Сездән калышмаска сәләтле кешеләр белән күбрәк вакыт үткәрергә тырышыгыз, чөнки акрын кешеләр белән аралашу ачуыгызны китерер.
Кучкар (21 март – 20 апрель)
Куелган максатларга ирешү өчен көч куярга кирәк. Әгәр сез моңа әзер булсагыз, кичектермәгез. Аз гына финанс югалтулары булырга мөмкин. Планлаштырылган сәфәр көткәнгә караганда күбрәк вакыт алачак.
Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Ниндидер күптәнге конфликтка нокта кую, сез кайчандыр рәнҗеткән кеше белән татулашу, иске элемтәләрне торгызу мөмкинлеге булачак. Инициатива күрсәтегез, яңа идеяләр тәкъдим итегез.
Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Сез көч-хәл белән тынычлык сакларсыз. Күп нәрсәне йөрәгегезгә якын кабул итәсез, кайчак вак-төяккә кискен реакция ясыйсыз. Ләкин акыл, хис-кичерешләргә ирек бирмичә, эш итү яхшырак.
Кысла (22 июнь – 22 июль)
Фикердәшләрегез белән берләшегез. Шулай итеп күптән куелган максатларга ирешү, проблемаларны хәл итү күпкә җиңелрәк булачак. Бу исә озак вакытлы планнар төзү өчен дә файдалы. Элек күңелсез булып тоелган нәрсәләр кызыклы булып тоелырга мөмкин.
Арыслан (23 июль – 23 август)
Юк-бар өчен азрак борчылырга тырышыгыз. Әгәр үз-үзегезгә ышанычыгызны сакласагыз һәм кыенлыклар булганда сынмасагыз, иң катлаулы сорауларны үзегез үк хәл итәрсез.
Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Сез үзсүзле. Бу уңышка ирешү мөмкинлекләрен арттыра, бигрәк тә эшләрен соңыннан кичектерергә күнекмәгәннәр өчен. Тәвәккәлләргә кирәкми, сыналган методлар белән эш итү яхшырак.
Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Сез элек көчегез җитмәгән эшләрдә табарсыз. Нәкъ менә ул катлаулы эшләрне башкарып чыгарга, югалып калмаска ярдәм итәчәк. Яңа идеяләр барлыкка килүе дә ихтимал һәм тиздән сез бу идеяләрне тормышка ашырырга ярдәм итәчәк кешеләрне дә очратырсыз.
Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Тирә-юньдәгеләр белән уртак тел табу гадәттәгегә караганда кыенрак булачак. Элек сезне хәтта бер-ике сүздән аңлаган кешеләр дә, югалып, аңламаска мөмкиннәр. Башкаларга игътибарлы булыгыз, бу мөнәсәбәтләрдә файдага булачак.
Укчы (23 ноябрь – 21 декабрь)
Һич уйламаган кеше мәхәббәтен аңлату ишетергә мөмкинсез. Сез тирә-юньдәгеләрне тиз аңлый, нечкә мәсьәләләрдә ярдәм итә алырсыз. Сәфәрләр, хәлләр үзгәрүе сезгә яхшы тәэсир итер.
Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Сездән калышмаска сәләтле кешеләр белән күбрәк вакыт үткәрергә тырышыгыз, чөнки акрын кешеләр белән аралашу ачуыгызны китерер. Яңа планнар барлыкка килергә мөмкин, өстәвенә аларның күбесен тиз генә тормышка ашыру авыр булачак.
Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Интуициягезгә иярсәгез, уңышка тизрәк ирешерсез. Финанс мәсьәләләрен хәл итү өчен начар атна түгел. Отышлы килешүләр, сатып алулар да ихтимал. Бәлки, яңа керем чыганагы барлыкка килер.
Балык (19 февраль – 20 март)
Вак-төяк аңлашылмаучылыклардан котылып булмый, ләкин алар бөтен эшне башкарып чыгарга, башлаган эшне ахырына җиткерергә комачауламасын. Планлаштырылмаган очрашулар булырга мөмкин. Сез күптән күрешмәгән һәм аралашу күңелле булган кешеләр үзләре турында искә төшерер.
Билгеле булганча, Татарстанда «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар