16+

Казанда фатир сатып алуга караганда арендага алу отышлырак булып чыккан

Казан фатир сатып алуга караганда аны арендага алу отышлырак булган Россиянең дүрт эре шәһәре исемлегенә кергән.

Казанда фатир сатып алуга караганда арендага алу отышлырак булып чыккан

Казан фатир сатып алуга караганда аны арендага алу отышлырак булган Россиянең дүрт эре шәһәре исемлегенә кергән.

2026 елның ноябренә шәһәрдә торак бәясе белән еллык аренда түләве нисбәтен күрсәтүче индекс 20,9 тәшкил иткән. Бу хакта «РБК Недвижимость» «Этажи» федераль күчемсез милек агентлыгы исәп-хисапларына сылтама белән хәбәр итә.

Агентлык мәгълүматларына караганда, Казанда мәйданы 37 квадрат метр булган бер бүлмәле фатирның уртача бәясе 8,2 миллион сум тәшкил итә. Шундый ук фатирны арендага алу өчен ай саен уртача 32,9 мең сум түләргә кирәк.

Казаннан тыш, фатир сатып алуга караганда арендага алу отышлырак булган шәһәрләр исемлегенә Санкт-Петербург (20,8), Түбән Новгород (20,1) һәм Мәскәү (20) кергән.

Тикшеренү нәтиҗәләре буенча, 2026 елның ноябренә икенчел торак сатып алу арендага караганда ике мегаполиста гына отышлырак булып калган. Алар — Новосибирск һәм Красноярск. Тагын ун шәһәрдә сатып алу һәм аренда бәяләре нисбәте арадаш зонада урнашкан, шуңа күрә бу шәһәрләрдә вариантларның берсен дә берсүзсез отышлы дип атап булмый.

«Этажи» компаниясенең әйдәп баручы аналитигы Александр Иванов аңлатуынча, базардагы үзгәрешләр беренче чиратта аренда тәкъдимнәре арту һәм фатир хуҗалары арасында көндәшлек көчәю белән бәйле. Нәтиҗәдә, аренда бәяләре кими, ә икенчел торакның сату бәясе үсүен дәвам итә.

  • Чагыштыру өчен, ярты ел элек Россиянең 16 эре шәһәренең җидесендә фатир сатып алу аны арендага алуга караганда отышлырак булган. 2026 елның ноябренә андый шәһәрләр саны икегә кадәр кимегән.

фатир. фото ти 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading