Салатлар ашалып, кинолар каралып бетте, ә эшләнмәгән эш әле сезне көтә генә.
Кучкар (21 март – 20 апрель)
Сез елны тыныч кына башлап җибәрергә тиешсез. Өйдә, хуҗалыкта тәртип урнаштыру, елның да тыныч узуына яхшы йогынты ясый ала. Шуңа күрә мәгънәсез бәхәсләрдән ерак торыгыз.
Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Яңа елның башында сезгә төгәл максатлар планын төзергә киңәш ителә. Барысын да берьюлы эшләргә ашыкмагыз. Елга план корганда сәламәтлекне беренче урынга куегыз. Акча мәсьәләсендә сак булыгыз: ел башын бурычсыз уздыру хәерле.
Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Тирә-юнегездә сүзләр, киңәшләр күп булачак. Һәрберсенә ышанып бетмәгез. Максатларны барлаганда үз көчегезне дөрес бәяләгез. Бер-ике максат сайлап, шуңа таба атлагыз.
Кысла (22 июнь – 22 июль)
Гаилә — сезнең терәгегез. Елны якыннар белән араларны ныгытудан башлап җибәрү бик яхшы. Өлкәннәрнең сәламәтлегенә игътибар итегез. Үзегезгә дә ял кирәк, шуны онытмагыз.
Арыслан (23 июль – 23 август)
Яңа елда үзегезгә артык зур таләпләр куймагыз. Ел буе барысын да контрольдә тотып булмый. Сабырлык, тынычлык быелга иң якын “иптәшләрегезгә” әйләнсен. Акчаны акрынлап, уйлап тотыгыз.
Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Озын яллардан соң документлар, эш кәгазьләре, көнкүреш мәсьәләләре белән шөгыльләнү уңышлы булачак. Сәламәтлекне тикшереп алу да комачауламас. Сакланганны Алла саклый диләр.
Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Ел башында күңелегез икеләнеп торырга мөмкин, ашыгырга киңәш ителми. Карарларны соңрак та кабул итеп була. Сезнең алда әле 300дән артык матур көн бар.
Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Урамдагы буран сезнең күңел халәтегезне тасвирлый сыман: яллар бетте, эш башланды, ә көчегезне кая куярга белмисез. Үзегезне кулга алыгыз, буранда сукмак ясаган сыман, тормышта да төп “сукмакны” билгеләгез.
Укчы (23 ноябрь – 21 декабрь)
Һәрбер көнегездән бер кечкенә куаныч табарга өйрәнегез. Алар бер-бер артлы җыелып барсыннар. Ел ахырында тормышыгызның нинди күңелле һәм бәхетле булуына үзегез үк инанырсыз.
Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Яңа ел белән күп яңалыклар да килә. Аларны тыңлый-тыңлый, күрә-күрә башыгыз әйләнер. Тормыш куа дип, аңа иярергә кирәкми. Үз тизлегегездә яшәгез.
Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Елга планнарны күңел кушканча, ләкин акыл белән корыгыз. Беренче урынга матди байлыкларны түгел, рухи кыйммәтләрне чыгарырга киңәш ителә. Шул очракта алар һичшиксез чынга ашачак.
Балык (19 февраль – 20 март)
Мондый озын бәйрәмнәрдән соң, эшкә кайтуы авыр булса да, кирәк. Салатлар ашалып, кинолар каралып бетте, ә эшләнмәгән эш әле сезне көтә генә. Буран туздырып эшләп күрсәтегез әле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Т елеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар