлавыгыз бар.
Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь) Эчке сизгерлегегезне тыңлагыз. Ул сезне мошенниклар кармагыннан саклап калыр. Энергиягезне гаиләгезгә, балаларыгызга юнәлтегез. Буш сүз сөйләүчеләрдән ераграк йөрегез.
Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар) Сәяхәткә чыгып киткәнче, кичектергесез эшләрегезне тәмамларга тырышыгыз, чөнки алар вакытны сез уйлаганга караганда да күбрәк алырга мөмкин.
Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль) Сезгә бәхәсләргә кермәү һәм ярышларда катнашмау яхшырак булыр. Әлбәттә, әгәр дә җиңүгә бердәнбер дәгъвачы булмасагыз. Ә болай, җиңүнең сезнеке түгеллеген танырга туры килер.
Балык (19 февраль – 20 март) Сезнең фикерегезчә үзгәртергә кирәк булган нәрсәләрне үзгәртегез. Әмма артыгын кыланып ташламагыз. Ахырдан үкенерлек булмасын.
Фото: freepik.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар