16+

«Сталкер» соңгы сулышына кадәр үз егетләрен саклаган. Утны үзенә кабул иткән...

Йөрәк ярасы вакыт узу белән төзәлми, ул бары тик тирәнрәк яшеренә генә.

«Сталкер» соңгы сулышына кадәр үз егетләрен саклаган. Утны үзенә кабул иткән...

Йөрәк ярасы вакыт узу белән төзәлми, ул бары тик тирәнрәк яшеренә генә.

Татьянаның ярым пышылдап, өзек-өзек сөйләгән сүзләре аша чиксез сагыш, шул ук вакытта ире белән чиксез горурлану хисе сизелә. Бу чаклы бер-бер артлы килгән югалтуларны, хәсрәтне бары тик олы җанлы, нык сабыр, Ходайның яраткан бәндәсе генә күтәрә аладыр.

— Мин әле дә ул минутларны күз алдымнан үткәрә алмыйм, – дип башлый сүзен Татьяна, тирән көрсенеп. – Фәритнең юклыгына ышанасым килми. Бу ниндидер куркыныч төш кебек тоела иде башта. Ә цинк табутны күргәч... Шунда гына барысы да чынбарлык икәнен аңладым.

Бабасына охшаган офицер

Язмыш Фәрит Гатауллинны үзе үк хәрби юлга әзерләгәндер сыман. Аның бабасы Мәхмүт Хисмәт улы Бөек Ватан сугышында, 1942 елда ук кече лейтенант дәрәҗәсендә фронтка җибәрелеп, Украина җирләрен азат итүдә катнашкан. Сүз уңаеннан, күпләр Фәритне нәкъ шул бабасына охшаталар.

фәрит. фото с личного архива

1997 елда Базарлы Матак урта мәктәбен көмеш медаль белән тәмамлагач, Казан артиллерия училищесына укырга керә. Аннары ун ел дәвамында Ватанга хезмәт итә: Владикавказны саклый, Чечняда тәртип урнаштыра. 2007 елда гади тормышка кайткач та, ул үзен югалтмый. Татарстан территориясендә урнашкан зур федераль компанияләрдә җитәкче вазифаларда эшли.

фәрит. фото с личного архива

Тормышлары матур гына барганда, 2022 елның 24 февралендә махсус хәрби операция башлана. Запастагы офицер буларак, Фәрит моның нәрсә икәнен бик яхшы аңлый.

— Мин аңа: «Син барма, син безгә монда кирәк», – дип әйтә идем, – ди Татьяна, ул көннәрне искә алып. – Ләкин ул миннән көлә: «Бар да әйбәт булыр», - дип юата иде.

фәрит. фото с личного архива

Инде мобилизация игълан ителеп, 2022 елның көзендә повестка килгәч, Фәрит икеләнми. Әтисе яшәгән Әлки районы Үргәгар авылына килгән повестканы алгач, турыдан-туры хәрби комиссариатка юл тота. Офицер сүзе бер була! Шулай итеп, 2022 елның 25 октябрендә ул капитан дәрәҗәсендә 430 нчы мотоукчылар полкына мобилизацияләнә. Үзенә «Сталкер» позывноен ала.

Сыйныфташы Илфат Борһанов аның турында болай ди: «Офицерларча төзек сынлы, туры һәм намуслы карашлы. Ул безнең күңелебездә шундый булып яши».

Мәктәп елларыннан ук аның ярдәмчел, шат күңелле булуы турында дуслары җылы хатирәләр саклый. Мәсәлән, Александр Сафронов белән алар беренче курста ук танышкан һәм Фәрит һәрвакыт аңа фәннәр буенча ярдәмгә килгән. Ә мәктәптә бергә укыган дуслары аның ничек итеп олимпиадага барганда адашкан автобус йөртүчесен тынычландырып, үз юлларын табуларын елмаеп искә алалар.

фәрит. фото с личного архива

«Сталкер турында бары җылы сүзләр...»

Хәрби кешенең холкы гаиләдә дә сизелә. Фәрит өйдә дә, эштә дә тәртип яратучы, таләпчән, ләкин гадел кеше була.

— Оекбашын – оекбашка, футболкасын футболкага аерып, төреп куя иде ул, – дип моңсу гына елмая Татьяна. -Аның барлык документлары да идеаль хәлдә булды.

Бу кырыслык артында исә шулкадәр шәфкатьле йөрәк тибә. Татьяна белән алар шактый сулар аккач, үзләренең тормыш юнәлешләрен тапканнан соң очрашалар. Татьянаның беренче ире онкологиядән вафат булган, ул улын ялгызы тәрбияләгән. Аларның танышуы да үзенчәлекле: Фәрит ул вакытта балалар мәйданчыклары кую белән шөгыльләнгән (Казанның Урицкий паркындагы «молекула» мәйданчыгы да, Курчак театры янындагысы да аның хезмәте).

фәрит. фото с личного архива

Татьяна яңадан гаилә корудан, яңадан югалту ачысын кичерүдән курыккан. Шуңа да аларның мөнәсәбәтләре башта дустанә генә була. Ләкин Фәрит яу кырына китәр алдыннан, барлык куркуларны җиңеп, алар рәсми рәвештә язылышкан.

— Мин кияүгә чыкмаячакмын, балалар тапмыйм дип әйткән идем аңа, чөнки югалтудан курыктым, – ди Татьяна. – Ә ул: «Ярый, карарбыз», – диде. Ул яу кырына киткәндә без өйләнешмәгән идек әле. Мин югалту хисен янә кичерүдән курыктым. Ләкин яу кырында ни булмас. Шулай итеп без рәсми рәвештә ир белән хатын булдык... дусларга да әйтмичә генә.

фәрит. фото с личного архива

Фәрит үз кул астындагы егетләре өчен өзелеп тора. Волонтерлардан ярдәм сорауны да килештерми.

— Ирем кешеләрдән даими рәвештә барысын да сорарга ярамый, дия иде, – ди Татьяна. – Кешеләр моңардан арыячак, шуңа күрә үзең булдыра алмаган очракта гына ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк, диде. Алар күп нәрсәне үзләре сатып алырга тырыштылар, бензинга, җылытуга үзләре акча җыйдылар.

Кул астындагы хәрби иптәшләре аның турында: «Командирлардан нәрсә генә ишетмәдек, ләкин Сталкер турында бары тик җылы сүзләр, якты хатирәләр генә. Аның безне эт итеп тиргәгәне дә, төрле авыр мизгелдә ялгыз калдырганы да булмады, һәрчак безнең белән, иңне-иңгә куеп эшләде», – диләр. Ул һәрвакыт үз егетләре белән алгы сызыкта булырга тырыша. Хезмәттәше Александр «Столевар»: «Яу кырында ул үзен җаваплы командир һәм бик яхшы иптәш итеп күрсәтте... Ул беркайчан да сүгенмәде, тавышын күтәрмәде, ләкин аның сиңа шелтә белдерүе шундый уңайсыз тоела, хәтта җир тишегенә кереп китәрдәй буласың...» – дип искә ала.

фәрит. фото с личного архива

Утны үзенә кабул иткән...

Днепропетровск өлкәсе, Березовое авылы янындагы алгы сызык. Каршы як территориясенә разведкага керү бурычы тора. Дүрт кеше: Фәрит (штаб начальнигы буларак), бер разведчик һәм квадрокоптерлар өчен җаваплы ике «кошчы» егет. Аларны каршы як дүрт сәгать буе күзәткән. Иртәнге сәгать унда алар блиндажга керәләр, техниканы көйли башлыйлар. Көндезге ике тулып тугыз минутта блиндажга FPV-дрон очып кергән.

— Иремнең соңгы минутлары турында белештем... – Татьянаның тавышы калтыранып китә. – Алар блиндажга кергәннәр, ә янәшәдә йорт урнашкан булган. Беренче дрон очып кергән мизгелдән алып, йортны җимергән вакытка кадәр нибары 40 минут үткән. Каршы як анда күпме кеше булуын бик яхшы аңлаган, алар нибары дүрт кешегә карата күпме көч юнәлткән.

Нәрсә эшләргә? Ничек исән калырга? Фәрит секунд эчендә карар кабул итә: 25 яшьлек разведчикны ишек артына этеп җибәрә, ә үзе торып басып, бөтен һөҗүмне үзенә кабул итә.

— Дрон һөҗүменнән соң Фәрит блиндаждан шуышып чыккан һәм үзенә беренче ярдәм күрсәтергә тырышкан, — ди Татьяна, күз яшьләрен көчкә тыеп. — Ләкин... артиллерия уты башланган. Кан күп югалтудан ул шунда ук үлгән. 

Каршы як әлеге дүрт кешелек төркемне юк итү өчен берни кызганмый: дроннан соң артиллерия ут ача, һәм 40 минут эчендә блиндаж янындагы йортны да җимерәләр. Фәритнең батырлыгы аркасында ике «кошчы» егет исән кала (алар каты контузия ала), ә ишек артындагы разведчик малай да, кызганычка каршы, һәлак була. Бу фаҗига 2025 елның 28 октябрендә 430нче рота тарихына кара көн буларак теркәлеп кала...

фәрит. фото с личного архива

Соңгы кайту

Фәритнең җәсәден яу кырыннан алып чыгу үзе бер зур батырлык таләп итә. Иптәшләре, көндез керүнең үлемгә тиң булуын аңласалар да, 29 октябрьдә эңгер-меңгер төшүгә, үз гомерләрен куркыныч астына куеп, командирларының җәсәден алып чыгалар. Бу вакытта каты контузия алган, подвалда яшеренгән ике «кошчы» егеткә ризык һәм дарулар калдыралар, чөнки вакыт тыгыз, каршы як һаман да һавадан күзәтә.

Фәритне 6 ноябрьдә Әлки районы Урта Әлки авылында, әби-бабасы җирләнгән зиратта соңгы юлга озаталар. Бу вакытта Фәритнең әтисе РКБда авыр операция кичергән була. Әтисен саклап, бу кайгылы хәбәрне аңа соңыннан гына, хастаханәдән чыккач кына белдерәләр.

— Без аңа хастаханәдә чакта берни дә әйтмәдек, – ди Татьяна. –  Ә ул, киресенчә: «Кызым, бик яхшы, телефонымны өйдә калдырдым. Беркем дә шалтыратмый, борчымый. Мин тыныч кына ятам һәм ял итәм», – дип куанды. Әгәр ул бу хәсрәтне хастаханәдә белсә, ничек кичергән булыр иде... Ә хәбәрне ишеткәч тә, ул бик сабыр кабул итте. Кычкырмады, коткыга бирелмәде. Бары тик безгә рәхмәт кенә укыды.

Язмыш Татьянаны аяусыз сыный

Ирен югалту хәсрәтеннән аның карынындагы баласы да дөньяга вакытыннан алда килеп, озакламый үлә…

— Ноябрьдә Фәритне җирләдек, ә гыйнварда – балабызны... – Татьяна бу сүзләрне әйткәндә аның тавышы өзелә.

— Әнием ковидтан үлде, Фәритнең әнисе дә гүр иясе булды. Аннан соң Фәрит, сабыебыз... Ярты ел эчендә без шушы кадәр кешене җирләдек. 

Хәтта аларның ун ел яшәгән яраткан мәчеләре дә бу кайгыларны сизепме, түзә алмый, Фәритнең яу кырыннан кайткан әйберләренә, аның исен саклаган киемнәренә ятып җан бирә.

— Ул да иремә шундый бәйле иде... – ди Татьяна күз яшьләре белән. – Әгәр иремнең киемнәрен песи астыннан тартып алсам, кая да булса барып шыңшый иде. Ул шул әйберләр өстендә генә йоклады һәм шунда ук ятып җан бирде.

Фәритнең яу кырыннан җибәргән аптечкасы, әйберләре һаман да киштәдә ята. Татьянаның аларны җыештырырга әле дә кулы бармый.

— Мин еш кына зиратка барам, аның белән сөйләшәм, барысы өчен дә гафу үтенәм. Ул минем өчен дөньяда иң яхшы кеше, ләкин бу хис, әлбәттә, миңа җиңеллек китерми, – ди ул тирән сагыш белән.

Хәзер Әлки районы Базарлы Матак авылында Фәрит Гатауллин исемендәге урам бар. Аларның гаиләсендә җиде саны һәрвакыт бәхетле саналган: йорт номеры да, фатирныкы да – җиде. Бу яңа урамның озынлыгы да нәкъ 700 метр

Бу очраклы гына түгелдер. Фәритнең җаны күкләргә ашса да, ләкин аның исеме, батырлыгы, нурлы елмаюы яши.

Хәрбинең хатыны Татьяна хәзер «Сердце в запасе» проектында катнаша, үзендә яшәргә көч табарга тырыша. Бу арт-терапия курсы аңа югалтуларны кабул итәргә һәм алга барырга ярдәм итә. Аңа кадәр ул КФУда һәм Мәгариф министрлыгында җитәкче урыннарда эшләгән булса да, хәзер бу эшеннән китәргә мәҗбүр булган.

Фәрит Гатауллин үлгәннән соң Батырлык орденына лаек булган. Моннан тыш «Хезмәттәге батырлыгы өчен» күкрәк билгесе, «Сугышчан батырлык өчен», II дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен», «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» һәм «Батырлык өчен» медальләре белән бүләкләнгән. Бу бүләкләр аның хәрби хезмәттәге фидакарьлегенең һәм батырлыгының дәлиле. Аның кебек егетләр турында китаплар язылырга тиеш. 

Йөрәк сәгате типсен... Өмет безне һәрчак җылытып, яктыртып торсын. Ә Фәрит Гатауллин кебек каһарманнарның якты истәлеге күңелләрдә мәңге яшәсен!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading