16+

Азрак тәнәфес алыгыз: 13-19 мартка йолдызнамә

Күңел халәтенә игътибар итү мөһим.

Азрак тәнәфес алыгыз: 13-19 мартка йолдызнамә

Күңел халәтенә игътибар итү мөһим.

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Вакыйгалар бер-бер артлы тезелер. Бер эш бетмичә икенчесе ишек шакыр кебек. Ашыкмагыз: уйлап эшләгән гамәлегез соңыннан зур файда китерер. Кемдер киңәш сорап килергә дә мөмкин. Тәҗрибәгез белән уртаклашу сезгә дә яңа мөмкинлекләр ачар.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Яллар аралашуларга бай булыр. Күптән күрешмәгән кешеләр белән очрашу, кызыклы сөйләшүләр көтелә. Әмма һәр сүзне үлчәп әйтү кирәк: телдән ычкынган бер җөмлә озакка истә калырга мөмкин. Эштә сабырлык күрсәтсәгез, нәтиҗәсе күңелне күтәрер.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Көндәлек мәшәкатьләр арасында күңелле яңалыклар да күренер. Күптән көтелгән җавап, я файдалы хәбәр ишетү ихтималы зур. Акча мәсьәләсендә сак булыгыз: керемнәр бар, ләкин чыгымнар да тиз табыла. 

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Өй-гаилә мәсьәләләре беренче планга чыгар. Кайчак вак-төяк борчулар кәефне төшерергә мөмкин, әмма алар озакка сузылмас. Якын кешеләрегез белән ачык сөйләшү күп сорауга җавап табарга ярдәм итәр. 

Арыслан (23 июль – 23 август)
Сезне актив һәм нәтиҗәле көннәр көтә. Эштә башлаган эшләрегез акрынлап җимеш бирә башлар. Тик барысын да үз җилкәгезгә генә алмагыз, ярдәм сорарга да оялмагыз. 

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Бу атнада тәртип һәм төгәллек аеруча кирәк булачак. Планнарны кәгазьгә язып кую файдалы. Шул очракта вакытыгыз да, көчегез дә әрәмгә китмәс. Көтелмәгән очрашу күңелегезне күтәрергә мөмкин.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Кайбер мәсьәләләрдә сайлау алдында калуыгыз бар. Ашыгып карар чыгармый тору хәерлерәк. Эшлекле сөйләшүләрне икенче атнага калдыру хәерлерәк булыр. Күңелгә якын кешедән ишеткән җылы сүзләр сезгә рух өстәр.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Эштәге вак-төяк каршылыклар сезне куркытмас. Киресенчә, сабырлыгыгыз ярдәмендә аларны тиз чишәрсез. Ялларга таба күңелле хәбәр ишетү ихтимал. Сәламәтлекне саклау өчен, артык ардырта торган эшләрдән азрак тәнәфес алыгыз.

Укчы (23 ноябрь – 21 декабрь)
Яңа уй-фикерләр туып торыр. Аларның кайберсе киләчәктә файдалы проектка әйләнергә мөмкин. Дуслар белән очрашу, юлга чыгуыгыз ихтимал. Әмма чыгымнарны чамалап тоту артык булмас.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Эшләр акрын барган кебек тоелса да, нәтиҗәсе булачак. Бер караганда вак тоелган гамәлләр дә соңыннан зур файда китерергә мөмкин. Өйдәге җылы атмосфера күңелне тынычландырыр.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Күптән уйланып йөргән эшкә керешү өчен менә дигән вакыт. Кемдер сезнең тырышлыкны күреп, ярдәм кулын сузар. Аралашуда ачыклык файдалы булыр. Атна ахырында күңелле ял планлаштырырга мөмкин.

Балык (19 февраль – 20 март)
Күңел халәтенә игътибар итү мөһим. Кайчак артык уйлану вак мәсьәләне дә зур итеп күрсәтә. Табигатьтә йөрү, тыныч ял итү көч өстәр. Кечкенә шатлыклар да елмаерга сәбәп булыр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading