16+

Эшләргә, яратырга, яшәргә ашыгыгыз!: 12-19 апрельгә йолдызнамә

Акча эшләү өчен мөмкинлекләре барлыкка киләчәк. Кулдан ычкындырмагыз!

Эшләргә, яратырга, яшәргә ашыгыгыз!: 12-19 апрельгә йолдызнамә

Акча эшләү өчен мөмкинлекләре барлыкка киләчәк. Кулдан ычкындырмагыз!

Кучкар (21 март-20 апрель) 
Бәхәскә дә еш керерсез. Моңа күбрәк кызу канлы Кучкарлар үзләре гаепле. Сезнең фикерегез белән килешмәгән кешеләрне тыныч кабул итәргә өйрәнегез. 

Үгезбозау (21 апрель-20 май) 
Сезне күбрәк юмор хисегез өчен түгел, ситуацияне тирәнтен өйрәнеп әйтелгән фикерләрегез өчен хөрмәт итәләр. Холкыгызның әлеге сыйфатын эшкә җигегез һәм уңышка ирешәчәксез.  

Игезәкләр (21 май-21 июнь) 
Тормышыгызда барган кискен үзгәрешләргә карышмагыз – алар яхшыга гына. Сезнең мөлаем холкыгыз авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итәр. Елмаеп  сораган Игезәкләргә берәү дә “юк” дип җавап кайтара алмас.   

Кысла (22 июнь-22 июль) 
Акча эшләү өчен мөмкинлекләре барлыкка киләчәк. Кулдан ычкындырмагыз! Атна ахырында спорт, физик эш, гомумән, актив ял кирәк. Урамда яз кояшы елмайган мизгелдә диван кочаклап ятмагыз!  

Арыслан (23 июль-23 август) 
Тиз арада хәл иткеч карарлар кылырга туры килергә мөмкин. Ләкин бу яхшыга гына. Бүгенге эшегезне иртәгегә калдырмагыз. Атна ахырына энергиягез кимиячәк, калган эшне башкару көннән-көн авыррак биреләчәк.  

Кыз (24 август-23 сентябрь) 
Бу атнада сез теләсә кайсы мәсьәләне хәл итәргә сәләтле. Шуңа да вакытыгызны бушка уздырмагыз. Тик эшкә дә, шәхси мөнәсәбәтләргә дә зыян килерлек булмасын.  

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь) 
Якыннарыгыз сезне еш кына дөрес аңламый. Шуңа да сезнең өчен гадәти тоелган әйберләрне берничә кат аңлатырга туры килә. Сез алардан артык күпне таләп итәсез, шуңа да күңелегез төшә. 

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь) 
Кайвакыт максатка ирешү өчен башка юллар эзләргә туры килә. Гадәттә мондый ситуацияләрдә сез югалып калмыйсыз, ләкин бу юлы зиһенегез тарылырга мөмкин. Үзегезне тыныч тотыгыз. 

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь) 
Эшләргә, яратырга, яшәргә ашыгыгыз! Бу мөмкинлекләр атнасы. Үз алдыгызга реаль максатлар куегыз. Шул вакытта тиз уңышка ирешәчәксез. Көнче кешеләрдән читтәрәк булырга тырышыгыз. Көнләшүләреннән буылып, сезгә аяк чалырга мөмкиннәр.  

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар) 
Эчке тоемлавыгызга колак салсагыз, күп кенә авырлыкларны җиңеп чыга  алачаксыз. Эшкә артык күп тырышлык кертү дә сезнең өчен файдага түгел. Аз эшләгез, ләкин нәтиҗәле булсын. 

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль) 
Көтмәгән җирдә һәм көтмәгән кешеләр сезне тәнкыйтьтәргә, начар сүзләр әйтергә мөмкин. Сез әйткән сүзләрне кирегә борып сөйләүчеләр дә табылыр. Шуңа да тынычланып йөрерлек атна түгел бу.  

Балык (19 февраль - 20 март ) 
Акча белән сак булыгыз. Нинди дә булса эшлекле киңәшүләр вакытында җиде кат уйлап кына карар кылыгыз. Үз көчегез генә җитмәгән мәсьәләләрне чишәргә дусларыгыз, якыннарыгыз ярдәмгә килер.  

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading